Логотип
Саннар

Июль саныбыз!

05 июля 2023 Июль саныбыз!

Җәй кебек матур, ягымлы ул. Бу инде үзенә күрә бер традиция – җәйге саннар аерча да җылы була безнең. 

Җәй кебек матур, ягымлы ул. Бу инде үзенә күрә бер традиция – җәйге саннар аерча да җылы була безнең. 
Тышлыктан елмаючы Динә Абдуллина – укытучы, Казанның 181 нче күп профильле мәктәбе директоры. Аның тормыш баскычлары аша узу сезнең өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. 

Мәхәббәт һәм табиблар батырлыгы могҗиза тудыра икән! Чулпан Галиәхмәтованың «Гаилә көче» язмасын укып, моңа үзегез дә инанырсыз.

2023 ел –  Укытучы һәм остаз елы. Татар теле дәреслекләре авторы Чулпан Харисованы хаклы төстә мөгаллимнәр мөгаллимәсе дип атарга була. Ничек шушы исемгә ирешкән ул, дәреслекләр ничек төзелә – Эльмира Закированың язмасында бу сорауларның барысына да җавап бар. 

«Кем баласы, димәгез» рубрикасының кунагы – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев белән җырчы Гөлназ Асаеваның балачагы турында сөйләшәбез. 

Бу санда сезне үзебез белән сәяхәткә – Грузиягә чакырабыз. Җирдәге җәннәт, диләр аны. Үз күзләребез белән андагы матурлыкны күреп кайтыйк әле!

«Ренатсыз яшәргә өйрәнәм...» Легендар җырчы Ренат Ибраһимовның хәләл җефете Светлана Ибраһимова ире турындагы истәлекләре белән уртаклаша. 

Кибет тотып, сатудан кергән бар акчасын тиененә кадәр изгелек хакына сарыф иткән кеше бар, дисәк, ышанырсызмы? Бүгенге тормышыбызда да андый кешеләр бар икән әле. «Юмартлык» язмасы шул хакта. 

Шулай ук бу саныбызда татар халкының борынгы десертларының берсе булган сарай-бәлеш пешереп карарбыз. Табибларның киңәшләрен тыңларбыз. Дөрес итеп комплимент әйтергә һәм кабул итәргә өйрәнербез. Интим тормыштагы проблемалар турында серләшербез. 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын WildberriesOzon«Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Реклама. АО «ТАТМЕДИА». 16+

 


 

Хәзер укыйлар