Хатын-кызның табигате шундый: ул көчле ир-атка тартыла. Элек физик көч турында сүз барса (Сабантуй батырына кайсы кыз өмет итмәгән икән?!), хәзерге цивилизациядә көчле ирләр – мөмкинлекләре булганнар, гади итеп әйткәндә, акчасы булганнар. Шуңа күрә көчлеләрне һәм уңышка ирешкәннәрне якын җибәрмәгез, хәерчеләрне сайлагыз, һәрхәлдә, зыяны тимәс, дип кызларга киңәш бирү – беркатлылык. Әмма финанс ягыннан тәэмин ителгән ир белән корылган гаилә гадәти булмаячак.
Хатын-кызның табигате шундый: ул көчле ир-атка тартыла. Элек физик көч турында сүз барса (Сабантуй батырына кайсы кыз өмет итмәгән икән?!), хәзерге цивилизациядә көчле ирләр – мөмкинлекләре булганнар, гади итеп әйткәндә, акчасы булганнар. Шуңа күрә көчлеләрне һәм уңышка ирешкәннәрне якын җибәрмәгез, хәерчеләрне сайлагыз, һәрхәлдә, зыяны тимәс, дип кызларга киңәш бирү – беркатлылык. Әмма финанс ягыннан тәэмин ителгән ир белән корылган гаилә гадәти булмаячак. Үзен дөнья кендеге дип санаган иргә чикләр кую, аны тәрбияләү, тәртә арасына кертергә тырышу, дәгъва белдерү мөмкин түгел, чөнки ул көчле. Ә көчлеләр һәрвакыт хаклы! Монысы инде үзенә күрә бер канун. Гадәти кешеләр өчен гаилә – һәрвакыт бер-береңә юл кую. Ә бай ирнең хатыны белә: ул гына чигенергә тиеш. Киресенчә булган очракта күп нәрсәне югалтырга мөмкинсең, һәм бу хакта ире бик яхшы белә! Мондый гаиләдә яшәгән хатыннарга үзен ничек кую дөрес булыр? Төрле хатын-кызларның тарихлары аша әнә шул хакта сөйләшик әле.
Алтын читлектән чыгу куркынычмы?
«Синнән көнләшәм», – дигән иде танышым бервакыт миңа. Дөрес ишетәмме, дип аңа карыйм. Өстендә дөньяви дәрәҗәдә танылган брендлы пуховик, кулында соңгы модельле «Порше»ның ачкычы. Беләм: әле генә гаиләләре белән Европа курортына барып, чаңгы шуып кайттылар. Моннан да рәхәтрәк тормыш юк кебек. «Син эшлисең, кешеләр арасында йөрисең, шуңа кызыгам», – ди, балалары тугач бер көн дә эшлә-мәгән танышым. «Синең акча эшлә-вең кирәкми. Өйдә, балалар янында бул! Алар караулы булсын», – ди аңа ире баштарак. Һәм ул ризалаша. Ире карьера баскычлары буйлап күтәрелә, ул балалары белән кайнаша. Финанс ягыннан тәэмин ителгән ирнең хатыны чибәр, каралган булсын. Танышым да, төрле процедураларга, шәһәр үзәгендәге аерым катлам кешеләре өчен генә эшләгән спорт залларына йөри.
– Әмма мин анда бер стакан каһвә да эчмим. Акча туздырырга ярамый. Мин өйдәге мебель кебегрәк инде. Элек гаиләләре белән урамга һава суларга йөрүчеләргә кызыга идем. Балалар кечкенә чакта да, коляска тартып, әтиләре белән урам буйлап йөргән булмады. Әмма мин иремне битәрли дә, моның өчен үпкәли дә алмыйм. Ул – өйдә хуҗа. Әйе, без Европа курортларына барабыз. Бу аның социаль статусы өчен кирәк. Иң рәхәт вакыт – ул командировкаларга киткәндә. Балалар белән ни телибез, шуны эшлибез...
– Аерыл соң. Иркенләп яшәрсең, – дим, бу сүземә җавапны белсәм дә.
– Балалар үсеп килә. Аларның күңелләрен яралыйммы? Аннан соң мин кемгә кирәк?! Шушы яшемдә гап-гади бухгалтер булып эшли башлыйммы? Ул хезмәт урынына да алмаячаклар әле, чөнки тәҗрибәм юк... Мин иремә буйсынып яши генә беләм...
Куып чыгармаса, түзәм инде дип яшәүче хатыннар аз түгелдер. Бигрәк тә ирләре тапкан акчага яшәүче хатыннар. Ә куып чыгарса...
18 яшендә үк кияүгә чыга Эльвира. Гашыйк була. Заманы өчен егете дә төшеп калганнардан түгел, ә иң мөһиме: әти контроленнән котыла. Кияүгә чыгуга бик рәхәт яши ул. Ире иркәләп кенә тора, нәрсә тели, шуны алып бирә, бүләк итә. Бер-бер артлы балалар туа. Балалар туган саен, хисләр дә үзгәрә... Институтта укырга вакыты булмый Эльвираның. Бик ялынып сорагач, элемтәләре булган ире аңа диплом алып кайтып тоттыра. Эльвираның амбицияләре шуның белән басыла. Ул да балалары белән кайнаша. Өен килеп җыештырып китүләренә, рестораннарда кичке аш ашауга, төрле илләргә сәяхәткә йөрүгә ияләшә. Дөрес, ире белән мөнәсәбәтләре кояш яктысы кебек булмый булуын. Төрле чаклар була, әмма Эльвира гел юл куя. Беренчедән, әти-әни тәрбиясе – ирне олылау канына сеңгән; икенчедән, ул бит ире авызы-на карап яши. Сораштыра башласа, ире аңа: «Артык сораулар бирмә», – генә ди. Әлбәттә, ул хатын-кыз, аның да җаны бар: көнләшә, интегә, үпкә-ли, нәрсәдер расларга тырыша... Ире андый очракларда тыныч кына ишеккә күрсәтә, янәсе көчләп тотмый. Эльвирага барысын да йотарга туры килә.
«Шайтан кабыргага төрткән» чорга җиткәч, ире бөтенләй шашына. Моңа кадәр дә уҗымга чыгарга яраткан ир, яшь хатын алып кайтырга карар кыла. 20 ел яшәгән хатынын әнисенә илтә дә куя. Елаулар, әрләшүләр, мыскыл итешүләр күп була бу вакытта. Рәсми төстә аерылышкач, Эльвирага һәм балаларга яшәгән йортлары кала калуын, әмма ул өйгә бит азык-төлек үзе килми. Яшәр өчен акча кирәк. Балаларга ярдәм итсә дә, Эльвирага ир бер тиен дә акча бирми. Гомеренең иң яхшы елларын хыянәтче ире белән үткәргән өчен хатыннарга компенсация түләргә кирәк дигән канун юк. «Пластик опера-цияләр ясатып, күкрәк үлчәмен үзгәртеп йөрисе калмаган, – дип үкенә хәзер Эльвира, – үз-үземне үстерәсе: укыйсы, һөнәр аласы, әкренләп кенә булса да тәҗрибә туплыйсы калган. 40 яшендә кулы бер эш белми торган кеше җәмгыятькә кирәк түгел икән инде. Өйрәнә башларга да соң кебек...» Каңгырап йөри торгач, улы ярдәме белән базардан бер сәүдә ноктасы сатып ала. Киштә артына басып, үзе сата башлый. Ә бит заманында музыка мәктәбен «бишле»гә генә тәмамлаган иде, укытучыларының аңа өмете зурдан иде...
Бай ир һәм бер кайгысыз тор-мыш хәзер күпчелек кызларның хыялы. Әмма статистикага караганда, кызларның 15 проценты гына калын кесәле ирләрне аулый. Мондый кызлар, гадәттә, кияүгә соң чыга, яшьлекләренең иң матур вакытларын «эзләнүдә» үткәрә. Бала белән ирне бәйләп булмаганын барыбыз да чамалыйбыз. Ә замана Золушкалары өчен бу иң җиңел ысул кебек. Әмма ике арада чыккан аңлашылмаучанлыкны бала гына җайлап бетерә алмый. Ир хатынын юкка чыгарырга тели икән (бигрәк тә ул финанс яктан тәэмин ителгән булса), аның мөмкинлекләре рухи яктан да, материаль яктан да күбрәк. Ә хатын аның акчасына бәйле булса, ир бу уен көч куймыйча да башкарып чыгачак.
Үз эшем, үз тормышым
– Мин бай кешедә кияүдә, – дип сөйли Казандагы риэлторлык компаниясе хуҗасы Альбина (исеме үзгәртелде – ред.) – Кияүгә чыкканда ук, хәзерге көндәге кебек зур булмаса да, үз бизнесым бар иде. Үз-үземне тәэмин итәрлек хәлдә идем. Уртак дусларыбызның бер бәйрәмендә таныштык. Ул миннән зуррак, аерылган иде. Аралаша башлаганда мине комда уйнаган бәләкәй кыз итеп кабул итә иде бугай. Җитди итеп үз эшемне алып баруымны таныйсы килмәде. Хатын-кызның үз дөньясы булырга тиешлеген, ә моның өчен аңа күпмедер күләмдә ирекле булырга кирәклеген кат-кат сөйли, дәлилли торгач, ул минем белән ризалашты. Элек: «Син минем матурым дисә, хәзер син минем акыллым», – ди. Бала тапкач та озаклап өйдә утырмадым, эшли башладым, чөнки бизнесым минсез бара алмый. Хәзер мин ике бала әнисе, янәшәмдә – яраткан һәм хөрмәт иткән ирем (ә яшәештә монысы күбрәк тә кирәк бугай?!). Бик күп кызлар финанс яктан тәэмин ителгән, йә булмаса, акча таба белгән иргә кияүгә чыкканнан соң, үз киләчәкләре өчен берни дә эшләмиләр (бала тәрбияләү белән ашарга пешерү моңа керми), ә соңыннан зарланалар. Ләкин тормышта көтелмәгән әллә нинди хәлләр була ала. Ярар, иреңнең күзенә башка хатын-кызлар күренмәсен, гел синең күзгә генә карап яшәсен дә ди, ә үлеп китсә?! Ирең җыйган байлыкны түкми-чәчми яши белергә кирәк. Ә ул байлык булмаса нишләргә?
Һәрбер кеше белергә тиеш – кара көнгә нинди активы бар? Ирнең капиталы бар, ә синеке, балаларныкы нәрсә? Гомумән, бу хакта ирең белән утырып сөйләшү зыян итмәс. Никах килешүе язу оят эш түгел хәзерге заманда. Хәтта бик кирәкле гамәл. Моны башкарганда куйган шартла-рың белән ир килешми икән, бу инде һөнәрле булырга тиешлегеңә бер ишарә. Мин кызларга әйтер идем: бай кешегә кияүгә чыгарга телисез икән, туйга кадәр үк никах килешүе турында сөйләшә башлагыз, бәлки, ул өйләнү уеннан кире дә кайтыр. Ә ныклы гаиләнең сере бик гади: хатын-кызның мөстәкыйль булуы, ирен яратуы һәм аңа ышанычлы булуы кирәк.
Могҗиза юк ул. Бай иргә кияүгә чыгасың икән, аның белән бер булып сөйләшер өчен үз өстеңдә эшли башла. Яна кебекләр хәленә калмас өчен, кимендә, белем алырга, аны куллана белергә кирәк. Гаилә нинди генә социаль хәлдә булса да, икең бергә үсү ул. Берең алга барып, икенчең туктап кала икән, бу инде фикер каршылык-лары, аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара. Ни дисәң дә, гаиләнең ныклыгы уй-фикерләрнең бер дәрә-җәдәрәк булуындадыр. Балалар белән мәш килеп, дөнья мәшәкатенә күмелеп, кухнядан чыга алмаган хатын көннәрдән бер көнне киләчәккә карап яшәгән, үз көче белән мал тапкан һәм шуны арттыра алган иргә кызыксыз буласың икән, ирне гаеп-ләргә кирәк түгел монда. Хәер, тормыш булгач, төрлесе була, әлбәттә.
Лилия кияүгә яратып чыга. Ире дә мал таба белгән кеше. Визажист һөнәрен үзләштергән хатын, декрет ялында өйләренә йөреп клиентларын бизәндерә башлый. Моңа бер-бер артлы балалары тууы да комачауламый. Лилия кечкенә генә офис арендалап, мастерлар җыя, хезмәт күрсәтү төрләрен дә арттыра. Кечкенә балалары – кайсы бакчада, кайсы үзе белән йөри шулай. Клиентлары күбәйгәч, зур бина сатып алып, аны үз зәвыгы белән ремонтлап, эшен шунда дәвам итә. Дүртенче баласын табып, бизнесын тагын да киңәйткәч, ире аңа кызыксыз була башлый. Уртак кызыксынулар юкка чыга, чөнки Лилия финанс ягыннан гына түгел, рухи яктан да үсә. Аңа яңалык, яңа уйлар, яңа тәэсирләр кирәк. Әмма ире генә элекке дәрәҗәдә кала. Ничек булган, ничек мал тапкан, шулай яшәвен дәвам итә. Дүрт баласы белән Лилия иреннән аерыла. Бәлки, күпләр моны тәртәгә тибү дип тә кабул итәр. Әмма бу ситуацияне бераз гадиләштереп карыйк әле. Син балаларыңны төрле түгәрәкләрдән алып, бөтен түләүләрне түләп, әле, җитмә-сә, бер сумка азык-төлек күтәреп кайтып кергәндә, ирең кырын ятып телевизор караса йә дөньясын онытып компьютерда уйнап утырса, ачуың килми калмас, әмма монысы инде бөтенләй икенче тарих. Башка язма өчен...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк