Логотип
Актуаль тема

Гөлинә Гыймадова: «Саллырак язмаларга, анализга игътибар итәргә кирәк»

Язылучылар декадасы якынлашып килә. 1-11 июнь көннәрендә «Сөембикә» журналына 2026 елның икенче яртыеллыгына ташламалы бәяләрдән язылу мөмкинлегеннән файдалана аласыз. Язылучыларыбыз арасында бүләкләр дә уйнатабыз әле. Квитанциягезнең күчермәсен редакциягә җибәреп яхшы бүләкләр ота алачаксыз. Ә хәзергә журналист, язучы Гөлинә Гыймадованың басма матбугатның бүгенге хәле турында фикерләре белән танышыйк.


Язылучылар декадасы якынлашып килә. 1-11 июнь көннәрендә «Сөембикә» журналына 2026 елның икенче яртыеллыгына ташламалы бәяләрдән язылу мөмкинлегеннән файдалана аласыз. Язылучыларыбыз арасында бүләкләр дә уйнатабыз әле. Квитанциягезнең күчермәсен редакциягә җибәреп яхшы бүләкләр ота алачаксыз. Ә хәзергә журналист, язучы Гөлинә Гыймадованың басма матбугатның бүгенге хәле турында фикерләре белән танышыйк.

Бүгенге көндә күп басмалар алган бер эздән, суда батмый, утта янмый  торган танк кебек баралар да баралар. Әлеге күренешнең уңай яклары да, үз кимчелекләре дә бар. Ләкин заман үзгәрә. Бүгенгесен кичәге көн белән дә чагыштырып булмый бит. Сер түгел, үзебезнең милли матбугат булсынмы, рус басмаларымы, хәтта чит ил матбугаты да үз укучыларын югалта. Аристократия бишеге булып исәпләнгән Англиядә дә электрон вариантка, сайтларга күчеш чоры бара. Бу күренешне туктатып булмый. Айфонның өченчесе чыккач та матбугатның үлеме шушыннан башланачак, дип әйткән булганнар. Хәзер халык ул гаджетларга шундый күнекте. Бармаклары белән экранны сыпырып җибәрәләр дә, ялт кына берәр кыска яңалык, әңгәмә, кызыклы язма укып алалар. Яңадан сыпырып җибәрәләр дә, фото, видео карап чыгалар, үзләрен кызыксындырган сорауга җавап табалар. 

Интернет янына ясалма фәһем дә килеп кушылды. Барысы да бушка. Интернет өчен бер түләп куясың да, рәхәтләнеп кулланасың. Әлбәттә, кеше киосклардан, почтадан газета-журнал эзләп йөрми, аларның килгәнен көтми. Үзебез дә шуңа күнеп барабыз. Чынлыкта бу бик дөрес әйбер дә түгел үзе. Бөтен кеше дә «мин газета укымыйм, интернеттан карыйм» дип әйтми бит. Арада чагыштырып, кайда дөресрәк язылган дип, укучылар да бар. Әгәр дә ул үзе өчен дөресрәк дип санаган чыганак тапкан икән, ул аны укый инде. Бу яктан эчтәлекне карарга кирәк, гаеп юкмы, бүгенге укучыны җәлеп итәрлекме. 
Заманча эшләү дигәннән... заман таләпләрен дә инкяр итәргә кирәкми, басма матбугат дигән абруйлы исемне дә җуярга ярамый. Укучыны биздермик.

Менә мин кечкенәдән газета-журнал укып үскән бала. Сиксәненче еллар балалары бит инде без. Безнең әти Татарстанның гына түгел, Мәскәүнең бик күп басмаларын алдыра иде. Без шуларны укып үстек. Ул вакытта халыкта акча бар идеме? Таякка эшләделәр дип әйтерлек. Аларны колхоз яздырмады. «Балага колготки алмыйча, газета яздырасың. Мин почтальоннан оялам, безгә иң күп газета китерә», – дип, әни әтине әрли иде. Ул вакытта матбугатның көче, абруе зур иде. Ни өченме? Чөнки ул халыктан алда барды. Аның үз сүзе булды, буласы вакыйгага кадәр матбугат чараларында аңа анализ әзер иде. Ә без хәзер ничек эшлибез? Халыкка иярәбез. Ә халык блогерларга мөкиббән китә, нәтиҗәдә, алар матбугатта. Бу әйбер безнең тамырларны корыта, минемчә. Саллырак язмаларга, анализга игътибар итәргә кирәк. Проблемаларны күреп, укучыга аларны хәл итү юлларын тәкъдим итү мөһим. 

Шөкер, бүгенге көндә дә безнең халыкның матбугатка ышанычы зур әле. Шушы ышанычны сакларга һәм үстерергә кирәк. Фундаментыбыз әз генә кителгән икән, аны сипләштереп, ямаштырып, реконструкция ясап була. Без бит китаплы халык. Туфан Миңнуллин: «Минем халкым, мескенкәем, пьесаны да китап итеп укый!» – дип, юкка гына әйтми иде. Басма матбугатның мөһимлеге турында сүз йөрткәндә дә, газета-журналларның китапка кадәр торган бер баскыч булуын онытмаска кирәк. Газета, журнал укыган кеше китап та укый. Басма матбугат белән кызыксынмаган кешегә китапның да кирәге юк. Аннары Марат Кәбировның «Китап» дигән романы кебек була инде: кеше зомбилаша, баш миенең сырлары кими, халык белән гаджетлар, зәңгәр экраннар һәм роботлар идарә итә башлый. Аллам сакласын, шушы хәлгә җиткермик. Газета, журнал уку гомер-гомергә зыялылар шөгыле булган. Без үзебезне зыялы, укымышлы халык дип әйтәбез икән, басма матбугатның киләчәген дә бергә кайгыртырга тиеш. Шундый сынаулы заман җитте хәзер – матбугатның киләчәге укучы кулында. Без басма матбугатка кулыбыздагы тәңкәләр белән терәк булмыйбыз икән, аның киләчәге пессимистик рухта булачак. 

Теги: фикер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар