Тукталыш буш иде. Светофорның теге ягында басып калдым – трамвайның берсе яңа гына китеп барды, икенчесе әле горизонтта да күренми. Кояштан аз гына ышык булмасмы дип, тукталыш эченә кереп утырдым. Өч ягы пыяладан ясалган тукталышта күләгә табуың икеле инде анысы...
– Жара!
Русча әйтсә дә, яныма ук килеп баскан апаның татар икәнлеге әллә кайдан күренеп тора: өстендә озын матур күлмәк, башында ак яулык.
– Әйе шул, бүген иртәдән үк кыздыра, – дим. – Яңгыр вәгъдә иттеләр итүен, явармы менә, юкмы...
– Яңгыр кирәк! – дип сүземне күтәреп алды ул. – Бәрәңгеләрем бик көтә...
– Бәрәңгене күп утырттыгызмыни? – дим.
– Бер бакча!
Аның йөзе балкып китте.
«Бер бакча» дигәч, димәк, авылына кайтып утырткандыр инде», – дип уйлыйм. Күпләр шулай җәйгә авылга кайтып тора – бакчада бөтен нәрсәне үстерә бит. Нигезне саклыйлар!
– Бакчагыз еракмы соң?
– Бөгелмә районында, балам.
– Бөгелмә районында? – дип шаккатам. Республикабызның иң ерак районнарының берсе бит бу. – Бигрәк ерак лабаса. Бәрәңге утыртырга кайтырга, дим.
– Мин үзем Бөгелмәдән. Йортым шунда. Менә оныкның экзаменнары беткәнне генә көтәм, аннары бергә кайтып китәбез. Аны карап торам мин монда. Әле теш куйдырырга бара идем... Улым үзенең бер танышына җибәрде.
Без сөйләшкән арада тукталышта халык та күбәйгән, көткән трамваебыз да килеп җиткән икән. Аның салонына инде без әллә кайчан бер-беребезне белгән якын кешеләр кебек керәбез.
– Улыгызның балаларын карашасызмыни? – дим. – Кечкенәләрме әле?
– Юк, кызымның кызы бу... Әнисе үлгәч килгән идем, быел менә мәктәпне тәмамлыйбыз инде.
– И-и, бигрәк зур хәсрәтле булгансыз икән... Күптәнме инде? – дим.
– Җиде ел элек... Ачысы узды инде... Мәктәп башлангач киләбез, уку беткәч, Бөгелмәгә кайтып китәбез икәү. Йортымда утымны сүндермәдем, Аллага шөкер!
– Ә әтисе...
Ул соравымны ахыргача тыңлап та бетерми:
– Әтисе башкага өйләнде инде. Юк, юк, бернинди үпкә юк аңа – бәхетле булсыннар... Кызымның эшеннән ташламыйлар безне. Шәфигуллинда эшләгән иде ул. Айрат Радиновичка Аллаһының рәхмәтләре яусын: бер бәйрәм белән котламыйча калганнары юк, бүләген-күчтәнәчен китерәләр. Нинди проблемаларыгыз бар дип сорап кына торалар...
– Шул гомерләр онытмагач, кызыгыз бик әйбәт кеше булган, димәк, – дим.
– Кызым да әйбәт булгандыр... Бүлек җитәкчесе иде. Әмма алар үзләре әйбәт кешеләр, мәнлеләр. Көн туган саен Айрат Радиновичка рәхмәт укыйм!
Без инде ул төшәсе тукталышка килеп тә җиткән идек. Ашыгып саубуллаштык. Исемнәр сорашмадык, әйтешмәдек, әмма ике тукталыш арасында ничә кеше гомере сыйган сүзләр сөйләшергә өлгердек.
Ак яулыклы апа телгә алган Шәфигуллинның Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе Айрат Радинович Шәфигуллин икәнен кемнәрдер, бәлки, таныгандыр да. Интернетның мөмкинлекләре чиксез – мин исемен дә белмәгән апаның бу рәхмәте Айрат Радиновичка, һичшиксез, барып җитәр дип ышанам.
Рәхмәт беркайчан да артык булмый!
Комментарий юк