Идел буе районы җитәкчесе Альберт Салихов «Яшел марафон»ны башлап җибәрде.
Идел буе районындагы мәктәптән тыш укыту үзәге ишегалдында бүген эш кайный. Балалары шушы үзәктә белем алган әти-әниләр, сайлауда тавыш биргәннән соң, кулларына көрәк алды. Аларга Казан шәһәре Идел буе һәм Вахитов районнарының администрациясе башлыгы Салихов Альберт Иршатович та үзенең уллары белән кушылды. «Көз көне традицион рәвештә агач утырту чаралары башланып китә. Бүген «Яшел марафон» кысаларында узучы беренче акция узды, Идел буеның мәктәптән тыш укыту үзәге ишегалдында 50 нарат утырттык. Без булмасак та үсәчәк алар. Бу үзәктә 5 мең бала укый. Алар көн саен шушында килеп: «Бу агачларны кемнәр, нинди яхшы кешеләр утыртты икән», – дисәләр, менә шушы чарада катнашучылар булырлар алар», – диде ул. Эш беткәннән соң, чарада катнашучыларның барысын да алмалы чәй белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк