Блоги
Ышаныч күпме тора?
Әйдәгез, шундый хәлне күз алдына китерегез әле.
Сез биш ел (!) очрашып йөргән егетегез белән өйләнешергә әзерләнәсез ди. Хәер, әйдә, дөресен әйтеп сөйләшик – очрашкан гына түгел, инде берничә ел бергә яшәгән кешегез белән. Ягъни, «гражданский» ирегез белән.
Гариза бирергә өлгермәсәгез дә, үзегез туйны кайсы айда ясаячагыгызны инде хәл иттегез. Туй күлмәге сайларга да өлгердегез. Хәтта балага кайсы айны узарга теләвегез турында да сөйләштегез...
Туйга кадәр фатирны зурайтсак та әйбәт булыр иде..
Бу фикерне башлап кайсыгыз әйтте икән? Соңыннан ни кадәр хәтерләргә тырышсагыз да – искә төшерә алмыйсыз. Әйе, бер бүлмәле фатир кечерәк шул. Бала да туса... Кыскасы, сез фатирыгызны (әти-әниең сиңа алып биргән фатирны!) сатарга һәм, өстәп түләп, ике бүлмәлегә алыштырырга хәл итәсез. Барысы да бик җайлы һәм тиз була: фатирны сатып алучы табыла, яңа хуҗалар фатирны бушатканчы бер-ике ай яшәп торырга да рөхсәт итәләр. Үзегезгә ошаган ике бүлмәле фатир да табыла. Инде алыш-бирешне рәсмиләштерү эше генә кала.
Ә бер көнне... Бер көнне эштән кайткач, сез өйдә нидер үзгәргәнен тоеп аласыз. Нәрсәдер юк кебек... Ирегезнең – булачак ирегезнең киемнәре күренми түгелме соң? Башта берни аңламыйсыз: җәйге генә түгел, кышкы киемнәре дә юк ләбаса. Аяк киемнәре дә... Ноутбугы да. Ашыгып телефонга үреләсез, әмма юкка: «абонемент не доступен». Киткән? Кая киткән? Ник киткән?! Кайчан кайта?! Кемнән сорарга? Кая шалтыратырга? Нишләргә?!
Бер кат елап аргач, күңел нидер сизенеп, шкафны ачасыз. Фатир саткан акча?! Ул да юк! Юк!!!
...Мин кайчандыр караган ниндидер бер киноны искә төшерә дип уйлыйсызмы? Юк шул, тормышта булган хәлне сөйлим. Бер танышымның дус кызы ул. Шуңа күрә, соравыгызга тизрәк җавап бирергә ашыгам: егет шул чыгып китүдән суга төшкәндәй югалган, табылмаган – үзе дә юк, акча да. Кыз хәзер әти-әнисе янында яши (чынлыкта, егете урамда калдыра бит аны!), инде утызга якынлашып килсә дә, берәү белән дә очрашмый ди. Егетләр турында ишетергә дә теләми! Аны аңларга була – ничек тагын кемгәдер ышана алсын соң ул?!
Шушыңа охшаган тагын бер очракны сөйләп китәм.
Танышымны ире (бу очракта законлы ире!), аерылышканда, аны 5 миллион бурыч белән калдырып чыгып китте. 5 миллион! Бу әле уртак фатирны сатып, бурычның бер өлешен каплаганнан соң калганы. Фатирны да, машинаны да ире кредитка алган, бизнесын да кредит акчасына башлаган. Һәм ул кредитларның барысын да хатын исеменә алганнар... Кризис башлангач, бизнесы белән проблемалар килеп чыкты. Аннан ул проблемалар гаиләгә, икесе арасына күчте. Нәтиҗәдә – аерылыштылар... Әлеге ир дә хатыны белән баласын урамда (бу очракта – туры мәгънәсендә!) калдырды. Фатирсыз һәм гомер буена түләп тә бетмәслек бурыч белән.
Бу хакта сөйләргә туры килгәндә, кем тыңласа да, гел бер нәрсәне сорый: «Ә ул хатын нигә бөтен кредитны үзе исеменә алырга ризалашкан? Нигә документларга кул куйган?» – диләр.
Кызык сорау? Чынлап та – нигә? Беренчедән, аның ире ул вакытта банкта эшли иде. «Мин үз исемемә ала алмыйм», – дигән ул. Икенчедән, ире банкта эшләмәсә дә, кредит алу турындагы кәгазьләргә ул барыбер кул куяр иде. Ире сораган – ул кул куйган. Ирегез әйтсә, менә сез кул куймас идегезме әллә? Әлбәттә, шикләнмәгән. Ә нигә шикләнергә тиеш иде ул? Яратып өйләнештеләр, уллары үсә... Һәр адымда иреңнән шикләнеп торсаң, ничек яшәргә? Синең өчен иң якын, иң кадерле булган кешегә ничек ышанмаска?
Кешеләргә ышанычың сүнгәндә яшәүнең нинди авыр булуын аны үз башыннан кичергәннәр яхшы белә... Һәркемгә шикләнеп карауның, бөтенесеннән дә начарлык кына көтүнең авырлыгын.
Кабат ялгышудан курку. Үз эчеңә бикләнү. Үпкәләү һәм рәнҗү. Болардан котылу өчен еллар кирәк. Котыла алсаң әле... (Сүз уңаеннан, икенче мисалдагы ханым да һаман ялгыз. Берәү белән дә кабат якынаерга ашыкмый ул – авызың пешкәч, салкын суны да өреп кабасың).
«Ирегез кредитны сезнең исемгә алырга тәкъдим итсә, ризалашмагыз», – дип әйтүемне көтәсезме? Гомумән, үз акчагызны яныгыздагы ир-атның күзе, кулы җитмәс җирдә саклагыз, дип әйтер дип уйлыйсызмы? Юк, алай әйтмим. Күңелең, җаның белән якын иткән кешегә ышанмагач, ышана алмагач, яшәү буламени ул?!
Начар ниятле кешеләрнең юлыгызга чыкмавын, якыннарыгызның теләсә кайсы очракта да КЕШЕ булып калуын телим.
-
Проза
Кысыр
Ә бала булмады да булмады. Саниягә «баласыз» мөһере басылды. Елдан-ел холыксызлана, тотнаксызлана барган ире, эчкән йә талашкан саен, кеше-мазарга карап тормастан: «Кысыр!» – дип кычкырды. Шушы бер сүз белән хатынының авызын ябып, изеп ташлый иде...
-
Күңелеңә җыйма
Иреннән ишетмәгәнне чит ир әйтте...
Ул иреннән һәрчак мыскыллы сүзләр ишетеп яшәде. Бергә яши башлауның беренче көннәреннән үк шулай булды. Люция үпкәләсә, Марсель ул чакта: «Мин бит шаяртам», – дип көлә иде. Аннары хатын ничектер моңа игътибар да итми, шулай тиеш кебек кабул итә башлады. Марсель исә яши-яши «мин бит шаяртам» дигән аклануларын да онытты, ул инде шаяртмый да иде бугай. Ләкин көтмәгәндә барысы да үзгәрде.
-
Күңелеңә җыйма
Могҗиза
Мин үлсәм, әни эчүдән туктар, дип уйлый идем. Ялгышканмын... Берсендә хәтта кулымны аның күз алдында кисә башладым. Исе дә китмәде: «Ярар, ярар, үл!» – диде. Исереккә аңа берни дә кирәкми, аның бернәрсәгә дә йөрәге янмый...
-
Проза
Улым
Әбиең җиде елдан артык урын өстендә ята. Күзләре дә юньләп күрми. Хәзер башы да эшләми инде, алмашынып сөйләшә. Әҗәл көтеп яткан картлар белән шаяртмагыз алай – гөнаһысы зур. Дөресен әйтегез, бу вакытта ни эшләп йөрисез монда? Кем кирәк сезгә?
-
Күңелеңә җыйма
Туйдырган хатынны сагыну
– Васил, ни өчен? Минем кайсы ягым анна кимрәк? Нәрсәне ялгыш эшләдем? Резеданың бит алмалары буйлап күз яшьләре тәгәрәде. – Резеда, син үзең дә аңлыйсың бит инде...
Комментарий юк