Логотип
Актуаль тема

Алсу Абульханова: «Курск өлкәсенә алтынчы тапкыр бардым»

Татарстанның халык артисты Алсу Абульханова соңгы елларда гуманитар миссия белән шөгыльләнүче рәсми делегацияләр составында еш йөри. Аның Сириядә, Кырымда, Белгород һәм Курск өлкәләрендә булып кайтуы билгеле. Бу сәфәрләр вакытында җырчы хәрбиләр белән очраша, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны туган телебездәге җырлары белән рухландыра. Җиңү бәйрәме алдыннан да Алсу Абульханова шундый сәфәрдән кайткан иде.

Бәйрәм алды көннәрендә Татарстан  делегациясе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендә махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә чираттагы гуманитар ярдәм тапшырылды. Делегация составында әлеге сәфәрдә Татарстанның халык артисты Алсу Абульханова да катнашты.
– Равил Кәлимуллович ярдәме белән оештырылган эшлекле сәфәрләргә еш йөрибез, бу беренче баруыбыз түгел, – дип сөйләде җырчы. – Кырымга, Белгородка да барган бар, Сириягә дә. Җиңү бәйрәме алдыннан Курск өлкәсендәге хәрбиләребезне котлап кайттык, концерт оештырдык, җырладык. Анда алтынчы тапкыр баруым. Әлеге командировкалар делегациясендә гуманитар ярдәм җыюны оештырган җитәкчеләр катнаша, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев даими эш алып бара. Курск өлкәсендә Татарстаннан, Башкортстаннан татарлар бик күп хезмәт итә. Алар өчен махсус татарча җырлар башкарам. «Мин сине шундый сагындым» җырын, әниләр турында җырларны солдатлар бик моңсуланып, күңел биреп тыңлыйлар. «Татарин-барин» дигән күңеллерәк җыр белән бераз кәефләрен дә күтәреп җибәрәм. Бу юлы бер солдат түбәтәй киеп килгән иде, аны сәхнәгә чакырып бергә биеп тә алдык. Без килгәч, хәрбиләр сөенәләр, көлеп, шаярып сөйләшәләр. Әмма алар сугышта... без белмәгән, без күрмәгән башка дөньяда яшиләр, аларның күңел кичерешләрен, хис-тойгыларын тыныч тормышта яшәгән кеше аңлап бетерә торган түгел, – ди Алсу Абульханова.

Шул ук көнне Татарстан делегациясе Курск шәһәрендә Мәңгелек ут янында, «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә» төзелгән мемориаль комплексының үзәгендә чәчәкләр сала. Һәм Мәскәүгә кайтып, 6 май көнне маршал Георгий Жуков һәм билгесез солдат һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасында катнаша. Чарада шулай ук офицерлар клубы вәкилләре, Россия Геройлары, шул исәптән, махсус хәрби операциядә катнашучылар була.
– Кеше күп булды. Аларның күбесе чыгышы белән Татарстаннан. 
Соңыннан ашыгыч рәвештә төнлә машина белән Казанга кайттык – 7 се көнне бик җаваплы концертта чыгыш ясыйсым бар иде, – дип уртаклашты Алсу ханым. 

7 май көнне Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы концерт булды. Бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, республика җитәкчелеге чакырылган иде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм килгән кунакларны Җиңү көне белән котлады, шулай ук дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алсу Абульханова бу концертта ак яулыклы ана образында чыгыш ясады. Людмила Гурченко репертуарыннан «Молитва матери» (Ана догасы) җырын башкарды. 

Алсу ханымның репертуарында патриотик темага татар һәм рус телендә яздырган җырлары күп. 
– Шуңа күрә соңгы тапкыр узган сольный концертымда да күбрәк яңа җырларга басым ясадым, – ди ул. – Гайфулла Авзалов белән бергә иҗат итәбез, Гүзәлиянең бик матур җырларын башкарам. Рус телле альбомымны яздыруымны дәвам итәм. Шулай ук татарча җырларым да яңарып тора, үзем язганнары да бар. Җиңү бәйрәмендә гел катнашам. Сугышта катнашкан бабаларым (әтиемнең әтисе Әхмәтҗан Абульханов, әниемнең әтисе Сафиулла Санатуллов) батырлыгы, Бөек Җиңүгә керткән өлеше белән горурланам. 

– Махсус хәрби операция барган җирләргә йөрү куркытмыймы, Алсу? – дип сорыйм. Хатын-кыз бит ул, ике бала анасы.
– Күңелдә һәрвакыт шом була инде ул. Әмма ышаныч белдереп чакыручы булганда, мин мондый командировкаларга һәрвакыт ризалашам. Ватан алдында шулай үз бурычымны түлим дип саныйм. Безнең дә аэродромда озаклап сиреналар тынганын, очарга рөхсәт килгәнен көтеп утырган булды. Әмма син ышанган, сиңа ышаныч белдергән команда тупланган, һәркемнең үз бурычлары, үз эше. Мин үз юлымны сайладым. 

2023 елда Сириягә барырга тәкъдим килгәч икеләнгән идем. Куркытты, әлбәттә. Ләкин безнең Татарстан егетләре шунда хезмәт итә, ә мин бронированный самолетта генерал белән очарга куркып тораммы, дидем дә, тәвәккәлләдем. Ә икенче яктан... генерал утырган очкыч үзе дошман өчен мишень бит инде. Ул хакта уйламаска тырышам. Без барыр алдыннан гына Сириядә җир тетрәүләре башланды. Мәскәүгә шалтыраттым. «Без барасы урында тыныч, җир тетрәү күрше районнарда гына», – диделәр. 

Нәтиҗәдә, үз гомеремдә беренче тапкыр җир тетрәүнең нәрсә икәнен күреп, тоеп кайттым. Казармада ашап утырганда стеналар селкенә башлады, таш плитә җәелгән идән дулкынланып йөри, аяклар чиратлашып күтәрелә. Башта күземә күренә дип торам. Көтелмәгән хәлдән куркырга да өлгермәдем. Сириядән соң башка дөньяда, икенче планетада йөреп кайткан кебек идем. 

Махсус хәрби операциягә кадәр булган тормыштан да зарланучылар күп иде. Пандемия вакытында да сыналдык һәм сынатучылар күп булды. Бөтен нәрсәдән гаеп табучылар яки үз файдасын гына каеручылар бар. Үзебезнең нинди оҗмахта яшәгәнне тоеп, рәхмәтле булып яшәргә сәбәпләр күп югыйсә. Табыннар тулы, теләгән киемне алып киябез. Күп гаиләдә икешәр, өчәр машина. Халык йортлар сала, фатирлар ала, ремонтлар ясый, бөтен кирәк әйбер дә бар. Юллар бар. Элемтә бар. Күпме авыр хезмәтне техника башкара. Авырлыклар да юк түгел, әмма ул проблемалар хәл ителә торган, аларны чишү юллары бар. Акча эшләргә дә мөмкинлекләр күп. Бары тик тырышырга гына кирәк.

Европада да күп булдым: Вена, Берлин, Париж, Австралия, Таронто, Канада... Сабантуйлар белән кайда гына йөрмәдек. Саный китсәң бик күп. Анда эчәргә су сорагач, сиңа бездәге кебек шешәле су китереп бирү мөмкинлекләре юк. Бездә генә ул... ящиклап. Ваннага су тутырып коену, шул суны агызып җибәрүне алар күз алдына да китерә алмый. Анда суны белән бик сак кына кулланалар. Шуңа күрә үз иленең кадерен белмәгән кешене сатлыкҗан дип кабул итәм. Без бик яхшы яшибез, һәм шушы яхшы тормышның кадерен белмибез дигән фикердә мин. Сириядә концерттан соң казармага кичке сигезгә кадәр кайтып җитәргә тиеш идек. Аннан соң коридор ябыла, боевиклар ут ачарга мөмкиннәр. Җитешер өчен шоферның ничек чапканын белсәгез. Юлда карап барам, кичке сигездән соң бер җирдә дә ут янмый. Шомлы караңгылык. Андагы халык беркая китә алмый, шушы хәерчелектә яши. Киенгән килеш туңарлык салкыннарда да андагы балаларның яланаяк йөргәннәрен сөйли солдатлар. Кызлар кияүгә чыга алмыйлар, чөнки егетләрнең калым түләргә акчалары юк. Шундый мисаллар күреп кайткач, үзеңнең оҗмахта яшәгәнеңә инанасың. Батыр ир-егетләребез бүгенге көндә безнең ил эчендә тынычлык, иминлек булсын өчен яу кырында көрәшәләр. Менә шуларны аңлагач, һәр мизгелгә куанып рәхмәтле булып яшисең.

Җырчының фамилиясе язылышы буенча еш кына сораулар туа. Алсу Абульханова үзенең фамилиясен үзгәртүгә каршы. «Фамилиямне элек төрлечә бозып яздылар, моңа туганнарым да бик рәнҗи иде, үземә дә бу хәл ошамый. Шуңа күрә хәзер документта ничек, шулай язылуын таләп итәм. Бабамнардан килгән фамилиягә хөрмәт булырга тиеш. Минемчә, исем-фамилиягә грамматика кагыйдәләре кагылырга тиеш түгел. Паспортта Абульханова икән, димәк, шулай булып калырга тиеш», – ди җырчы. 

Фотолар: җырчының шәхси архивыннан. 

Галерея

Теги: СВО татар эстрадасы махсус хәрби операция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар