Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең республика финалы узды. Бәйрәмнән безнең репортаж.
«Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале быел республикада сигезенче тапкыр үткәрелә. Шул гомер эчендә анда барысы 1451 гаилә катнашкан. Әлеге бәйге кешеләргә нәсел-нәсебен барларга, тамырлары белән кызыксынырга зур этәргеч бирде. Ә тамырлары булганнар гына көчле. Бигрәк тә хәзерге заманда. Быелгы бәйгедә 37 районнан, Казаннан һәм Чаллыдан 152 гаилә көч сынашты. Зона этабына 42 гаилә узып, финалга 6 гаилә чыкты. Бүген алар Камал театрында узган тантанага килде.

Финал тантанасы театр фойесында гаиләләрнең үз буыннарын, тарихларын тәкъдим итүдән башланды. Гаиләләрнең буыннан-буынга күчә торган киемнәре генә түгел, ризык рецептлары да бар. Һәр гаиләнең үз милли ризыгы бар: җәймә, сыра, шомырт бәлеше, ушное, хуплу... Кунакчыл гаиләләр милли киемнәрдән, өстәл тутырып ризыклар әзерләгән. Иң мөһиме – аларның барысының да нәселләре бай тарихлы.
Түбән Камадан килгән Хәсәнҗановлар династиясе үз тарихын XVII гасырдан башлап алып бирә һәм ул унике буыннан тора. Гасырлар буе аның вәкилләре телне, иманны һәм традицияләрне саклап, туган җирдә яшәгәннәр. Хәсәнҗановлар ыругының тарихы дәүләт төзелеше һәм Идел буе җирләрен үзләштерү белән тыгыз бәйләнгән. Бу ыругда ике зур нәсел берләшкән: XVIII гасырның беренче яртысыннан лашманнар (кораблар төзү ихтыяҗлары өчен урман кисүче хезмәтле кешеләр категориясе) катлавына күчерелгән Әхмәтҗановлар нәселе, һәм Гамировлар – татарларның классик династиясе.
Хәсәнҗановлар гаиләсе 800дән артык документ һәм гаилә ядкарьләрен, шулай ук Таһир Хәсәнҗановның тәңкәләр коллекциясен саклый. Династиянең бер вәкиле Фәйрүзә Хәсәнҗанова әйтүенчә, нәсел агачын ясарга аларның бабалары язып калдырган язмалар ярдәм иткән.

– Шәҗәрәләр – безнең ике бабай башлап җибәргән эш, – ди ул. – Әтинең һәм әнинең әтиләре. Мингата бабай дини булган. Ул авылда кем туганын, кем үлгәнен язып барган. Чыгышыбыз Чирмешән районы Туймәт авылыннан. Икенче бабам Вәли – коммунист кеше, аның авылының тарихын саклап каласы килгән. Авыл тарихын туплаган. Нәсел агачын безгә сөйләп калдырдылар. Аннан әни белән бергәләп ясадык. Безнең Кәримов Айнур дигән егетебез бар, ул профессиональ дәрәҗәдә шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнә. Ул ярдәм итте. Дүрт шәҗәрә дә документлар белән расланган. Тагын дүртесе эшләнә әле. Мин –искиткеч бай кеше. Без бүген 70 кеше – туганнар гына килдек. Бөтен ризыкларны туганнар әзерләп килде. Нинди зур байлык бит бу! Без 6 шәһәрдән җыелып килдек. Безнең кайсы шәһәргә барсак та, кереп тукталырлык якын туганыбыз бар.
Нурлат районыннан килгән Артамоновлар – чуаш халкы вәкилләре. Алар борынгы нәселләре Юмартовларны тәкъдим итте.

Нәсел тарихларын Семён өйрәнгән. «Тамырларымны беләсем килде. Архивларда утырсаң, мәгълүмат табарга була», – диде ул. Аларның нәсел тарихы XVIII гасыр башыннан башлана. «Үз шәҗәрәбезне 1714 елда Пикабыз туганнан бирле алып барабыз һәм ул 11 буынны үз эченә ала. Гасырлар буена безнең бабаларыбыз җиргә тугры булган: алар игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән», – дип сөйләде Семён.

Бу гаиләләр – авылның нигезе. Зур династияләр нигездә авылда яши. Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова да нәкъ менә шуны ассызыклап үтте.
– Гаиләләр бик әзерлекле килгән. Һәр алып килгән әйберләре тарихи кыйммәткә ия, зур шәҗәрәләре бар. Монда килгән һәр гаилә – авылның тоткасы. Алар анда бәйрәмнәрен үткәрәләр, туган-тумачаларын җыялар, милли гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшыралар. Менә шундый гаиләләр илнең терәге булып тора, – диде Гөлнара Габдрахманова.
Һәр алты гаилә сәхнәдә үз гаиләсенең тарихын күрсәтте. Гаилә тарихы – ул ил тарихы. Ныклы гаиләләр җәмгыятьнең нигезен билгели.
– Кеше тормышында, гомумән җәмгыять яшәешендә бернинди бизмәннәргә салып булмый торган баһасез рухи кыйммәтләр бар, – дип сөйләде үз чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов. – Әлбәттә, ул – беренче чиратта гаилә кыйммәтләре. Гаилә – дәүләтнең, җәмгыятьнең, илнең күзәнәге. Ул күзәнәк рухи яктан никадәр сәламәт булса, дәүләт тә шуның кадәр көчлерәк. Искиткеч матур бәйрәм. Халыклар дуслыгы елы өчен дә бу елның матур бер бизәге булыр дип уйлыйм мин. Киләчәктә бу матур проектның яңадан да зуррак колач алачагына шигем юк. Безнең соңгы 30 елда илебез кыйммәтләре бик күпкә үзгәрде. Без бит инде үз чорында кыйбласын югалтып, саташып, аны Көнбатыштан эзләгән буын. Һәм бүген без үзебезнең гадел һәм дөрес кыйммәтләребезгә кайту юлында. Бүген безгә тәкъдим ителгән үрнәк гаиләләр, аларның яшәү образлары – ул һичшиксез файдалы һәм яңа буынны тәрбияләү өчен, үзебезнең дөрес кыйблабызга бару өчен безгә бик кирәк. Иң өметлесе шул: безнең мондый гаиләләребез күп. Республикабызның рухи тотрыклылыгы һәм үсеш фундаменты нәкъ менә шундый гаилә династияләренә бәйле.
Финалга чыккан гаиләләрне жюри комиссиясе шәҗәрәләренең тарихи тирәнлеген генә түгел, милли ризыкларны, этник костюмнарны һәм үзешчән сәнгать номерларын да югары бәяләде.
Һәм быелгы бәйгедә беренче урынга җиде буын умартачылар – Әгерҗе районыннан килгән Гончаров-Габитовлар династиясе лаек булды.

Гаилә тарихы ике нәсел тармагына нигез салучылардан башлана: Варзи-Пельга авылыннан чүлмәкче һәм умартачы Степан, һәм Карамас-Пельга авылында җире булган Габит. Гончаров-Габитовлар нәселендә бүгенгәчә «боляк» (туганнар җәмгыяте булып берләшү) дип аталган тормыш рәвеше саклана. Мондый берлекләр өй салу кебек зур бердәм эшләргә җыелалар һәм бергәләп бәйрәмнәр үткәрәләр. Аларның күп кенә бабалары умарта тоткан, бүген дә умартачылык гаилә өчен мөһим роль уйный: һәр елны алар туган авылларындагы кечкенә, ләкин үзләре өчен бик кадерле булган умарталыкка кайталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк