Логотип
Блоги

Җырчылар китап укыймы, юкмы?

Хит-парадта катнашучы җырчылар китап укырга яратамы-юкмы икәне турында сөйләшәләр икән бүген.

Якшәмбе. Кер үтүклим. «Эш арасында берәр кино да карый торыйм әле», – дип телевизорның пультын кулга алдым. Бер каналдан икенчесенә күчкәндә, «Татарстан-Яңа гасыр»да «Музыкаль каймак» тапшыруы башлануы күзгә чалынды. Узып киттем дә, кире уйлап, кабат аларга бастым: җыр тыңлау планда булмаса да, тапшыруның темасы кызык тоелды. Хит-парадта катнашучы җырчылар китап укырга яратамы-юкмы икәне турында сөйләшәләр икән бүген.
Яле-яле, тыңлыйк, әле, ни дип җавап бирерләр икән?! 
 
Тапшыруны карамаучылар өчен язам бу исемлекне. Белгәнегезчә, хит-парадта җиңүчеләрне игълан иткәндә иң соңгы кешедән башлыйлар. Мин дә шул тәртиптә язам. 
 
15.  Рамил Галимҗанов
«Мәктәпне тәмамлаганны бирле кулган китап алганым юк», – дип җавап биргән ул «Музыкаль каймак» тапшыруын оештыручылар биргән сорауга.

14.  Алсу Әбелханова: 
«Рус һәм чит ил классик әдәбиятын укырга яратам. Кайбер әсәрләрне кат-кат укыйм», – дигән Алсу.

13.  Эльмира Сөләйманова:
«Кечкенә чакта әкиятләр укырга ярата идем. Ә хәзер китап укырга әллә җай, әллә вакыт юк».

12.  Айдар Галимов
Аның үзе белән элемтәгә кереп, сөйләшә алмаганнар бугай. «Айдар Галимовның китап укырга яратуы берәүгә дә сер түгел», – дип кенә узды алып баручы кыз. (Җавабы билгеле сорауны биреп тормаганнардыр бәлки.) 

11.  Иркә:
«Китап кибетенә керсәм, дөньямны онытам. Китап укый башласам, туктый алмыйча, төне буе да укый алам».

10.  Хәмдүнә Тимергалиева:
«Гомер буе китап укыйм. Бигрәк тә тарих белән бәйле китапларны яратам».

9.  Радик Яруллин – Айрат Сафин
Радик – фәнни мәкаләләр, музыка дөньясы белән бәйле язмалар укырга ярата икән, ә Айрат – психология турындагы китапларны. 

8.  Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар
Ләйлә: «Соңгы вакыт китапны балаларга гына укыйм», – дип җавап биргән. Ә Рөстәм: «Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, онытылып китап укыйсы бик килә...» – дигән.

7. Эльнар Сабирҗанов: 
«Китапларны интернет киңлекләреннән табам. Миңа психология белән бәйле китаплар ошый».

6. Чәчкә:
«Әйе, укыйм. Көнгә берничә тапкыр «Колобок» әкиятен! Яшь әнинең башкача ничек булсын?!»

5. Дамир Зиннәтуллин:
«Мәктәпкә укыганда китаплар белән мавыктым дип әйтә алмыйм. Ә хәзер – укыйм! Яңа сатып алган китапның исләрен тоеп уку рәхәт миңа!»

4. Айгөл Рәхимова:
«Мин – китап корты!  Гастрольдә чак кулымнан китап төшкәне юк. Өебездә дә шактый бай китапханә бар безнең. Китапларга мәхәббәтне әти-әнием тәрбияләде».

3. Илдар Әхмәтов:
«Китап укырга ашкынып тормыйм. Кулыма китереп тоттырсалар да, укыр идемме икән әле?!»

2. Эльмира Нәгыймова:
«Балачакта әкиятләр күп укыдым. Хәзер күптән китап укыган юк».

1. Ришат Фазлыйәхмәтов:
«Яраткан шөгыльләрем арасында китап уку юк». 
 
 
Китап уку турында сөйләгәч, искә төште әле.
...Сургутта, бертуган эшмәкәрләр – Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар белән сөйләшеп утырабыз. 
– Без беренче кырау белән крыжовник вареньесына әйләнгән бәрәңге сабагы исен иснәп үскән егетләр, – ди Миндар Әгъзамович.
– Мөхәммәт Мәһдиев! «Бәхилләшү»! – дим. (Яңа гына сайт өчен язучының тормыш кагыйдәләрен әзерләгән идем – бу җөмләне яхшы хәтерлим.) – Китап укырга да вакыт табасызмени?
– Биш томы да өстәлдә тора! Без аны кат-кат укыйбыз...
 
Апрель санына әзерләгән язмамның героинясы Венера Аитова: «Яңа кеше белән танышканда аның ул китапны да, бу китапны да укымаганын белсәм, тәмам югалып калам – мин аның белән нәрсә хакында сөйләшермен соң дип уйлыйм», – дигән иде. Ә Сургуттагы кебек очракларда, киресенчә, сөйләшер сүзләр күбәя генә бит. 
Менә хәзер үзегезне без – журналистлар урынына куеп карагыз әле. 
 
Сез бу җырчыларның кайсысы белән әңгәмә корырга теләр идегез? Кем белән интервью кызыклырак килеп чыгар дип уйлыйсыз? Дөнья, ил-көн гамьнәре, күңел офыклары турында кем белән сөйләшү рәхәтрәк булачак? Гомумән, унбиш җырчының ничәсе белән болар хакында сөйләшеп булачак?  
 
Алып баручы тапшыруны: «Җыр өч кешенең – шагыйрьнең, композиторның һәм җырчының күңел байлыгын чагылдыра», – дигән җөмлә белән тәмамлады. 
Күңел байлыгы, күңел матурлыгы... Яшьлек белән уза торган тышкы матурлыктан үзгә шул ул. Күзләрдә, гамәлләрдә, мөнәсәбәтләрдә, әйткән фикерләрдә чагыла. Күңел байлыгын кеше яшәү дәверендә үзе туплый. Теләсә – туплый... Ә аны туплауның бер юлы дип мин үзем китап укуны саныйм. 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлнур, фикерең шәп! Күпләр килешер дип уйлыйм. Күңел байлыгы саекмасын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фикерегез белән тулысынча килешәм! Шагыйрьләрнең китапларда чагылдырылган уй-фикерләрен, хис-кичерешләрен уку, аңлау, аларны узең аша уткәрү кешенен күңел байлыгын арттырырга, дөньяга карашын үзгәртергә сәлатле дип уйлыйм.

      Хәзер укыйлар