Җәй – эссе, рәхәт вакыт кына түгел, балалар сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч чор да булып тора. Мәктәптә укулар тәмамлана, бала көне буе өйдә яисә авылда әби-бабасында кунакта була. Бу чорда төрле бәла-казага тарымас өчен, иң элек әти-әниләр саклык чаралары күрергә тиеш. Ул хакта тагын бер кат искә төшерү зыян итмәс.
«Балалар иминлеге өчен җаваплылык иң элек әти-әнидә», – дип белдерә Светлана Захарова. Җәйге озын каникуллар чорында балалар арасында травматизмны һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау – барлык күзәтчелек органнарының һәм ата-аналарның уртак бурычы. Шуңа күрә җәй көне аеруча зур игътибар сораган очракларны барлыйбыз:
«Куркынычсыз тәрәзә» кагыйдәсе
Җәйге эссе көннәрдә тәрәзәләрне ачканда аеруча сак булырга кирәк. Күпчелек очракта балалар бүлмәдә берничә секундка гына күзәтүсез калганда егылып төшә. Москит челтәрләре баланың авырлыгын тотып кала алмый. Тәрәзәләргә махсус блоклау йозаклары (саклагычлар) кую мәҗбүри. Тәрәзәдән егылып төшү очраклары күбрәк 2 яшьтән алып 5 яшькә кадәрге актив балалар белән була.
Суга бату очраклары
Төп сәбәп – күзәтүчелек булмау. Суга бату очракларын анализлаганда гел бер үк сценарий кабатлана: балалар үзләре генә йөри, җиһазландырылмаган һәм куркыныч сулыкларны сайлый, ә ата-аналар бу вакытта янда булмый яисә контрольдән бөтенләй читләшә. Патруль хезмәтләренең кагыйдә бозучыларны тикшереп йөрүе генә тиешле нәтиҗә бирми. Балаларда су буенда үз-үзеңне тоту культурасы иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнергә тиеш.
Юл-транспорт травматизмы
Җәй көне балалар катнашындагы юл һәлакәтләре кискен арта. Биредә балаларның яшь үзенчәлеге аркасында юлдагы хәлне дөрес бәяли алмавы, телефоннарга (гаджетларга) игътибары бүленүе һәм кагыйдәләрне белмәве төп проблема булып кала.
Узган ел балалар катнашында 570 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 23 бала һәлак булган, 629 бала яраланган. Механик транспорт чаралары (мопед, скутер һ. б.) руль артындагы балалар белән 67 һәлакәт теркәлгән. Быел исә балалар катнашында инде 117 юл һәлакәте булган.
Ата-аналарның хатасы: Скутер, электросамокат, байк сыман куркыныч техниканы балаларга әти-әниләре үзләре сатып ала. Бала әлеге техника белән юлга чыга икән, һәр факт буенча ата-аналарның яисә законлы вәкилләрнең гамәлләренә катгый хокукый бәя биреләчәк. Бу – авылда каникулга оныкларын алып калган әби-бабайларга да кагыла.
Янгыннар
Быел Россиядә янгыннарда 147 бала һәлак булган (бу – мәктәпнең тулы 5 уку классы дигән сүз). Уттан үлүче балалар саны узган ел белән чагыштырганда (115 бала иде) сизелерлек арткан.
Татарстанда исә соңгы биш елда республика күләмендә янгыннарда 26 бала һәлак булган, 110 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белдерүенчә, күп очракта янгын чыгуга электр чыбыкларының зыянлануы, балаларның ут белән шаяруы, ашарга пешергәндә саксызлык кылулары сәбәпче.
Игътибар: Интернеттан роликлар карап, эксперимент ясап карарга теләү дә бәла-казага китерергә мөмкин. Мәсәлән, узган ел Әлмәт районында бер бала интернеттан роликлар карый да, балконга чыгып эксперимент үткәрмәкче була. Шырпы кабыза һәм аны тиз кабынучан сыеклык салынган шешәгә якын китерә. Шешәгә ут капкач, бала куркуыннан аны аудара, сыеклык өстенә чәчри.
Бу җәһәттән белгечләр бала белән сөйләшергә, аңа төрле бәла-каза килеп чыкканда үзен ничек тотарга өйрәтергә киңәш итә. Янгын сүндерү һәм коткару хезмәте номерларын истә тотып, бала аларны чакыра белергә тиеш. Әти-әнинең балага янгын чыккан очракта кая булса да кереп качмаска, киресенчә, балконга чыгып яисә тәрәзә янына килеп, ничек тә үзенә игътибар итсеннәр өчен кычкырырга тиешлеген аңлатуы мәслихәт.
Белгеч фикере
Балалар республика клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов белдерүенчә, 5 яшькә кадәрге балалар – дөньяны танып белүчеләр, шуңа күрә аларның алган җәрәхәтләре дә турыдан-туры менә шуны танып белергә омтылу белән бәйле. Ун яшькә кадәрге балалар исә шаяру-шуклыклар аркасында имгәнә. Бу – төп фактор: алар һәрвакыт нәрсәдер эшләргә омтыла, янгын чыгу очраклары да шушы яшькә туры килә. Ә менә 11 яшьтән өлкәнрәк балалар исә үзләре йөргән компаниядә абруй казану, үз урыннары өчен көрәшү вакытында бәлага тарый.
«Җәрәхәт алган баланың яшенә карамастан, иң мөһим профилактика – ул ата-аналар тәрбиясе. Нәкъ менә ата-аналар беренче чиратта балада теге яки бу вакыйгаларда үз-үзеңне тоту стереотибын формалаштырырга тиеш. Әгәр ата-аналар моның өчен көрәшми икән, нәтиҗәдә, бала 14, 15, 18, хәтта 30 яшендә дә билгеле бер очракларда ата-анасының үзен ничек тотканын һәм нинди хаталар җибәргәнен күреп үскән булса, нәкъ шулай эш итәчәк. Алга таба бу аларның балаларына да күчәчәк», – дип аңлата травматолог.
2026 елның 15 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада инде 26 бала үлеме очрагы теркәлде. Төрле хәлләр: коега егылып төшүләр, юл-транспорт һәлакәтләре, питбайкларда казага тарулар, янгыннар һәм башкалар.
Балаларны караучысыз калдырганда, питбайк, мопедлар алып биргәндә һәр ата-ана шуны онытмасын иде: канун буенча ата-аналар балаларын тәрбияләргә һәм сакларга бурычлы. Әлеге бурычларны үтәмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк