Логотип
Блоги

«Хатын-кыз тормышта иренә генә ышанмасын...»

– Миндә депрессия әле... Еш кабатлыйбыз без бу сүзләрне. Кәеф булмаган саен...

Һәрхәлдә, аның табиблар куя торган «депрессия» диагнозы белән уртаклыгы бик аз булса да: күңел төшенкелеге, бернәрсәдән кызык тапмау, кулдан эш төшү... 

Тормыш булгач, андый көннәр дә була инде. (Сәбәбе юк кебек тоелса да, чынлап торып уйлап карасаң, аның бер сәбәбен тапмый калмыйсың бит. Кәеф тик торганнан төшми инде ул. Кайчак аның сәбәбен үзең үк күрмәмешкә, белмәмешкә генә салышасың.) Тик бу халәт озакка гына сузылмасын. Үзеңне әнә шул кәефсезлек капкыныннан йолкып булса да чыгарырга кирәк. Чынлап торып депрессия белән авырый башламас өчен. 
Ә ничек чыгарырга дисезме? 

Кабат елмаерга өйрәнүнең юллары күптер инде аның.

Менә бер танышым сөйли. 
– Февраль буе депрессия булды миндә, Гөлнур апа. Бәлки игътибар да иткәнсездер – ай буена бер сторис та куймадым. Куясы килмәде... Була бит шулай: эшләргә кирәген дә аңлыйсың, тик эшләмисең.
Үзем турында гел искәртеп тормагач, сөйләмәгәч, клиентлар да күзгә күренеп азайды. Мин инде аннары депрессиямне шуның белән бәйләдем – клиентлар азайганга борчылам, шуңа кәефем юк дип. Чынлыкта, киресенчә булды: башта кәефем төште, аннары клиентларым югалды. 

Андый чакта берни эшлисе килми бит ул – кулдан эш төшә. Мин үз-үземә: «Ярар, эшлисең килмәсә, эшләмә – ял ит», – дидем. Йокладым да йокладым... Иртә ятам, соң торам. Көндез дә диван тирәсеннән ерак китмим. Беренче көннәрдә: «Күптән телевизор караганым юк», – дип, аның пультын тотып яттым. Тик аңардан бик тиз туйдым. Аннан телефон актара башладым. Бер уйсыз, нәрсә караганымны, эзләгәнемне белмичә, экранны шудырам да шудырам... Аның да чиге бар икән – көннәрдән бер көнне ул да ялыктырды. Болай гына ятып тора башладым. 
 Аннары ул урында аунауга әйләнде. 

Инде сизәм, бу халәттә яшәвем озакка китте. Ничек тә чыгарга кирәк моннан – элекке тормышыма кайтырга кирәк, дим. Тордым мин диваннан. 

Беренче эш итеп намазларымны тәртипкә салдым: берсен дә калдырмыйча вакытында укый башладым. 

Аннан спортка тотындым. Көн саен ниндидер күнегүләр ясар өчен дә бик зур ихтыяр көче кирәк бит. Фитнес-клубка барып җитү турында әйтмим дә әле... Ай буе урында аунауның гәүдәмә ничек тәэсир итүен шунда ук сиздем... Ничә адым артка китү кебек булган. 

Күптән яхшы психолог эзли идем. Дус кызым тәкъдиме белән бер психологка язылдым. Группалар белән эшли икән: үзеңне борчыган проблемага чит күз белән карарга өйрәтә ул. Без анда күп түгел – 5-6 гына, төрлебез төрле шәһәрләрдән, бер кыз хәтта чит илдән кушылды. Беренче дәрестә һәркайсыбыз үзе белән таныштырды, нинди проблемасы барлыгын әйтте. Мин дә үзем турында сөйләдем... Гәүдәмдәге бер кимчелегем өчен һаман оялам бит. Мин сөйләп туктауга бер кыз сүзгә кушылды: «Сине шундый аңлыйм», – диде. Кечкенә чакта аның иренен эт тешләгән булган. Инде унга якын операция ясаткан, әмма һаман да ул теләгәнчә үк матур килеп чыкмый икән әле. «Берничә ел элек бер әбинең йөземә карап: «Үз-үзләрен шулай  ямьсезләгән кешеләрне аңламыйм!» – дип әйтүен гел онытмыйм... Ул чакта мин аңа җавап бирә алмадым, әмма хәзер дәшми калмас идем. Ә чынлыкта синдәге кимчелекне кешеләрнең күбесе күрми дә. Бөтенесенең күзе синдә кебек тоела гына ул. Җәмәгать транспортын гына искә төшер: ишектән кем керсә дә, күтәрелеп карыйбыз бит. Бу – бары инстинкт», – диде ул. 
 
Үземне дөньяның бер бәхетсезе итеп хис итеп диванда аунаудан туктарга бу да бер этәргеч булды. 

Уйлый торгач, очына чыктым: ирем яңа эшкә күчкәч – аның хезмәт хакы ике тапкырга арткач үземә шулай «ял итәргә» – депрессиягә китәргә рөхсәт бирдем бит мин. Имеш, тормышны алып бару өчен бу кадәр тырышмасам да була. Дөрес уй булмаган бу: хатын-кыз һәрвакыт үзенә, үз көченә, үз мөмкинлекләренә генә ышанырга тиеш икән. Аның кесәсендә үзе эшләп тапкан акчасы булсын. Бу аны кирәкмәгән начар уйлардан да коткара икән. Кыскасы, депрессиядән чыгу өчен иң мөһиме – аның сәбәбен табу икән... 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар