Логотип
Актуаль тема

Баш мөхәрриребезне котлыйбыз!

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликованы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде!

Бездә зур яңалык!

Журналыбызның баш мөхәррире Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Маликова Лариса Николаевна «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Хөкүмәтебезнең бу зур бүләген аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Редакциягә ул 1993 елда япь-яшь килеш – Казан дәүләт университетының югары математика һәм кибернетика факультетын тәмамлап килде. Журналны компьютерда версткага салу эшен башлап, моны җайга салган белгеч ул.
Лариса Николаевна озак еллар «Сөембикә»нең җаваплы секретаре булып эшләде. Ул редакциянең эшен эчтән, төптән белә, аның традицияләре белән яхшы таныш.

2019 елда баш мөхәррир вазыйфасына куелганда Лариса бу авыр һәм катлаулы эшне башкарырга әзер иде инде. Ул җитәкче буларак «Сөембикә»нең кыйбласын үзгәртмәде – бөтен татар хатын-кызлары өчен бер гасырдан артык чыгып килүче журнал үзенең йөзен саклап калды. Редакция бүген дә үзалдына телне, динне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерүне максат итеп куя. Гаилә институтын саклау буенча зур эшләр башкара – соңгы елларда «Сөембикә» алып барган зур проектлар барысын да шушыңа юнәлдерелгән. Һәм аларны тормышка ашыруда журналның баш мөхәррире Лариса Маликованың өлеше бик зур. Ул зур максатларны куя һәм редакция коллективын шуңа алып бара ала.

Креатив, позитив, романтик, фантазер, күп укый, күп белә... Журналны заманча бизәү, верстка, кабатланмас авторлар табу, яңа темалар тәкъдим итү, туктаусыз эзләнү, бихисап идеяләр, көтелмәгән чишелешләр, эксклюзивка һәм идеалга омтылыш, тизлек һәм җитезлек – болар Ларисаның эш стиле.

Коллективыбызда аның абруе зур, сүзе үтемле. «Сөембикә» тышлыкларын бизәгән героинялардан бер ягы белән дә аерылмый: эштә – тырыш, булган җитәкче, өйдә – тугры ир хатыны, ике кызының кадерле әнисе, оныкларының яраткан дәү әнисе. Ул әле килен вазыйфаларын да башкара, үзенең әнисен дә кадерләп тәрбияли. 

Лариса ханымны чын күңелдән котлыйбыз, алда да зур уңышлар гына көтсен дигән теләктә калабыз!

 

Галерея

Теги: «Сөембикә» журналы Котлыйбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар