Логотип
Актуаль тема

«Алтын мөнбәр» фестивалендә – Татарстан режиссерлары кинолары

Бүген «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале башланды. Фестиваль программасында катнашачак Татарстан режиссерлары төшергән фильмнарны журналистлар белән очрашуда авторлар үзләре тәкъдим итте.

Сансара Наил Хәйретдинов

Наиль Хәйретдинова – «Сансара» фильмы
«Сансара» фильмы – минем вафат булган әти-әнием турында фильм.  Алар турында фильм төшердем һәм шушы фильм аша аларга хөрмәтемне белдердем. Сансара – ул тормыш белән үлем арасындагы халәт. Тормыш һәм үлемнең әйләнеше».

Ренат Хәбибуллин «Тукай архивы»

Ренат Хәбибуллин – «Тукай архивы» фильмы 
«Безнең фильм Тукайның кем булуы һәм нинди булуы турында түгел. Безнең фильмның максаты – тамашачыда Тукай белән кызыксыну уяту, аның турында ниндидер мәгълүмат бирү. Шуңа күрә без Тукайны бронза һәйкәл рәвешендә, «бөек татар шагыйре» буларак күрсәтүнең стандарт калыбыннан мөмкин кадәр читләшергә тырыштык. Бик гади һәм ачык Тукай образын күрсәтергә тырыштык».

Булат Минкин – «Баю-баюшки-баю» фильмы

Булат Минкин – «Баю-баюшки-баю» фильмы 
«Мама» лаборатория кысаларында бер пьеса язылган иде. Анда шушы пьесадан бер монолог кына бар. Ул гаиләдә һәм, гомумән, илдә булган фаҗигале вакыйгаларны кичерүче хатын-кыз, әни турында. Гомумән, без аны тавышсыз кино стилистикасында төшерергә булдык».

Андрей Белов «Казан хыялларны чынга ашыра»

Андрей Белов – «Казан хыялларны тормышка ашыра».
«Фильмны төшерергә Казанда яшәвем рухландырды. Мин башта Нефтекамскида яшәдем, Казанга 15 ел элек килдем. Казан буйлап йөргәндә, шәһәрнең үзгәрүен аңладым: мин килгән вакыттагы Казан белән хәзергесе арасында бик зур аерма бар. Өч тарихтан торган альманах туды. Фестивальдә күрсәтеләчәк фильм – аның беренче өлеше».

Илдар Ягъфәров –  «Әлифба» фильмы

Илдар Ягъфәров – «Әлифба» фильмы
«Әлифба» китабын күпләр белә. Ул 43 тапкыр басылган, тиражы 1 миллионнан артык данә тәшкил иткән. Чын мәгънәсендә бестселлер булып тора. Безнең балачагыбыз кулда шушы китап белән үткән. Күпчелек кеше китапны тудыручыларның фамилияләрен – галимнәр буларак кына белә. Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзов ничектер күләгәдә калып килгән. Мин очраклы рәвештә Арчада «Әлифба» музеена эләктем, аларның тарихын укыдым. Һәм минем өчен бу ике кешенең язмышы турында сөйләү бик мөһим булып тоелды.  Алар  бик катлаулы гасырда яшәгән. Советлар Союзында иң уникаль китапларның берсен булдырганнар, ул иң яхшы әлифбага әверелгән. Фильм нәкъ менә шул турыда».

Рамил Таҗиев – «Мәгърифәтчелек мультсериалы. Беренче басма Коръән».

Рамил Таҗиев – «Мәгърифәтчелек мультсериалы. Беренче басма Коръән».
«Мультфильм – ул балалар жанры гына түгел. Ул аңлаешлы, анда барысы да гади. Мәгънә, аның тирәнлеге югалмый. Шуңа күрә без мультфильмнар ясыйбыз, һәм шуның аша күрсәтергә булдык. Гомумән алганда, төп темабыз – ислам. Ә Коръән – бик матур тема. Мәсәлән, мин беренче басма Коръәннең Казанда басылып чыккан булуына шаккаттым».

Адилә Рәхимова – «Беренче йола» фильмы

Адилә Рәхимова – «Беренче йола» фильмы
«Фильм – йолалар темасын, йолаларның асылын өйрәнергә омтылыш. Иң мөһиме – кеше тормышындагы вакыйгалар: туу, өйләнү һәм үлем. Без еш кына автомат рәвештә, әти-әниләребез кушканга, киңәш иткәнгә күрә, ниндидер гамәлләрне башкарабыз. Мәсәлән, балага исем кушу, хәзрәт чакыру. Ә ни өчен болай эшләнә – моның турында кайчак уйланмыйбыз да. Без бу теманы күрсәтергә, ачарга теләдек. Шул ук вакытта йола белән бергә татар мәдәниятенә хас гореф-гадәтләр дә параллель рәвештә бара. Менә шуларның барысын да Татарстанда яшәүче биш гаилә мисалында җыеп күрсәтергә тырыштык». 

Ринат Юзаев – «Ров» фильмы

Ринат Юзаев – «Ров» фильмы
«Фильмны узган ел төшердек. Бөек Ватан сугышы башлангач республикада 300 мең кеше «Казан әйләнмәсе» дип аталган корылманы – саклану сызыгын – казыган. Немецлар Мәскәүгә якынлашкан вакытта, кирәк булган очракта аларга алга таба үтеп керү авыррак булсын өчен эшләнгән ул. Бу тарих  Татарстанда бик күп кешегә кагылган. Без дә шуңа күрә бу фильмны төшердек».

Рәдиф Кашапов – «Илһам Шакиров. Бөек халык җырчысы» фильмы

Рәдиф Кашапов – «Илһам Шакиров. Бөек халык җырчысы» фильмы
«Татар буларак та, журналист буларак та Илһам Шакиров турында күп яздым. Ул 2019 елда вафат булганда, мөгаен, барыбыз да ул вакыттагы коточкыч шокны хәтерлидер. Бөтен бер чор тәмамланды кебек тоелды. Шакиров турында соңгы фильм ул исән чакта 1995 елда чыккан. Бик яхшы кино. Мин һәрвакыт Шакиров турында биографик фильм төшерергә теләдем. Аның балачагыннан алып үлеменә кадәрге тормышын сөйләргә мөмкинлек бирә торган фильм. Аны татар мәдәниятенең ниндидер символы итеп кенә түгел, ә нәкъ менә җырчы буларак күрсәтергә теләдем. Шуңа күрә бик күп музыкантларга мөрәҗәгать иттем.  Алардан җырчының үзенчәлекле тавышының сере нәрсә булуын сорадым. Ни өчен аның җырларын бүген дә яшьләр тыңлый? Менә шул сорауга җавап эзләдем».

Рамил Закиров  – «Барысын да хәтерләгән сәхнә, яки Татар театры дөньяны яктырта»

Рамил Закиров  – «Барысын да хәтерләгән сәхнә, яки Татар театры дөньяны яктырта» фильмы продюсеры
«Фильм татар театрының юбилее уңаеннан төшерелде. Ул аның барлыкка килүенә һәм үсешенә багышланды. Фильмда татар театрының юл башында очраган барлык катлаулы проблемаларны, аның тарихындагы төп этапларны һәм төп шәхесләрне яктыртырга тырыштык. Шулай ук Камал театрының яңа бинасы да бик кызыклы итеп ачыла. Театр бу бинага күчкәндә килеп туган проблемалар турында да интервьюлар, ретроспектив материаллар аша сөйлибез».

«Шикләр пышылдавы, иман тавышы»

Фәридә  Минибаева, «Хузур ТВ»ның баш мөхәррире – «Шикләр пышылдавы, иман тавышы» фильмы
«Кешедә иман тавышы бар, әмма тормышта алга барырга, нинди дә булса карарлар кабул итәргә комачаулый торган даими шикләр пышылдавы була. Безнең фильм кызларның яулык ябуы турында. Бер сүз белән әйтсәк, бу – яулык ябарга теләгән кешеләргә яки инде хәзер яулык киеп йөргән, әмма билгеле бер кыенлыклар кичергән кызларга ярдәм күрсәтүче фильм».

Андрей Лысяков – «Алтын хәрефләр» фильмы 

Андрей Лысяков – «Алтын хәрефләр» фильмы 
«Безнең фильм – документаль кино белән театр синтезы. Фильм тулысынча татар телендә. Безнең бурыч эксперименталь иде: бөтен фильмны Галиәсгар Камал театрының универсаль залыннан чыкмыйча төшерергә тиеш идек. Барысын да яшел фон алдында төшердек һәм аның өчен тулысынча цифрлы декорацияләр ясадык. Фильм тулы метражлы форматта, 82 минутлык булып чыкты. Сценарийны рус телендә яздым, ләкин фильм продюсеры Фәнис Җиһаншин белән бергә барысын да тәрҗемә иттек һәм төзәттек. Татар теле безгә татар театрының барлыкка килү тарихын сөйләргә мөмкинлек бирде. Фильм татар театрының 120 еллыгына төшерелде».

Элина һәм Алёна Абызовалар – «Шаганэ»фильмы

Элина һәм Алёна Абызовалар – «Шаганэ» фильмы
«Безнең фильм беренче чиратта Есенинның үзе турында. Әлбәттә, бу аның бөек һәм гениаль иҗатының бик кечкенә генә бер өлеше. Безнең героиня – Грузиядән булган укытучы ханым. Шагыйрьнең соңгы илһамы, аны рухландырган кеше. Рус хатын-кызының гына түгел, ә, гомумән, Җир шарындагы хатын-кызларның прообразы булып торадыр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар