Логотип
Блоги

Утта янмаган Коръән

Узган атна ахыры безнең гаиләгә бик зур хәсрәт алып килде – Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында яшәүче бертуган сеңлем Гөлфияләрнең өйләре янып китте.

Узган атна ахыры безнең гаиләгә бик зур хәсрәт алып килде – Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында яшәүче бертуган сеңлем Гөлфияләрнең өйләре янып китте. Янгын таң белән – иртәнге сәгать өчтә, бөтен кеше изрәп йоклаганда чыга. 

Өйләре бүгенге көндә торырга яраксыз. (Шөкер, үзләре исән. Әмма янгын вакытында икенче каттан сикереп, сеңлемнең унсигез яшьлек студент кызы Алия умыртка баганасын сындырды. Аңа хәзер бик озак вакытка сузылган реабилитация кирәк булачак.)

Ике катлы зур йорттан нибары ике Коръән китабы чыкты. Сөремгә дә буялмыйча! Аңлаган кешеләргә бик күпне сөйли торган могҗиза... 

Мин бу хакта социаль челтәрләрдә дә сөйләдем. Шуннан соң язылучыларымнан: «Бездә дә шулай булган иде...», «Мин дә мондый хәлне күргәнем бар...» дигән хәбәрләр килә башлады. 
Мин шундый хатларның берсен сезгә тулысынча тәкъдим итмәкче булам. 

«Хәерле иртә, Гөлнур ханым! 
Сеңлегез гаиләсенә килгән кайгы йөрәгемә тиде.
Бу дөнья сынаулардан тора. Шушы сынауларны үтеп, алдагы көннәрдә исән-имин яшәргә насыйп итсен Раббыбыз!

Коръән турында язасым килгән иде.

Без өч дистә ел Якутиянең алмаз табучылары шәһәрендә – Удачныйда  яшәдек. Якутиягә киткәндә улыбызга 4 яшь иде. Ул инде хәзер пенсиядә, әле һаман да алмаз табу шахтасында эшли. Кызыбыз да шунда туды, ул хәзер гаиләсе белән Норильск шәһәрендә яши.

Мин Удачный шәһәренен 20 нче урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшләдем. Укытучының шул бит инде: көн дә дәфтәр тикшерү, иртәгәгә план язу, китаплар уку...
Бервакыт ирем эштән кайтты да (хезмәт хакы алган чагы булды, ахрысы – бераз салып та кайткан иде)  минем көн саен кәгазь кыштырдатып утыруымнан туептыр инде, бөтен китап-дәфтәрләремне, укучы балаларның тикшерергә дип алып кайткан дәфтәрләрен, план дәфтәрләремне берничә капчыкка тутырды да тайгага алып чыгып ут төртте. Безнең йорт артында ук тайга башлана иде. 

Кызым белән ничек кенә тырышсак та, ул безне капчыклар янына якын җибәрмәде.

Ирем эшлисе эшен эшләп, беркадәр тынычланып өйгә кереп киткәч, янып көлгә калган өем янына килеп, елый-елый кызым белән аны актара башладык. Укучы балаларның дәфтәрләре булса да исән калмадымы икән дип өметләнәбез.
Кызым шунда:
– Әни, ниндидер бер каты әйбер бар, китап, ахрысы, – ди.

Өйгә кергәч карасак – КОРЪӘН!!! Янмаган да, көймәгән дә! Башка бер генә  китап-дәфтәрне дә кулга алырлык түгел иде – янып-көеп беткән.

Кайбер кешеләр: «Укылмаган китап битләре арасына һава керми, шуңа янмагандыр ул», – диләр.
Ә мин Коръәнне еш кулга алам, сурәләрне тиз табар өчен эченә чиста кәгазь бите кыстырып куя идем. Ул чакта әле укырга өйрәнгән генә чагым иде.
Менә моны могҗиза дими ни дисең инде!

Сеңлегезнен гаиләсе дә аякка басар. Исән калган Коръән ярдәм итәр, иншааллах!»
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар