Без барыбыз да соңгы атнада 8 яшьлек ингуш малае Хизир турында уйлап яшәдек бугай.
Яңалыклардан гел аның хакындагы мәгълүматны эзләдек: тапмаганнармы? Бәлки исәндер, адашкандыр гына дигән уй атна буе күңелне җылытып, өметләндереп торды.
8 яшь аңа югалгач – 20 июньдә генә тулды әле.
Хизир 15 июнь көнне югала. Мәктәптә шәфкать туташы булып эшләүче әнисе Мәдинә аны үзе белән эшкә алып йөргән. Ә ул көнне: «Энекәшеңә иптәш булырсың», – дип өйдә калдырган. Балаларга әтиләре күз-колак булырга тиеш була.
Бала-чага өйдә генә утыра димени?! Хизир өч дус малае белән Сунжа елгасы янына барып чыга. Шунда дусларының берсе – Адәм исемлесе – аягы таеп, елгага төшеп китә. Хизир: «Без бит ирләр, әйдә, аны коткарабыз!» – дип суга сикерә. Дусларның өченчесе – Мөхәммәд исемлесе – ярдәмгә олыларны чакырырга йөгерә. Шуннан узып баручы бер гаилә, яр буендагы агач тамырларына тотынып торган Адәмне тартып чыгара. Ә Хизирне көчле агым үзе белән алып китә...
Ургылып агучы салкын сулы Сунжа елгасыннан аны меңәрләгән волонтер эзләде. Үзе ярга чыккандыр, кайдадыр адашкандыр дигән өмет тә зур иде.
Могҗиза булмады...
Суга сикергән җиреннән ун чакрым ары таптылар аның гәүдәсен. Хизирне сигез көн буе көне-төне эзләү, аннан җирләү Ингушетияне генә түгел, бөтен Төньяк Кавказны берләштерде – аның үлемен уртак кайгы итеп кабул иттеләр.
Без дә кайгырдык – өченче баласын көткән әнисенә, атна буе волонтерлар белән бергә улын эзләгән әтисенә шушы хәсрәт белән гомер буе яшисе бар бит хәзер.
Каникуллар вакыты, күпләрнең балалары авылда – әби-бабалары янында. «Бездә дә елга бар бит...» – дип, шомланып уйлаучылар да аз булмагандыр бу көннәрдә. «Хизирнең әнисе урынына булырга язмасын», диючеләр.
Коуч-психолог Илүзә ӘМИНОВАның бу сүзләре барыбызга да кагыла. Укып, күңелегезгә салыгыз, тиешле нәтиҗәләр ясагыз әле.
– Бала югалту темасы. Аз гына аңлатып китәсе килә. Гомумән, шушындый моментларда кеше ничек үзен ничек айнытып җибәрә ала? Бу ситуациягә ничек итеп карарга мөмкин? Бу аңлатуларымны дөрес кабул итсәгез иде. Сезнең хисләрегезне, хәзерге вакытта кичергән эмоцияләрегезне бу һич кенә дә очсызландыру – обесценивание түгел. Бары тик сезне шушы ситуациядән мөмкин кадәр җиңелрәк чыгару махсатыннан чыгып фикерләрем белән бүлешәм.
Югалту ачысы – бик нык, аңлатып бетерә алмас дәрәҗәдә. Үзәк өзелеп, йөрәк ярылыр дәрәҗәдә. Шулкадәр авыр... Әмма шушы моментта без үз-үзебезне, үз-үзебез белән сөйләшә-сөйләшә алып чыга алабыз. Һәм менә шунда әгәр дә безнең күңелебездә Аллаһыбыз бар икән, безгә чыгарга күпкә җиңелрәк.
Әгәр авыр кайгы килгән кешенең күңелендә, эчендә ныклыгы, Аллаһы Тәгаләгә булган ышанычы җитми икән, сез – аның тирә-юнендә булучылар нәрсә эшләргә тиеш буласыз.
Сөйләшкәндә без болай әйтергә тиеш: бу Җирдә бу кешенең вакыты тәмам. Һәм аны Аллаһы Тәгалә генә билгели: без туган көнебез белән киткән көнебезне, киткән сәгатебезне ул гына билгели. Без: «Их, ярдәм итә алмый калдым», «Их, мин аны саклап кала алмадым», «Их, шулай иткән булса», «Их, болай иткән булса...» диюләрнең берсе дә ярдәм итми. Чөнки бу кешенең җир йөзендә вакыты шуның кадәр генә.
Һәм без әгәр дә: «Аллаһым, мин риза, синең карарыңны кабул итәм», «Аллаһым, мин риза, синең карарыңны кабул итәм, җиңеллегеңне бир», дигән фразалар белән кычкырып үзебезгә әйтә башлыйбыз икән, безгә, чыннан да, җиңеллек килә. «Аллаһым, шушы карарыңны кабул итәм, шушыларны күтәрергә сабырлык һәм көч бир», дип кычкырып кабатлыйбыз икән, безгә бу ситуациядән чыгарга җиңелрәк.
Бар шундый ситуацияләр: бу кайгы кешенең үзенә турыдан-туры килмәгән, ләкин бу кеше шундый энергияле – ул бу кайгы эченә чумган, Мәсәлән, бер ханым баласын югалткан. Һәм аны белгән икенче бер хатын – ә аның баласы белән бар да яхшы – күз алдына китерә башлый: ә минем балам белән шулай булса, бу бит шундый авыр хәсрәт, дип уйлый ул. Теге ханымның хәленә керәм, дип, үзе дә аңламастан шул энергияне үзендә тоя башлый. Шуның белән ярсып елый башлый. Һәм шушы кайгыны күргән кебек энергия барлыкка китерә башлый.
Ә без беләбез, хатын-кыз – энергия тудыручы. Һәм менә ул шушы югалту ачысын тойган энергияне барлыкка китерә башлый. Аллаһы сакласын, шушы энергиягә нәкъ шушы вакыйганы тартып китерергә мөмкин. Һәм бу хак, кызларым.
Һәм менә шуңа күрә, нинди генә ситуациядә авырлык күргән кешеләрне күрәбез икән, әлбәттә, кайгырабыз. Үз-үзебезгә сорау бирәбез: мин аңа ничек ярдәм итә алам? Мин сиңа ничек ярдәм итә алам? Бөтен ярдәм вариантларын карыйбыз. Ләкин ул атмосферага тулысынча, минем белән шулай булса, дип уйлап чуммыйбыз. Чөнки, әйткәнемчә, без шушы энергияне барлыкка китерәбез, арттырабыз һәм үз тормышыбызга да шундый ук вакыйгаларны тартып китерәбез.
Бу арада андый энергияләрне барлыкка китерүдән сак булыгыз.
Комментарий юк