Тиздән булачак Яшьләр көне уңаеннан Казанда төрле чаралар узачак.
Яшьләр көне алдыннан Татарстан башкаласында күптөрле чаралар уздыру программасы каралган. Ул шәһәр мохитен, локаль проектларны, мәдәни башлангычларны, спорт һәм мәгариф форматларын берләштерә.
Программа Казанның яшьләр тормышын күпкырлы итеп күрсәтү максатын куйган: биредә спорт белән шөгыльләнергә, иҗади күнекмәләрне үстерергә, индустрияләр белән танышырга, фикердәшләр табарга, шәһәрнең яңа пространстволарын ачарга, әлеге берләшмәнең актив бер өлеше булырга мөмкин. Яшьләр көненә алдан теркәлеп һәм һәр чарага аерым сылтама аша барлык чараларда да бушлай катнашып була. Урыннар саны чикләнгән, дип кисәтә оештыручылар.
Беренче вакыйгалар инде чәршәмбе көнне, ягъни 10 нчы июньдә үк узачак. Бу көнне «Казан» Гаилә үзәге янында төрле милләт һәм мәдәният вәкилләрен берләштергән әйлән-бәйлән уены планлаштырылган. Анда 300 гә якын катнашучы җыела.
Пәнҗешәмбе, 11 июньдә «Казандагы НоReCa бүген: яңа форматлар, кунакларның ихтыяҗлары һәм индустриянең үсеш перспективалары» дигән дискуссия үткәрелә. Анда катнашучылар локаль HoReCa үсешен, Казанда нинди яңа форматлар барлыкка килүен, белгечләрнең көн саен нинди чакырулар белән очрашуын тикшерәчәк. Очрашу 18 сәгатьтә башлана, үткәрелү урыны – «УРАМ» экстрим-паркы.
Индустрия экспертлары спикерлар булып чыгыш ясаячак. Алар арасында – КАЙТ гастрокомплексы арт-директоры, HoReCa маркетинг-менеджменты Динара Фәйсханова, Мәскәү базары PR-директоры Юлия Туранова, «Маркетинг со вкусом» HoReCa маркетингы агентствосына нигез салган Branch group бренд-маркетологы һәм Казанның гастроиндустриясе турында подкаст алып баручы Анна Кондикова, маркетинг һәм PIMS PR бренды буенча региональ менеджер Ева Власова, маркетолог Дринкит, ех SMM Мәскәү базары, Казандагы ИТLE, Счастье компанияләре группасы маркетологы София Ворошилова, гастрокритик, яңа Камал театры һәм «Сайяр» рестораны шеф-повары, WHERE TO EAT версиясе буенча 2024/2025 елларда республиканың иң яхшы кондитеры булган Юра Поладьян.
15 июньдә «Основание»дә бильярд буенча 16 кешегә исәпләнгән турнир планлаштырылган. Турнирда җиңүче 5 мең акча ала, икенче, өченче урыннарны яулаучыларга 3 мең, 2 мең сум акча бирелә. Ярышлар 19 сәгатьтә башлана.
16 июньдә «УРАМ» экстрим-паркына экскурсия оештырыла. Илнең иң зур экстрим-паркы командасы аның ничек барлыкка килүе, парк территориясендәге пректлар һәм бу сезондагы яңалыклар турында сөйләячәк. Экскурсияне экстрим-парк директоры Мария Крюкова үткәрә. Башлана 18 сәгатьтә.
Соңрак, 17 июньдә «плюс» проектында кофега багышланган лекция булачак. Кофе кайда һәм ничек үсә, ул нинди этаплар үтә – болар хакында кызыклы мәгълүмат биреләчәк. Башлану вакыты – 18 сәгать.
«Креативлык – киләчәкнең төп осталыгы» дигән темага фото буенча лекция 19 июньдә 18 сәгатьтә узачак. «Фильтр» кофейнясында BaZaar, Playboy, Lofficiel өчен фотолар төшерүче Дилүсә Шәйхивәлиева креативлык һәм фэшн-фотография турында сөйләячәк.
22 июньгә Svalka.kazan. стилендә воркшоп көтелә. Катнашучылар стилист Кейтвелл белән бергә 18 сәгатьтә секонд-хендка кызык әйберләр эзләргә чыгып китә һәм һәр көн өчен нинди образ тудыру турында сөйләшә.
Яшьләр көне Казанда 27 июньдә узачак. Бәйрәмнең төп мәйданы «УРАМ» экстрим-паркы булачак. Быелгы программа өч төп юнәлешне берләштерә: «Мечта», «Гордость», «Единство».
Көн дәвамында кунакларны мәгариф, спорт, иҗат һәм карьера активлыгы, яшьләр проектлары белән очрашулар, мастер-класслар, лекторияләр, интерактив зоналар, локаль брендлар маркеты һәм концерт программасы көтә.
Яшьләр көне Россия Яшьләр оешмасы, Татарстан Республикасы хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм вакыйга партнерлары булышлыгы белән узачак. Бәйрәм программасы, мәйданнар һәм теркәлү буенча мәгълүмат оештыручыларның рәсми социаль челтәрләрендә урын алачак. Проект, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычлары белән яраклаштырылып, «Яшьләр өчен мөмкинлекләр 3.0» кампаниясенә ярдәм буларак оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк