Туй була! Табынга ниләр чыгачак? Туй төсе нинди булачак? Фотограф кем? Тамаданың кайсысы яхшы? 100 кеше киләчәкме, 50 кеше дә җитәме? Җырчылар булырмы? Кайсы чәчәк кибетен сайларга? Кияү костюмын кайдан табарга? Һәм башкалар, һәм башкалар... «Туй була» диюе күңелле, чыгымлы һәм мәшәкатьле дә шул әле ул.
Әмма хәзер булачак кияү белән кәләш күп очракта бу сорауларны ата-ана, ике якның шаһитлары, якын туганнары белән хәл итми. Соңгы елларда туй мәҗлесләрен махсус оештыручылар һәм координаторлар белән үткәрә башладылар. Без дә туебызга координатор чакырырга булдык.
Безнең баштан да узды ул туй дигәннәре. Үзебезнекенә әзерләнә башлаганчы, ни хикмәт, бер ай диярлек атна саен дус-ишләрнең мәхәббәт бәйрәмнәрендә катнаштык. Туй мәшәкатьләрен мыек очына чорнап бардык шулай. Күңелгә сеңдергән уртак уебыз шул булды: үзебез өчен оештырылачак туйда координатор булачак! Иремә рәхмәт, «әнә дуслар булышыр», «туганнарга әйтербез», дип, каш җыермыйча, «чынлап та кирәк», диде. Чөнки дус-ишләрнең яшьлек бәйрәмнәрендә нәрсә өчендер хафаланып, борчылып, мәҗлес барышында килеп туган вак-төякләрне хәл итеп йөргәннәрен еш күрдек. Бу көнне йөрәк болай да үз урынында түгел инде ул! Гомергә бер була бит!
Координаторларыбыз икәү булды безнең. Оештыручы ук ялламадык инде. Чөнки туебызның нинди буласын, «стилен» без хәл итеп куйган, бу хыялларны чынга ашырырдай кешеләрне, туры килердәй җырчыларны, алып баручыларны тапкан идек. Безгә барысын да көйләп, бер җепкә тезеп торучы гына кирәк булды. Һәм ялгышмадык! Кунакларга урыннарын табарга ярдәм итү, кайчан кайнар аш, кайчан торт чыгасын контрольдә тоту, хәтта кәләш күлмәгенең тигезлеген, иннекнең дөрес ятуына кадәр күз уңында тотты алар…
Әзерлек
Сер түгел, туйга без кыштан ук әзерләнә башладык. Әзерлек дигәндә, чыгымнарны барлау да, матди мая туплау да, туйның нинди буласын да, мәҗлестәге вак-төякләрне дә күздә тотуым. Сүз дә юк, югалып каласың. Чөнки бәйрәмнәр индуст-риясе һәм анда хезмәт куючылар диңгезе төпсез тоела. Сер итеп кенә әйткәндә, кәләш күлмәге – болар арасында иң җайлысы. Мин аны кибеттән өч күлмәк арасыннан бер сәгать эчендә таптым.
Без туйда хезмәт күрсәтәчәк кешеләрне барлап (безнең очракта: фотограф, рилсмейкер (видеограф булмады), декоратор, мәҗлес үтәчәк зал, тамада, җырчылар, кавер-төркем, кондитер, салют аттыручы, ут куючы), алар белән сөйләшеп, кайсыларына инде «бронь» ясап, акча җибәреп тә куярга өлгердек. Бер яктан караганда, эш беткән төсле дә инде. Әмма бу кадәр кешене кем каршы ала? Аларның кайчан чыгасын кем контрольдә тота?
Оештыручыларның тәкъдимнәрен өйрәнә башладык. Безнең туйның датасы – 2024 елның 24 августы иде, һәм ул Теләчедә узды. Аңлашыла: күп туйлар шушы көнгә билгеләнгән. Туйларны «урак өсте»дәй күргән җырчылар, тамадаларның күбесе калада эшли. Әмма безгә дигәне табылды. Алинә исемле оештыручы белән очрашырга килештек.
Очрашу
Үз фикерен тагарга тырышса, безнең теләкләрне исәпкә алырга теләмәсә, үзгәртергә маташса, урыннан торам да китәм. Бернинди оештыручы да кирәк түгел! Безнең бәйрәм безнеңчә булырга тиеш.
Алинә белән очрашуга барганда булачак иремә әнә шундый дәгъвалар белдереп барам (әйтерсең бу оештыручыны ул тапкан да, көчләп мине аның янына алып бара!). «Ярар» дип елмаюдан артыгын әйтмәде тыныч кешем. Хатын-кызның күңелендә вулканнар атканын беләме соң инде алар?!
Оештыручылар белән очрашуга барыр алдыннан сорауларны алдан язып әзерләнергә, бернәрсәне дә яшереп калдырмаска киңәш итәм. Ике арада элемтә беренче мизгелдә үк корылмый, димәк, сезнең кеше түгел. Аның белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәкми дә.
Шөкер, безнең очракта алай булмады. Алинә – искиткеч көчле энергетикалы, тыныч, ягымлы булып чыкты. Башта безне тыңлады, аннан соң гына үз фикерләрен җиткерде, дөрес итеп тайминг төзергә булышты, без теләгәнне үзгәртеп корырга омтылмады да. Күп нәрсәне инде әзерләп, «тәлинкәдә» бирүебезгә сокланды да, мактады да. Хатын-кыз буларак миңа да пышылдап кына: «Бәйрәмнең ничек узуы турында шулкадәр кайгырткан ир-атның булуы – үзе бер бәхет һәм уңыш, барысы да яхшы уза!» – диде. Хәер, монысын мин белмимме соң инде?!
Алинә белән көнендә үк килешү төзедек. Ике якның да хокуклары, бурычлары, андый-мондый хәлләр килеп чыкса, кем җавап бирәсе, кыскасы, барысы да бәйнә-бәйнә аңлатылган иде. Бәя ягы да безнең өчен кулай иде. Күңелгә ятканы да шул булды: матур дата дип, өсте-өстенә туйлар алмады ул. Гәрчә бу датага билгеләнгән мәҗлескә координатор булып түгел, ә оештыручы булып алына ала иде. Шактый акча эшләр иде, чөнки оештыручы хезмәте кыйммәт йөри. Шунысы да бар: бәйрәмгә бәйле сораулар туса, киңәшләр кирәксә, һәрвакыт элемтәдә торды. Бер мисал: Алинә белән бергәләп мин дә, ирем дә кунакханәдәге фотосессия өчен киемнәр сатып алдык.
Бәйрәм көне
Алинәнең моңа кадәр зур шәһәрләрдә, чит илләрдәге туйларда эшләгәне булган. Ә менә Казан читендәге район җирлегендә тәүге эшләве. Монысын да алдан ук әйтеп куйды. Читкә чыгу өчен өстәмә акча да түләнергә тиеш иде. Туй көнендә ике координатор эшләячәге билгеле булды. Аларга дип махсус аппаратурага да (рация, колакчыннар) заказ бирдек. Безгә рәхәт булсын өчен аларга да уңайлы шартлар тудырырга кирәк бит.
...Туй иртәбез кунакханәдә башланды. Туебызга бер көн кала тагын бер мәҗлестә оештыручы булган Алинә билгеләнгән вакытка бер минут соңга калмый килеп тә җитте. Хәтта безгә каһвә белән шоколад алып килергә дә онытмаган иде! Килде дә, «әниебезгә» әйләнде дә куйды: миңа киенергә дә ярдәм итте, кәләш букетын да барып алды, ул-бу була калса, барысы да бар, миңа гына мөрәҗәгать ит, дип тынычландырды (үзе белән йөртә торган чемоданында, чынлап та, бар нәрсә дә бар иде, хәтта минем аяк размерындагы ак туфли дә!). Тамагыбыз тукмы, йокыбыз туйганмы – анысы белән дә кызыксынды.
Иң зур киңәшен дә әйтте: бернәрсә өчен дә кайгырмагыз, шуның кадәр көч түгеп әзерләнгән туйда ләззәт алыгыз!
Мәҗлес көнне, аерым алганда банкет вакытында, без координаторларны күрмәдек тә, сизмәдек тә. Күренми торган геройлар булып, бәйрәмнең яхшы узуын тәэмин итүләрен әнә шуннан да чамаларга була. «Сез ашый алдыгызмы соң?» – дип сорадым әле соңыннан, чөнки тамак ялгарга бүленергә вакытлары булмагандыр кебек тоелды. Алар исә Юлий Цезарь кебек берничә эшне берьюлы башкарырга күнеккән икән.
Алинә һәм тагын бер координаторыбыз Илүзә бәйрәм көнендә нинди эшләр башкарды:
психологик һәм рухи ярдәм, һәрдаим канатландырып тору;
кәләш макияжын, күлмәген, кейпын тәртиптә тоту;
кияүнең галстугын,
чәчен тәртиптә тоту;
кунакларга урыннарын табарга булышу;
табындагы ризыкларның, тортның вакытында чыгуын, җитәрлек булуын контрольдә тоту;
тайминг үтәлүен контрольдә тоту, артистларны каршы алу;
кәләшкә бүләк ителгән чәчәк-ләрне вакытлыча урнаштыру;
туйның ахыргы минутына кадәр һәм соңгы кунак кайтып киткәнче, «подрядчиклар» эшләрен бетер-гәнче безнең белән булу;
«подрядчиклар»га дигән матди «күчтәнәч»ләрнең ияләренә барып ирешүен контрольдә тоту, ягъни бәйрәмнән соң акча салынган конвертларны аларга бирү.
«Сүтеп җыйдык...»
Мәҗлесләр һәм туйлар оештыру агентлыгына нигез салучы Илсөяр әйтүенчә, соңгы өч-дүрт елда туйларга оештыручы һәм координатор чакыру популярлашкан. Оештыру өлкәсендә 7 ел эшли инде Илсөяр. Туйларның да, мәҗлесләрдәге хәлләрнең дә төрлесен күргән.
– Элек туйлар гади уза, нигездә, язылышу һәм банкет өлеше генә була иде. Хәзер исә яшьләрнең туйлары башка: фотосессияләргә йөриләр, күчмә язылышу тантанасы була, аннан банкет өлеше башлана, күп итеп җырчылар чакыралар. Боларның барысын да алар үзләре генә әзерләп бетерә алмый. Яисә бу юнәлештә тәҗрибәләре булмый.
Туй көнендә ялгышасы килми бит. Шуңа күрә оештыручыларга мөрәҗәгать итәләр, – ди ул. – Хәтерләсәгез, элек туй шаһитлары яшьләргә ярдәм итүчеләр булып санала иде. Хәзер инде бу вазыйфа оештыручыларга һәм координаторларга йөкләнә. Яшьләр һәм кунаклар ял итә. Бу аларның бәхетле көнен җиңеләйтә. Туй көнендә әти-
әниләр дә, якын туганнар да ниндидер мәсьәләләрне хәл итеп йөрергә тиеш түгел бит. Алдан язганымча, иң мөһиме – яшьләр тулысынча оештыручыларга ышанырга тиеш.
– Эш тәҗрибәмдә төрлесе булды. Алты-җиде ай әзерләнгән туйның килешүен мәҗлескә бер ай кала таркаттык, чөнки ике арада элемтә булмады. Парлар белән эшләргә авыр икән, оештыручылар алар белән эшләүдән баш тартырга мөмкин. Моңа аптырарга кирәкми дә. Яшьләр безгә тулысынча ышансалар, ашыктырмасалар – уңыш әнә шул инде. Без һәрвакыт дедлайн дигән төшенчәне истә тотабыз. Иң истә кала торганы – әзерлек этабы. Бәйрәм бер мизгелдә үтә дә китә ул. Әзерлектән тәм табарга кирәк, – ди оештыручы.
Парлар аларны ишетә белергә тиеш, чөнки оештыручылар һәрвакыт аларның мәнфәгатен кайгыртырга тырыша. Әмма еш кына яшьләр акчаны янга калдырам дипме, башка сәбәп табыпмы, туй көненә үзләре тапкан кешеләрне кертеп җибәрә һәм азактан... үкенә.
– «Подрядчиклар» (Туйны оештыру эшендә катнашучылар шулай атала. Монда фотографлар да, кондитер да, җырчылар да, ут-экран куючылар да керә – Ч. Г.) без тапкан, тәкъдим иткән булмаса, алар өчен җавап бирмибез. Әйе, алар белән әзерлек вакытында элемтәдә торабыз. Әмма туй узгач ниндидер аңлашылмау-чылык килеп чыга икән, моны без хәл итмибез инде, – ди оештыручы.
Ниндидер күңелсез хәлләр турында да бәйрәм беткәч кенә хисап тоталар. Әмма барысын да әйтеп бе-
термәскә дә мөмкиннәр... Мәҗлес вакытында кияү белән кәләшнең кәефен төшерергә ярамый – монысы язылмаган канун!
– Бер туйда залга чыгарырлык булмаган торт китерделәр (тортка заказны без бирмәгән идек). Тәм-томсыз калдырып булмый бит инде кунакларны! Торт чыгарга 20 минут калып бара! Координатор кыз белән тортны яңадан сүтеп җыйдык дисәк тә була инде. Кәләшкә бүләк ителгән гөлләмәләрдән вак-вак чәчәкләр алып, тортны бизәп, кырыйларын тигезләп чыгардык. Кәләшнең рәхмәтле күзләреннән үк барысын да аңладык.
Оештыручы буларак, яшьләргә менә нинди киңәш бирә Илсөяр:
– Туйны миллионнар түгеп үткәрергә кирәкми. Ягъни матур «картинка» өчен генә тырышмасыннар. Ә менә алып баручыга һәм мул итеп табын коруга акчаны кызганмау хәерле. Тамада яхшы булса, кеше мәҗлесне карый, кызыксына. Тамагы тук булса, бәйрәмнән канәгать кала. Мәхәббәт көнен кем ничек тели, шулай уздыра. Кайгырып, борчылып, вак-төяк турында уйлапмы, икәүнең уртак оя коруын тантана итеп, «безнең мәхәббәтебезнең башы шушы матур ноктага килеп иреште бит» дип сөенепме... Без соңгысын сайладык. Моның өчен ярдәмчеләр чакырырга кыенсынмадык. Ният-максатыбыз «мода»га иярү түгел иде. Без үзебез өчен оештырдык, үзебезгә җиңел юлны сайладык. Иң мөһиме – безгә рәхәт иде. Гомергә бер була бит ул!
Илкүләм ЗАГС реестры мәгълүматларына караганда, быел кияүгә чыгучы кәләшнең уртача яше – 33,7. Кияүнеке исә – 35,8. Гаилә корырга дип гариза бирүчеләр арасында тагын бер кат өйләнешергә карар кылучылар да бар (31 процент).
Координатор эше күпме тора?
12 сәгате – 15–20 мең.
Банкетка гына чакыру – 10–15 мең.
«Топ» саналганнары – 25 мең.
Оештыручы эше күпме тора?
Туй сметасының 10 проценты.
Билгеләнгән бәягә эшләүчеләр – 60–80 мең.
Бу өлкәгә яңа кушылучылар – 40 мең.
Фото: гаилә архивыннан
Чулпан ГАЛИМОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк