Сез дә, мөгаен, бүген минем кебектер... Читтән караганда, гадәти көн шикелле. Хатын-кызның гадәти ялы: өй җыештырам, базарга чыгам, ашарга пешерәм, савыт-саба юам, телефоннан сөйләшәм, бер күзем белән генә телевизор карыйм...
Сез дә, мөгаен, бүген минем кебектер...
Читтән караганда, гадәти көн шикелле. Хатын-кызның гадәти ялы: өй җыештырам, базарга чыгам, ашарга пешерәм, савыт-саба юам, телефоннан сөйләшәм, бер күзем белән генә телевизор карыйм... Ә уйда... Уйда һаман бүген күзне ачуга килеп ирешкән хәбәр – Зәй янындагы һаләкәт. 2 июль иртәсендә шушы ачы кайгы килеп ишеген шакыган гаиләләр. Күбесе, әле, мөгаен, төнлә бихәбәр булып йоклагандыр, бу хакта иртән генә белгәндер дип ышанасы килә. Мондый тыныч йокылар аларга тиз генә насыйп булмаячак бит хәзер. Ә кемдер инде төннең икенче яртысында керфеккә-керфек какмагандыр... Бу хәбәр дөрес булмаса ярар иде, дип Ходайга ялваргандыр...
Ижау шәһәреннән бер исемлек булып автобуска утырган пассажирларны Зәй янында язмыш санаулы мизгелләр эчендә өчкә бүлде дә куйды.
Берәүләргә Ходай бүген икенче кат тормыш бүләк итте. Ул кешеләр юлга ялгызлары гына чыккан булсалар иде, дип иртәдән бирле телим. Яннарындагы урындыкта утырган якыннары – ире, хатыны, баласы, туганы – исемлекнең башкасына эләксә, бүләк итеп бирелгән бу тормышның шатлыгы да күренмидер, кирәге дә шуның гына кадәрдер. Хәер, ут эченнән исән чыкканнарда бүген әле үзләре өчен сөенү бөтенләй юктыр.
Исемлекнең икенчесе – ӨМЕТ исемлеге. Анда – авыр хәллеләр... Зәй, Әлмәт, Чаллы, Казан хастаханәләре аларның тормышы өчен көрәшә. Хәзер барысы да Аллаһы Тәгалә һәм табиблар кулында. Ни кызганыч, ул бүген көндез бергә кыскарды...
Өченчесе...
Аны укыгач, кемдер бүген һушын җуйгандыр. Өнсез калгандыр. Ышанмагандыр. Дөньяны каргагандыр. Тәгәри-тәгәри елагандыр, яки, киресенчә, сыңар күзе яше таммаслык булып кинәт күңеле каткандыр.
Ул исемлеккә кабат күз салырга да йөрәгем җитми – бер гаилә берьюлы ике-өч якынын җуйган очрак та бардыр дип куркам. Мондый һаләкатләрдә шулай да була бит.
Кемдер моннан соң «Татарстан, Зәй» дигән сүзләрне ишетүгә, гомер буе шушы фаҗигане искә төшерәчәк. Монысы да үзәкне өзә.
Кичәге Сабантуйдан соң авыллардан кунаклар таралышадыр. Имин юллар һәрберегезгә. Бер исемлек белән чыгып китеп, шул ук исемлек белән өйләрегезгә кайтып керегез! Рульдәгеләр, зинһар, ашыкмагыз – сезне өйләрегездә көтәләр. Исән-сау килеш көтәләр!
Бүген таңда якыннарын югалткан гаиләләрнең күтәрә алмаслык кайгыларын уртаклашабыз... Сабырлык телибез...
Комментарий юк