Берәүнең дә тормышы сынауларсыз гына узмый. Юк андыйлар җир йөзендә! Дөрес, кемнеңдер өлешенә сынауларның зурраклары, авырраклары килә. Нигә үлчәү тәлинкәләре бар кешенең дә бертөсле түгел икәнен бер Ходай үзе генә белә.
Сынаулар безне үзгәртер өчен – көчлерәк, зирәгрәк, акыллырак итәр өчен бирелә.