Блоги
Ундүртенче көн
Көнебез Осло белән танышуга багышланды. Шәһәрне безгә бүген, Багирның үтенече буенча, Александр исемле яшь норвегияле егет күрсәтәчәк. Билгеле, күп җирләрне мөстәкыйль гизгән, ирекле сәяхәтчеләр буларак безгә кемнеңдер ярдәме кирәк тә түгел иде.
Көнебез Осло белән танышуга багышланды. Шәһәрне безгә бүген, Багирның үтенече буенча, Александр исемле яшь норвегияле егет күрсәтәчәк. Билгеле, күп җирләрне мөстәкыйль гизгән, ирекле сәяхәтчеләр буларак безгә кемнеңдер ярдәме кирәк тә түгел иде. Әмма хуҗа кеше бу хакта тыңларга да теләмәде. Җитмәсә, көнлек чыгымнарның барысын да үз өстенә алды. Артык карышып тору файда китермәячәген без бик яхшы беләбез (Төркиядә, Кавказда бу нәкъ шулай). Шуңа күрә машинага утырдык та, киттек.
Осло – музейлар, истәлекле урыннарга бай шәһәр. Монда бар да гади, купшылык та юк. Ләкин һәр нәрсә яшәү өчен уңайлы булырлык итеп эшләнгән. Шәһәрдә яшеллек күп. Биек биналар да аз. Иң элек Ослоның иң югары ноктасы булган Хольменколлен калкулыгына тукталдык. Биредә чаңгы трамплины, дөньядагы иң иске чаңгы музее, биатлон трассасы урнашкан. Ел саен биатлон буенча Дөнья кубогы чемпионаты да монда уза. Чаңгы шуу – норвегиялеләр өчен чын-чынлап милли спорт төре, яшәү рәвеше. Шәһәр урамнарында җәйге чорда да күпсанлы чаңгычыларның махсус тәгәрмәч көйләнгән чаңгыларда йөрүләрен күрергә була. Монда җәйге чорда да чаңгы ярышлары үткәрелә. Ярышларда патша гаиләсе дә актив катнаша. (Норвегия – ул патшалык.) Чаңгы музее белән танышып чыкканнан соң, бу төр спорт белән шөгыльләнү теләге бермә-бер арта. Музейда төрле тарихи экспонатлар белән беррәттән, 40 яшендә сигезенче тапкыр Олимпия уеннары чемпионы булган Бьордаленның спорт җиһазлары да саклана. Милли горурлык!
Киләсе тукталышыбыз Кон-Тики музее. Бу музейда атаклы сәяхәтче Тур Хейрдалның эшчәнлеге турында мәгълүматлар, аның җитәкчелегендә Атлантик һәм Тын океаннарын йөзеп чыккан Кон-Тики, Ра исемле көймәләре урнаштырылган. Кон-Тики музеен барып карарга һәр кешегә киңәш итәр идем. Менә монда ул – чиксезлек, омтылыш, иреклек... Үзебез дә бу урыннан зур тәэсирләр белән киттек.
Минем өчен Ослодагы тагын бер мөһим урын – ул Тынычлык өчен Нобель премиясе үзәге. Нобель премиясен ел да Швеция башкаласы Стокгольмда тапшырыла. Әмма берсе генә – Ослода. Аңа, кыска гына итеп әйтсәк, дөньяда тынычлык, тигезлек урнаштыруга хезмәт иткән кешеләр лаек була. Тынычлык премиясенә ия булу – ул минем дә матур бер хыялым. Әлеге үзәккә эләккәч, шушы хыялыма бераз гына якынайган кебек булдым.
Бу – безнең Норвегиядәге соңгы кичебез. Төнлә без паромга утырып Даниягә, аннан Германиягә юл алабыз. Бу илдә уздырган 11 көн безгә яңа хисләр, ачышлар, тәҗрибә бүләк итте. Бик теләп тә, барып җитә алмаган урыннар да булды билгеле, әмма күңел сизә: Алла боерса, без монда кабат кайтачакбыз. Шушы урында сәяхәтебезнең беренче өлеше тәмам.
-
Проза
Кысыр
Ә бала булмады да булмады. Саниягә «баласыз» мөһере басылды. Елдан-ел холыксызлана, тотнаксызлана барган ире, эчкән йә талашкан саен, кеше-мазарга карап тормастан: «Кысыр!» – дип кычкырды. Шушы бер сүз белән хатынының авызын ябып, изеп ташлый иде...
-
Күңелеңә җыйма
Әлфис җыры
Әлфис баянын алып, көен дә уйнап карады. Үзенең күзләрендә яшь... «Рәхмәт, егетләр! Мин әле аны яттан өйрәнеп бетерим», – дип, безне озатып калды...
-
Күңелеңә җыйма
Кызым, мине аңла инде!
Халыкта «ирен биргән, җанын биргән», диләр бит. Әллә соң... Тәрәзәне ачасың да... 8 нче каттан аска ташланасың... Бер мизгел, тынлык.. Газапланулар юкка чыга, бар да бетә...
-
Күңелеңә җыйма
Ирегезнең кызын үстердем
Талиянең иренең кырыгы гына узган иде. Беркөнне алар ишеген бер чибәр генә ханым шакыды. – Хәерле көн! – дип елмайды ул кызыл иреннәре белән. – Сез бит Рәис Галиевичның тол хатыны?
-
Арабыздан беребез
Унбишенче каттан бер караш
– Таксига утырып бераз баруга, алар барысы да диярлек миңа: «Гафу итегез, ә сезгә бер сорау бирергә мөмкинме?» – диләр. «Сорагыз, сора! Минем өчен ул хәзер: «Хәлегез ничек?» – дигән сорау кебек», – дим. Көлешәбез аннары... Кая гына барсаң да, кем белән генә танышсаң да, гадәттә, сүз шушыннан башлана бит. Элегрәк бу сорауга җавап бирү ошамый иде миңа, ә хәзер аңа бик тыныч карыйм...
Комментарий юк