Тукталыш буш иде.
Светофорның теге ягында басып калдым – трамвайның берсе яңа гына китеп барды, икенчесе әле горизонтта да күренми.
Кояштан аз гына ышык булмасмы дип, тукталыш эченә кереп утырдым. Өч ягы пыяладан ясалган тукталышта күләгә табуың икеле инде анысы...