«Җәен: көндез – эссе, кич – черки» Эссесенә ничек тә түзәргә була, әмма черкигә түзеп булмый. Быел алар бигрәк тә нык котыра кебек. Әмма галимнәр барысы да елдагыча дип аңлата. Җәйнең җылы көннәре башлану белән черкиләр һөҗүме дә башлану гайре табигый хәл түгел.
Черкиләр каян килеп чыга һәм нигә алар җәй көне күбәя?
Күпләр черкиләр кышын туңып үлә дип уйлый, тик бу ялгыш фикер. Алар кышны да яхшы үткәрәләр. Аларның ана затлары кышны агач ярыкларында, кабык астында анабиоз (йокы) халәтендә уздыра. Җәй көне аларның кинәт күбәюе ике төп фактор белән бәйле: җылылык һәм дымлылык.
Черки личинкалары бары тик торгынлык сулыкларда – күлләрдә, сазлыкларда, хәтта бакчадагы су тутырылган мичкәләрдә үрчи. Җылы яңгырлардан соң су тиз җылына, ә бу – личинкаларның берничә көн эчендә тулы канлы черкигә әйләнүе өчен идеаль мохит. Нәсел калдыру өчен ана черкиләргә аксым (протеин) кирәк. Бу аксымны алар кеше һәм хайван каныннан алалар. Ата черкиләр исә кешегә тими, алар үсемлек соклары һәм нектар белән генә туклана.
Чир чыганагы: черкиләр нинди куркыныч тудыра?
Черкинең әшәкелеге тешләгән урыны кабарып чыгу һәм кычыту белән генә чикләнми. Бу кечкенә бөҗәкләр җитди инфекцияләр таратучы булырга мөмкин. Ул тешләгәндә тәнгә селәгәен кертә (кан утырмасын өчен). Бу селәгәй көчле аллергик реакциягә, тәннең кабаруына һәм түзә алмаслык кычытуга китерергә мөмкин. Алар Көнбатыш Нил бизгәге (Лихорадка Западного Нила) кебек куркыныч вируслы чирне дә тарата ала. Санитария табиблары кисәткәнчә, черкиләр хайваннардан кешегә паразит суалчаннарны (гельминтларны) йоктырырга мөмкин.
Заманча медицина һәм саклану чаралары
Черкиләрне өйгә һәм тәнгә якын җибәрмәс өчен бүген химик һәм механик чаралар җитәрлек. Тәнгә яки киемгә сиптерә торган спрейларның составында ДЭТА (DEET) яки Икаридин булганнары иң нәтиҗәлесе дип санала.
Черкиләр белән көрәштә халык медицинасы
Черкиләр кешене тир исе (сөт кислотасы исенә) һәм без сулап чыгарган углекислый газ исе буенча таба. Шуңа күрә табигатькә чыгар алдыннан душ керү һәм иссез дезодорантлар куллану черкиләр һөҗүмен сизелерлек киметәчәк. Табигатькә чыкканда химик препаратлар кулланырга теләмәсәгез яки алар кул астында булмаса, халык ысуллары ярдәмгә киләчәк. Черкиләр кискен исләрне бөтенләй яратмый.
1. Тәнгә сөртер өчен табигый репеллентлар
Боларны урманга, бакчага чыгар алдыннан яки кич җәяү йөргәндә кулланырга мөмкин.
Ванилин коктейле (Балалар өчен дә куркынычсыз)
Гади ванилин порошогын (чиста ванилин, ванильле шикәр түгел!) ике ысул белән кулланырга була. Беренчесе: 1 кап ванилинны 100 мл җылы суга кушып, спрей шешәсенә тутырырга һәм тәнгә, киемгә сиптерергә. Икенчесе: порошокны балалар кремы белән бутап, тирегә сөртергә. Хуш исле ваниль черкиләр өчен чын «дошман». Эффект 1,5–2 сәгатькә җитә.
Әрем һәм сарут тамыры төнәтмәсе (борынгы бабалар ысулы)
Бер уч әрем (полынь) яки сарут үләне тамырларын кисеп, өстенә 1,5 литр су салалар һәм кайнатып чыгаралар. Төнәтмә суынгач, аны сөзеп, битне һәм тәнне юалар. Бу ысулны хәтта тайгада да кулланалар.
Эфир майларының супер-миксы
Черкиләр кайбер үсемлекләрнең исенә бөтенләй түзә алмый. Цитронелла һәм эвкалипт (иң көчлеләре), канәфер, лаванда һәм бөтнек (мята) эфир майлары яхшы эшли. 1 аш кашыгы гади үсемлек маена 5-6 тамчы әлеге эфир майларын тамызып, тәнгә сөртергә кирәк. Чиста эфир маен тирегә тидерергә ярамый – тән пешәргә мөмкин!
2. Өйне саклау
Өйдә химия яндырасыгыз килмәсә, түбәндәге ысулларны куллана аласыз:
Томат (помидор) яфраклары
Черкиләр помидор сабагыннан һәм яфрагыннан чыккан специфик исне яратмый. Бакчадан берничә помидор яфрагын өзеп, тәрәзә төбенә яки өстәлгә куйсагыз, өйгә черки кермәячәк.
Камфора пары
100 грамм камфора маен яки порошогын табада яисә махсус аромалампа өстендә җылытып җибәрсәгез, аның парлары хәтта иң зур бүлмәне дә черкиләрдән һәм чебеннән берничә минут эчендә чистартачак.
3. Черки тешләгәннән соң кычытуны һәм шешне бетерү ысуллары
Тешләнгән урынны артык ышкырга ярамый, кечкенә яра барлыкка килеп инфекция керүе бар. Кычытуны баса торган иң популяр халык ысуллары:
Катык яки кефир. Бөтенебезгә балачактан таныш, чын татарча ысул. Суыткычтан алынган салкын катыкны яки каймакны чагылган урында 10–15 минут калдырырга кирәк. Салкын һәм сөт кислотасы тирене тиз тынычландыра, ялкынсынуны һәм кызышуны ала.
Аш содасы. Кул астындагы иң нәтиҗәле чара. 1 чәй кашыгы содага берничә тамчы су тамызып, куе ботка ясарга һәм аны черки тешләгән урынга сыларга кирәк. Сода селтеле мохит тудырып, черки селәгәендәге кычыттыра торган ферментларны нейтральләштерә.
Алма серкәсе. Мамык дискны алма серкәсенә манчып, тешләнгән урынга тотып торырга кирәк. Бу ысул шешне тиз бетерә һәм тән тиресен дезинфекцияли.
Алоэ яфрагы яки петрушка. Алоэ яфрагын урталай кисеп, сусыл үзәген сөртергә була. Бакчада булганда исә гади петрушка яфракларын угалап, согын сөртү дә кычытуны тиз баса, чөнки бу үсемлекләр – табигый антисептиклар.
Кер сабыны. Черки тешләгән урынны коры каты кер сабыны белән ышкырга кирәк. Сабын кабык ясап кипкәч, кычыту бөтенләй бетәчәк.
⚠️ Мөһим кисәтү! Халык чараларын кулланганда да организмыгызны тыңлагыз. Әгәр черки тешләгәннән соң тән температурасы күтәрелсә, баш әйләнсә яки шеш тиз арада зурайса – бу көчле аллергия билгесе булырга мөмкин. Мондый очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә яки антигистамин (аллергиягә каршы) дарулар кулланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк