Логотип
Актуаль тема

«Ак пәлтәлеләр»

«Ирең хыянәт иткәнгә үзең гаепле, тота белмәдең, ә менә мин...», «Син нинди күлмәк кидең, мин моны киеп ишегалдына да чыкмас идем», «Ничек бала төнлә йокламасын инде, режим гына кирәк, ә мин баламны...», «Хәзерге яшьләр өметсез инде, ә менә без яшь чакта....», «Ничек инде син мөселман булып яулык япмыйча йөрисең, ә менә минем балалар...» Килешерсез, шушындыйрак «киңәшләр» бирергә яратучыларны еш булмаса да, очратканыгыз бардыр. Алар, әйтерсең бу гөнаһлы җиргә төшкән ак фәрештәләр. Фәрештә булу-булмаулары бәхәсле анысы, әмма андыйларны «ак пәлтә киючеләр» дип йөртәләр. Тормышыбызда социаль челтәрләр бик зур урын алып торган чорда мондый киңәш бирүчеләр аеруча күбәйде һәм дөньяда яңа диагноз туды. Дөрес, рәсми медицина әле аны танымады, әмма ул популярлашты. «Ак пәлтә» феномены кайдан килеп чыккан? Бәлки, һәрберебез дә «ак пәлтә кию»дән кыенсынып тормыйдыр... 



«Ирең хыянәт иткәнгә үзең гаепле, тота белмәдең, ә менә мин...», «Син нинди күлмәк кидең, мин моны киеп ишегалдына да чыкмас идем», «Ничек бала төнлә йокламасын инде, режим гына кирәк, ә мин баламны...», «Хәзерге яшьләр өметсез инде, ә менә без яшь чакта....», «Ничек инде син мөселман булып яулык япмыйча йөрисең, ә менә минем балалар...» Килешерсез, шушындыйрак «киңәшләр» бирергә яратучыларны еш булмаса да, очратканыгыз бардыр. Алар, әйтерсең бу гөнаһлы җиргә төшкән ак фәрештәләр. Фәрештә булу-булмаулары бәхәсле анысы, әмма андыйларны «ак пәлтә киючеләр» дип йөртәләр. Тормышыбызда социаль челтәрләр бик зур урын алып торган чорда мондый киңәш бирүчеләр аеруча күбәйде һәм дөньяда яңа диагноз туды. Дөрес, рәсми медицина әле аны танымады, әмма ул популярлашты. «Ак пәлтә» феномены кайдан килеп чыккан? Бәлки, һәрберебез дә «ак пәлтә кию»дән кыенсынып тормыйдыр... 


«Ак пәлтә» феномены
Бу күренеш кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле булса да, аңа исем күптән түгел һәм очраклы гына бирелә. Барысы да интернет-мемнан башлана. Гомере буе оппозициядә булган совет диссиденты, сәясәтче Валерия Новодворскаяның плакат тотып төшкән фотосы интернет челтәрләрендә тарала. «Сез барыгыз да ахмаклар һәм дәва-ланмыйсыз! Бер мин генә акыллы һәм ак пәлтәдән матур булып басып торам» дип язылган була анда. Әлеге сүзләрнең кемгә адресланганы билгеле түгел, әмма Россия сәясәтчесенең пальто төсе шундук феноменга әйләнә. Баксаң, җәмгыятьтә бер Новодворскаяга гына мондый уйлар килми икән бит. Моны раслар өчен әңгәмә-дәшеңне игътибар белән тыңлау йә социаль челтәрләрдәге шәрех-ләмәләрне уку да җитә. Бу синд-ром – күпләребездә, әмма аны үзебездә танырга гына теләмибез. Кара булса күрер идең, ә ак төсне күреп булмый шул. Аны башкалар күләгәсендә генә күрә аласың. Ап-ак итеп! Андыйларны әле д’Артаньяннар да дип йөртәләр. Яшьләр арасында популяр булган җырда да шундый сүзләр бар бит: «Бар кешеләр дә кешеләр төсле, ә мин – йолдыз».

Хәер, ничек дип исемләсәң дә, җисемнәре бертөсле кала. «Акпәлтәлелек» ул – кемнеңдер проблемасын югарыдан торып гаепләп, үз бәяңне күтәрү. Уңышка ирешү формуласын теләсә кем сөйли алган хәзерге чорда интернет киңлекләрендә, гомумән, «ак пәлтәлеләр» армиясе барлыкка килде.


«Ак пәлтә»дән булган кеше камил булып тоела. Камиллегенә үзе дә ышана. Аның балалары һәрвакыт сүз тыңлый, ире авызына гына карап тора, менә дигән хуҗабикә дә, бервакытта башы да авыртмый, кәефе дә китми, биз-неста да уңышлы, һәрнәрсәне хәл итү юлын белә һәм... һәрвакыт хаклы. Ул ирен читләре белән генә елмаеп сөйләшә, вакыт-вакыт үзе дә сизмәстән күзләрен зурайтып ала. Аның бар кыяфәте: «Син инде лаек түгел, ярар соң, өйрәтермен, сөйләрмен», дип әйтә кебек. Әмма ул авызын ачып сөйли башлауга, хисләреңне һәм эмоцияләреңне юкка чыгаруын, бары үзен яхшы яктан күрсәтергә тырышуын гына аңлыйсың. Килеп туган проблемаңны хәл итү кыяфәте чыгару – ул аның битлеге генә. Чынлыкта, үзенең өстенлеген тоеп, канәгатьлек хисе аласы килә (бәлки, сезнең хисаптан акча эшлисе дә). Шуның өчен «ак пәлтә киючеләр» сорамасаң да, «кыйммәтле киңәшләрен» бирә башлый. Ә сезгә ул киңәш кирәкме, юкмы, бу хакта уйлап та тормыйлар. Тел төбеннән шунысы да аңлашыла: сез очраган хәлгә беркайчан да юлыкмаячаклар, чөнки алар акыллырак. Һәм иң кызыгы шул: «ак пәлтә киючеләр» җәмә-гатьчелеккә бары тик аклык, дө-реслек, яхшылык таратуларына, шәп киңәш бирүләренә чын күңел-дән ышаналар. 


Мин-минлек
– Бу күренеш аралашу этикетында урынсыз, – ди аралашу культурасы һәм этикет буенча тренер-консультант Марина Шәмсетдинова. – Мөгамәлә үзара хөрмәттә корылырга тиеш. Ә «ак пәлтә киючеләр» яхшылык теләүче битлеге артында әңгәмәдәшен хурлау, аны түбәнсетү теләген качыра. Гаепләү дә сизелә, янәсе, менә син минем кебек ак пәлтә кия алмыйсың, чөнки син аны тиз арада пычратачаксың, ә мин бервакытта да синең хәлгә төшмәячәкмен. «Ак пәлтә киючеләр» иң беренче чиратта үзләрен күрсәтергә тели. Пьедесталда алар гына, һәм бөтен игътибар аларга гына булсын. Этикетка өйрәнү яхшы манералар гына алу дигән сүз түгел, уй-фикер дә чиста булырга тиеш. Әйләнә-тирәдәгеләргә карата хөрмәт булмаса аралашу культурасына өйрәнеп булмаячак, андыйлар бары «ак пәлтәлеләр» булып калачак. 


Реаль тормышта мондый синд-ромлы кешеләр бераз тыелып торырга мөмкиннәр әле, ә социаль челтәрләр алар өчен менә дигән мәйдан. Анда ирек, анонимлык, җавапсызлык... Төрле битлек киеп карый, тискәре сыйфатлары булган якларын күрсәтә ала. Шуңа шәрех-ләмәләр язып рәхәтләнәләр генә. Әле җавап та бирсәләр, зур җиңү яулагандай, тагын да кызып язалар һәм виртуаль дөньяда үзләрен маякка санап яши башлыйлар.


– Социаль челтәрләремдәге аккаунтымда төрле фикерләр укырга туры килә, – ди телевизион алып баручы, блогер Гөлназ Сәфәрова. – Мыскыл итәм дип язучылар да, чын-чынлап үзләренчә борчылып киңәш бирүчеләр дә бар. Соңгыларына хөрмәт белән карыйм. Ә инде «акыл өйрәтүчеләргә» берничек тә игътибар итмим, язалармы-язалар: миңа барыбер. Бары тик рәхмәт дип кенә язып куям. Үзеңне әллә кемгә куеп йөрү гадәте, нигездә, биш тиенлек кешеләрдә була ул. Даһи шәхесләргә килешә әле ул, кичерелә дә, алар бит нәрсәдер эшләгән, тырышкан, уңышка ирешкән. Андыйларга сокланасың гына. Итагатьле, тәрбияле, белемле һәм акыллы кеше беркайчан да масаеп йөрмәячәк инде. 


Сизгәнсездер, «ак пәлтә киючеләр»гә тәкәбберлек, масаю сыйфаты хас. Ә бу – ислам динендә иң зур гөнаһларның берсе. Дини китаплардан укып беләсездер, шайтан да бит оҗмахтан тәкәб-берлеге өчен куылган. «Мин – уттан, адәм балчыктан яралган. Ут балчыктан яхшырак», – дип, Аллаһы Тәгалә кушса да, Адәм галәйһиссәламга сәҗдә кылмаган. 


«Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте нәрсәгә төшкәнен беләбез, шуңа күрә дә бу феномен диндә булырга тиеш түгел. Әгәр дә кеше дини кануннар буенча яши, Аллаһы Тәгаләдән курка икән, димәк, иң хәерле кеше. Бу хакта хәдис тә бар. Ул кеше телен тыя, күп сөйләшми, чөнки һәр гамәле өчен җавап бирәсен белә. «Гаиләбездә бер апа дин юлына кереп китте дә, хәзер аның белән очрашырга да куркабыз, ул безне гел орыша», – дип әйтүчеләр бар. Бары яхшылык кына теләсә дә, ул апаның да гамәле тәкәбберлек булып саналырга мөмкин, шуңа күрә дә хикмәт белән матур итеп вәгазь укый белергә кирәк – куркытып, түбәнсетеп түгел. Имамнарыбызның вәгазьләрендә тәкәбберлек юк бит», – ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Димәк, дин буенча да «ак пәлтә кию» гөнаһ булып чыга. 


 Феноменның тамырлары
«Ак пәлтә» – «акыл саткан» шәрехләмәләр авторы, мин-минлекле кешеләрнең бер сыйфаты гына түгел, ул психологик феномен. Шуңа да аны аңлау мөһим. Ни өчен «ак пәлтә» киябез? Әле бит җәмгыятьтә һәр кеше үз фикерен белдерергә хаклы дигән язылмаган канун да яши. Тик кайчак үз фикере белән ул башкаларның шәхси чикләренә үтеп керергә мөмкин. Соңгы вакытта психологиядә шәхси чикләр турында күп сөйлиләр. Шуны аңларга кирәк, ул ниндидер тренд йә замана модасы түгел, аның нигезендә гап-гади әдәп-әхлак ята. Димәк, бу феномен тәрбиясезлектән килә. Әмма тәр-биясезлек тамыры кайда? Үз-үзен бу рәвешле тоткан кешеләр комп-лексларга бай түгел микән? 


– Күпләрнең ишеткәне бардыр: башкалардагы ниндидер бер сыйфат ачуыбызны китерә икән, ди-мәк, без аны үзебездә кабул итә алмыйбыз. «Ак пәлтә» феномены барлыкка килүнең бер сәбәбе шул, – ди психология фәннәре магистры, арт-терапевт, психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфие-ва. – Моннан кала, үзеңдә ышаныч булмау, негатив эмоцияләреңне дөрес күрсәтә белмәү, җавап-сызлык, төрле комплекслар да китереп чыгара бу синдромны. 


Белгеч фикеренчә, үзен бик әһәмиятле итеп тоярга теләгән кешеләр «ак пәлтә кия», чөнки күңел төпкелләрендә үзләрен бәяләнмәгән кеше дип саныйлар. Шуңа күрә дә сорамаган киңәш-ләрен биреп, файдалы кеше булуларын җәмгыятькә, ә иң элек үз-үзләренә расларга тырышалар. Үзенә ышанычы булмаганнар да күзгә күренмәгән пәлтә кия. Башкаларны нәрсәгәдер өйрәт-кәндә, үзләрен укытучы итеп тоялар да, шул рәвешле үзбәяләрен күтәрәләр. Бу синдромга ия булганнар өчен үзен һәрвакыт башкалар белән чагыштырып тору мө-һим. Һәм ул күпкә өстен торырга тиеш. Шул вакытта гына канә-гатьләнү хисе булачак. 
«Ак пәлтә» балачак травмалары белән дә бәйле булырга мөмкин», – ди психолог. Ягъни балачакта күргән түбәнсетелүләр, кадер-сезләнүләр, кабул итмәүләр тормышта башкалар хисабыннан үзбәяңне арттырырга мәҗбүр итә. Әти-әни тәрбиясе кеше тормышында мөһим роль уйный. Аларның мөнәсәбәте, әйткән сүзләре гомергә истә кала. 


Чынлыкта, бу кешеләр бик бәхетсезләр. Беренчедән, һәрвакыт камил булып күренергә тырышып йөрү бик авыр эш. Икенчедән, «актан киенүчеләрне», ни дисәк тә, җәмәгатьчелек кенә түгел, якыннары да яратып бетерми. Аны «яхшы түгел» дип кенә кунакка чакырырга, бер сүзен ишетмәсәләр дә, әдәп саклап, тыңлаган кыяфәт чыгарып утырырга мөмкиннәр. Ә күпчелек очракта аралашудан качачаклар. Кемнең инде һәрвакыт түбән-сетелеп, сорамаган киңәшләрне тыңлап торасы килсен! 


Шунысы да бар: һәрвакыт «ак пәлтәдән йөрүчеләр» үсештән туктап кала. Камиллеккә чикләр юк дигән гыйбарә бар. Үзебезгә тәнкыйть күзлегеннән чыгып караганда гына үсештә булабыз. Мотивация булып, һәрвакыт алга омтылганда гына кеше кызыклы шәхес була ала. Ә инде үзен камил дип санаган кеше үсүдән туктый.


Әңгәмәдәшегезнең «акыл сатарга» керешүен аңлыйсыз икән, тыныч кына, дустанә атмосферада «миңа бу сөйләшү кызык түгел», дип әйтергә киңәш бирә психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева. «Акпәлтәлеләр»гә энергиягезне сарыф итмәс өчен иң яхшы чара – аларга игътибар итмәү. Онлайн форматта, билгеле, бик җиңел: йә җавап бирмисез, йә бу кешене «кара исемлек»кә кертәсез. Ә җанлы сөйләшү вакытында игътибар итмәү авыррак. Сөйләшү урамда икән, гафу үтенеп, тизрәк китү ягын карый аласыз, бинада булса, эш табып, башка бүлмәгә чыгып китү хәерле. Тәрбиягез моны эшләргә ирек бирми икән, «сүзсез сөйләшү» дә бар бит әле. Вербаль булмаган сигналлар җибәрегез: телефон алып карыйсыз, колакчыннар киясез, күзләрегез белән кемнедер эзлисез... Һәм тагын бер алым – сөйләшү барышында әңгәмәдәш белән һәрвакыт килешеп, баш кагып тору. Әмма «ак пәлтә» бер генә киңәш бирер дә туктар дип уйлап ялгыша күрмәгез. 


Мондый әңгәмәдәш, гадәттә, бәхетле, үзеннән, тормышыннан канәгать булганнарның ачуын чыгармый. Алар тыңлаган кыяфәт чыгара йә бу сөйләшүгә нокта куя. Әгәр дә инде аның сүзләре күңелегезгә тиеп, үзегез-нең хаклы булуыгызны үҗәтләнеп расларга тотынасыз икән, моның сәбәбен аңларга тырышыгыз. Бәлки сез дә бүген «ак пәлтә-дән»дер?!

 

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, Татарстанның атказанган артисты
Әгәр дә кеше ниндидер эшне миннән яхшырак эшләп күрсәткән, аннан үрнәк алырлык икән, миңа карата булган искәрмәләрен кабул итәм. Ә менә ул өлкәдә берни аңламаган кеше нидер өйрәтә башлый икән, әйдә, күңеле булсын дип тыңлыйм инде, әмма сүзләренә колак салмыйм. 
Социаль челтәрләрдәге аккаунтымда язган шәрехләмәләрне балама тәрбия биргәндә кулланам. Урта яшьләрдәге ир-ат язган «сезнең авызыгыз зур» дигән сүзләрне малайдан укытам. «Беркайчан да хатын-кызга менә болай итеп язма», – дим. Миңа ул ир-атның нәрсә язуы барыбер. Ә менә ул үзенең ир-ат түгеллеген күрсәтә. Нормаль ир атна уртасында эш сәгатендә социаль челтәрләргә кереп, хатын-кыз белән булышып утырамы инде, йә? 
 Минем гомер ике түгел, хәл итәсе проблемаларым күп, киңәш, фикер сорамыйлар икән, эндәшмим. Бервакытта да! Кемгәдер фикерем кызык булса, кайбер чакта алдан гафу үтенеп, әйтәм. Мин әйткән сүз ошамаска да мөмкин бит. Әмма мин ничек уйлыйм, шулай әйтәм. Кемгәдер яраклашырга тырышып, үзеңнең фикерең белән тәңгәл килмәгән фикергә баш кагып утырыр яшьтән чыккан инде мин. Ә кеше белән булышырга яратканнар шуннан тәм табадыр, мөгаен. Минем берничә шундый язылучым бар. Шәхси тормышлары бөтенләй юктыр, чөнки көннәре минем тормышым белән уза. Нәрсә кигәнемне, кая барганымны тикшерәләр. Алар, гомумән, минем турында миннән күбрәк белә. Кайчагында рәхәтләнеп көлә-көлә укыйм. Язсыннар, әйдә. Реаль тормышта аралашкан вакытта дорфа гына бәяләп куялар икән, шундук үземә сабак алам. Болай әйтергә ярамый дип күңелемә сеңдерәм.

Ландыш ӘБҮДӘРОВА, 
язучы, журналист
Сорамасалар да, үз фикерен белдерергә, ул фикерне эталон итеп тагарга, бәхәстә соңгы сүз итеп калдырырга тырышу сыйфаты нәселдән килгән очракларны күзәткәнем бар. Ягъни моны өр-яңа күренеш дип уйламыйм. Андый «персонажлар» элек һәр авылда булган, аларның балалары белән бергә уйнап үстек. Балаларында да «ак пәлтәлек» сизелә иде. Нәкъ шулар, безне оештырып, бер команда итеп туплап йөртте дә инде. Ошамаса да, аларның сүзләренә колак саласың, күңелне тырнаса да, кабул итәсең. Хәтта берзаман эчке тавыш аларның тавышы белән кисәтә башлый да, кыласы гамәлләреңне, әйтәсе сүзеңне җиде кат үлчәп, бер кат кисә башлыйсың... 
Хәзер «ак пәлтәле»ләрнең мәйданы башка: алар виртуаль дөньяда. Ул тәкәббер-лекнең үзенә бер чагылышы, дияр идем. Ә бүген тәкәбберлек «уңышка ирешкән кеше» феноменының бер компоненты, атрибуты (гәрчә гел алай булмаска да мөмкин), шуңа да җәмгыятьтә ул кискен каршылыкка очрамый. 
 Бер караганда, «ак пәлтәлеләр» әйләнә-тирәдәге мохитне тәртиптә тоту өчен үзләре теләп, сакка баса. «Ак пәлтә кигәч», аны чиста, пөхтә итеп сакларга да кирәк, ә бу, блогерлар, инфочегәннәр яраткан төшенчә белән әйткәндә, «үз өстеңдә нык эшләүне» таләп итә. Өстәвенә, тагын да уңганрак, булдыклырак «ак пәлтә»леләр табылып тора. Андыйлардан бер генә нәрсә коткара: битарафлык, соралмаган киңәшкә җавапсыз калу. Хәтта әнә шул җавапсыз калу аларны чыгырыннан чыгара: ул бит «ә менә мин...» дип, үзен күрсәтмәкче иде... Шуннан ак пәлтәне күзәтү кызыклы бер уен төсен алырга мөмкин. Гәрчә бу синдромның да башка бер исеме бардыр әле.
 

P. S. Санкт-Петербургта «ак пәлтәлеләр»гә һәйкәл куйганнар. Башсыз манекенга кигертелгән ак пәлтәдән гыйбарәт ул. Аның җиңнәре, тынычландыру күлмәге кебек, артка бәйләнгән. Бу эшләрен авторлар икейөзлелеккә һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән үзләрен өстен куйганнарга багышлаган. Тик арт-объект бер көннән юкка чыккан.

Фото:Арт-группа Явь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар