Логотип
Актуаль тема

Балага ярдәм итик

Авыру баланың әнисе әллә ниләр турында хыялланып яшәми. Аның теләге бер генә – баласын аякка бастыру. Арча районы Штерә авылында яшәүче Лилиянең дә хыялы бары бер генә...


Авыру баланың әнисе әллә ниләр турында хыялланып яшәми. Аның теләге бер генә – баласын аякка бастыру. Арча районы Штерә авылында яшәүче Лилиянең дә хыялы бары бер генә...


Көтелгән беренче бала Рияз. Баланы бик озак таба алмый интеккәннән соң гына табиблар кесарев кисеме ясый. 14 сәгать сусыз яткан бала көчле гипоксия кичерә. Апгар шкаласы буенча бер балл белән генә туа ул. Балтач бала тудыру йорты табиблары аларны Казанга да җибәрми. Бераз дәвалаганнан соң өйләренә чыгаралар.

 
– 15 көннән соң баланың көчле өянәкләре башланды, – дип сөйли әнисе Лилия. – Рияз зәңгәрләнә, теле артка китә. Авыру күргән түгелбез, аның нәрсә икәнен дә белми аптырадык. Өч ай буе улыбызның аяк очында әтисе белән саклап чыктык. Йөрмәгән табибларыбыз калмады. Терапия узганнан соң өянәкләрне киметтек. Безгә церебраль паралич дигән диагноз куйдылар. 


Рияз алты айга кадәр башын бераз тота әле, аннан соң анысы да бетә, утыра да алмый. Баланы дәвалау өчен Исмәгыйловлар гаиләсе тернәкләндерү үзәкләренә йөри башлый. Бераз булса да алга китешне күреп, Лилия белән Раилгә канатлар чыккандай була. Тырышсалар, улларын аякка бастырачаклар икән бит! Менә инде алты ел алар тернәкләндерү үзәкләреннән кайтып керми. Рияз инде башын тота башлаган. Бер ел инде баланың өянәкләре дә юк икән. 


Үзенчәлекле бала тәрбияләгән гаиләгә һәрвакыт ярдәм кирәк. Төрле яклап. Бер җылы сүз дә, йөз сум акча да ярдәм алаларга. «Рияз җавап бирә алмаса да, бар нәрсәне аңлый. Бар проблемабыз баш мие эшчәнлеге белән бәйле. Безгә даими дәвалану курслары кирәк», – ди Лилия. Төшенкелеккә бирешми гаилә, чөнки улларын аякка бастыру өмете зур. Кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. «Без һаман юлда», – ди алар. Әле Казанга чыгып китәләр, әле Самарага... 16 майда алар кабат тернәкләндерү үзәгенә чыгып китәчәк. 


 Һәр ана сабыеның тулы канлы тормыш белән яшәвен, яшьтәшләре кебек булуын тели. Риязның авыруы тиз генә дәвалый торганнардан түгел. Моның өчен зур көч һәм сабырлык кирәк. Бар тормыш мәгънәләре улларын дәвалау булган яшь гаиләгә ярты юлда туктап калмаска ярдәм итик. Изге айларда Риязга ярдәм итеп, аның гаиләсен генә түгел, үзебезне дә сөендерик. Килешерсез, кечкенә генә бер изгелек кылсаң да кәефләр күтәрелеп китә, дөньяга башкача карый башлыйсың. 


Үзебез, балаларыбыз саулыгы өчен дип Риязга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен карта номеры:
4276160961675304  
89874181914 (Риязның әнисе Лилия)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар