Логотип
Актуаль тема

«Әтидән күчкән гадәтләрем бар»

Әтиле балачак, әти турында хатирәләр, әти биргән киңәшләр, гомумән, гаиләдә әти роле турында ул. Беренче кунагыбыз – «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалында «Манзара» тапшыруы баш мөхәррире, танылган диктор, журналист, төбәк тарихын өйрәнүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар КЫЯМОВ.

«Сөембикә» журналы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе белән бергә әтиләргә багышлап «Рәхмәт сиңа, әти...» дип аталган мультипроект башлап җибәрә. 

Илдар абый, балачагыгызга кайтыйк әле. Нинди иде ул әтиле балачагыгыз?
– Бездә, мишәрләрдә, хисләрне тышка чыгарып чәчү дигән нәрсә юк. Тыйнаклык, тотнаклык бар. Безнең әти дә урыны белән шактый таләпчән, кырыс кеше иде. Әни дә һәрвакыт «әтиегезне тыңлагыз», «әтиегездән сорагыз» дип кенә торды, бәлки кырыслыгы аның битлеге генә дә булгандыр. Биш бала үстек бит. Күңелемдә үземне белә башлаган чаклардан матур бер хатирәдә саклана. Җәй көне веранда да чәй эчеп утырабыз. Бервакыт яшенләп давыллап яңгыр ява башлады. Гарасат купты. Капканы җил ачкан бит. Әти зур итекләр, кожаннар киеп алды. «Әти кая бара ул?» – дип әнидән сорыйм. «Капканы ябарга чыга, улым», – ди әни. Әти менә шул гарасатта каһарман кебек капка ябарга чыгып китте. Шул чакта аны герой итеп кабул иткәнемне әле дә хәтерлим. 

«Хәзер уйлыйм: төпчек бала булгач, әтинең бар җылысы, бар мәхәббәте миңа күчкәндер».

Әтиегез биргән нинди киңәш бүгенгә кадәр күңел түрегездә йөри?
– Ул бер генә түгел... Әтинең бер киңәше: кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә бул, ул этлек эшләгән булса да, син исәнләш. Менә шул йоккандыр, нәкъ әти кебек фикерлим. Миңа начарлык эшлиләр икән, ул кеше белән елмаеп исәнләшеп йөрим, ләкин эчке яктан аңа карата йомыкмын.

Илдар Кыямов әтисе Әгъләметдин, улы идел белән.

Улларыгыз белән горурланасызмы?
– Әлбәттә, горурлык күңелдә бар. Мин аны Идел безнең редакциягә эшкә килгәч сиздем. Озын буйлы, чибәр, акыллы, матур итеп костюмнарын киеп килгән. «Кара, бу бит инде минем улым!» – дип, шул чакта аның белән горурланып куйган идем. 

Илдар Кыямов уллары Идел һәм Ихтыяр, хатыны Мөршидә ханым белән.

Илдар абый, әтиегез белән бу дөньяда беразга гына очрашырга туры килсә, аны кая алып барыр идегез, аңа нәрсә әйтер идегез?
– Әти белән әнигә рәхмәтемне әйтем өлгердем, әмма артык булмас иде. Әтигә гомер биргәне өчен, генофонд өчен рәхмәт әйтер идем. Геннар бик мөһим әйбер. Әтине Яшел Үзәндәге яңа йортыбызга алып кайтыр идем һәм улларым белән күрештерер идем, аларның уңышларын сөйләр идем. 

 

Фото: Юлия Калинина. 
Оператор: Азат Әхмәдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар