Блоги
Туган көн уңае белән уйланулар
Балаларның туган көннәрендә әниләргә нигә моңсу була икән, белмисезме?
Вакытның тиз узганын елның шушы көнендә тагын да ныграк тойгангамы?
Балаларның туган көннәрендә әниләргә нигә моңсу була икән, белмисезме?
Вакытның тиз узганын елның шушы көнендә тагын да ныграк тойгангамы? Әллә ул көннең бөтен нечкәлекләрен кабат хәтердән уздыргангамы? Безнең хәтерне кыска дияргә яраталар, әмма бу әни булган көнебезгә кагылмый бугай.
И-и, аны беренче тапкыр кулыңа алган мизгелләр...
Балага узуга дигәндәй, аның кызмы, малаймы икәнен алдан әйтеп куеп, бәби көтүнең ниндидер бер серен, көтү шатлыгын бетерделәр кебек тоела миңа хәзер. Могҗизасын! Бүгенге яшьләрне шуның өчен кайчак жәлләп тә куям. Без беренче баланы көткәндә УЗИлар инде булса да, аны булачак бөтен әни дә узмый иде әле. Ниндидер тайпылышлар бар дип шикләнгәндә генә юллама бирәләр иде. Кая ул әлеге кабинеттан карыныңдагы балаңның беренче фотосурәтен тотып чыгулар! (Аның каравы, безнең балаларның (дөресрәге, беренче балаларның) фотосурәтләр белән тулы альбомнары бар. Бүгенгеләр сабыйларын сәгать саен фотога төшереп торса да, ул сурәтләр барысы да диярлек электрон хәлдә генә саклана: телефон яки компьютер белән берәр нәрсә булса, барысы да, димәк, юкка чыгачак.)
Бәбиләгәндә ирең янәшәңдә торырга мөмкин дип күз алдына да китермәдек. (Бәби табар вакытым якынлашканда, Ринатка гел бер сүзне кабатладым: «Минем тулгаклар башлангач, телевизор карама!» Үземчә ир-ат һәм хатын-кызлар арасында кечкенә генә булса да бер гаделлек урнаштырырга тырышуым иде бугай бу: мин тилмергәндә нинди кино карау ул! Корсаклы хатынга кем каршы килсен инде?! Ул гел: «Ярар», – диде. Телевизоры ул көнне эшләп торгандырмы, юкмы, анысын белмим, соңыннан бу хакта сораганымны хәтерләмим.)
Кесә телефоннарының барлыгын белми идек әле: бала тудыру йортына безнең хәлне белергә килүчеләр белән хат аша гына аралаштык. (Ул хатларның барысын саклыйм! Сирәк кенә булса да, аларны укыйм да, шул бәхетле сәгатьләргә кире кайтам... Кызганыч, бүгенгеләрдә боларның берсе дә булмаячак: ватсап бүгенге язышуларны иртәгә үк юкка чыгарырга мөмкин ләбаса.)
Әллә кайларга кереп киттем... Ул көннәрнең һәр мизгеле истә дип юкка гына әйтмим бит. Кичәге кебек истә... Борылып карасаң, инде әнә 23 ел узган да киткән.
162 сантиметрлы буем белән быел мин өйдәгеләр арасында иң кечкенәсе булып калдым. Төпчеге дә соңгы ярты ел эчендә кинәт буйга тартылып, мине узып китте. Башта бу хәл сәеррәк тоелган иде. Балалар гел кечкенә булып торырлар кебек бит ул... Хәзер инде күндем. Монысы белән теләсәң дә, теләмәсәң дә килешәсең. Ә менә аларның тормышта инде күп нәрсәне үзләре хәл итүләре белән килешү авыррак: миңа гына түгел, бөтен әниләргә шулайдыр бу. (Тик бу алар үз иткән, гашыйк булган, яраткан кешеләргә кагылмый! Аларны – берсүзсез кабул итәсе, яратасы, үзеңнеке саныйсы. Синең балаңны иң якын кеше итеп санаган берәүне ничек читкә этәрәсең ди?! Алай дөрес булмый бит ул. Мин шулай уйлыйм. Әлегә, дияр кемдер. Әйдәгез, киләчәк өчен алдан юрап куймыйк әле. Яхшыга өметләник.)
«Мин бик үк әйбәт әни түгел бугай...» Мондый уйлар бөтен әниләрнең дә башына килә бугай ул. Миндә дә булгалый. Бигрәк тә бүгенге яшь әниләрнең берәрсе белән очрашкач. Кайберләре бала тәрбияләүгә шулкадәр җитди карый, аларны тыңлаганда үзеңне уйлыйсың да, оят булып китә. Алар укыган әдәбият, алар белгән ысуллар, алар балаларны йөрткән түгәрәкләр, мәктәпләр, секцияләр... Ә без... Без үзебезнекеләргә китап кына укыдык. Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Шәүкәт Галиевнең күп шигырьләрен әле дә яттан сөйли алам. Белеп торам, үз балалары тугач, аларга уку өчен минекеләр шул китапларны эзләячәк. Рәссам Фәридә Хәсьянова рәсемнәре белән бизәлгән китапларны. Кызык, Булатның улы яки кызы да Тукайның «Шүрәле»сен укыган саен әтисе кебек Шүрәлене жәлләп елармы икән?!
«Мин балаларга берни бирмәдем бугай...» дип үртәлә башлаган чакларда, үземне тизрәк туктатырга ашыгам. Әллә безне тәрбиялибез дип, әти белән әни махсус нидер эшләделәрме? Юк шикелле. Ә бит гомер итәр өчен иң кирәк кыйммәтләр ничектер барыбер салынган...
Бирмәдем дип...
Бала нәрсә белән шөгыльләнергә теләде – без шуңа каршы килмәдек. Монысы иң мөһиме түгелмени?
Булат: «Рәсем ясыйсым килә», – дип, мине рәсем түгәрәгенә үзе җитәкләп алып кергәндә, аңа әле 5 кенә яшь иде. Аннан чират сәнгать мәктәбенә җитте. Шуннан китте инде... Яңа гына «Ак чәчәкләр» бульварен ачтылар Казанда. Фейсбукта ачылыштан куелган фоторәсемнәр күрдем дә, елмаеп куйдым – бу хәрефләр бит иң элек безнең өйдә туды. Булат әтисе юлыннан китте – дизайнер һөнәре сайлады дисәм дә, без аның белән икебез дә сүзләр белән эшлибез: мин сүзләрдән җөмләләр төзәм, ул хәрефләрне, сүзләрне ясый. (Сүзләр татарча булганда, ул еш кына: «Әнием, кара әле, дөрес язылганмы?» – дип миңа да күрсәтеп ала. Бу заказын эшләгәндә дә шулай булган иде. «Татарча «Бульвар «Ак чәчәкләр» дип әйтмиләр, «Ак чәчәкләр бульвары» була», – дидем. Булат үз сүзендә каты торды: «Әнием – журналист, ул татарча яза, ул белә», – дип, заказ бирүчеләрен барыбер үз ягына авыштырды.)
...Балалар үсә – аларның туган көнендә шуңа моңсуланасың бугай. Дөресрәге, сөенәсең һәм моңсуланасың. Гомер әкерен генә үтеп барганын аңлыйсың.
Тагын бер кат: «Мин нинди әни?» – дигән сорауга җавап эзлисең. Һәм һәрвакыт үзеңне нидер эшләп, нидер биреп бетермәгән кебек тоясың. Бик күпне биргәнеңне аңласаң да.
Алар – идеаль түгел, әмма алар минекеләр. Безнекеләр.
Тагын бер кат барысын да яңадан үтәсе булса, мин бары тик аларны – Булат белән Азатымны сайлар идем.
Әни итеп мине сайлаганнары өчен рәхмәт әйтә-әйтә.
-
Күңелеңә җыйма
Чын мәхәббәт бар ул, бар!
Мәхәббәт... Ап-ак кар явып, бераз буранлап торган кичтә кап-кара тун киеп килеп керде ул минем тормышыма. Әйе, әйе, ак атка атланган ак киемле принц түгел, нәкъ менә кара тун кигән егет. Ясалма мехтан тегелеп, елкылдап торган андый тун модада булса да, аны кулга төшерү шактый кыен иде әле ул заманда. Егетем дә аны ЦУМда эшләүче танышы аркылы юнәткән булган. Әгәр дә мин утырып кайтасы автобус шоферының игезәк туганында да андый тун булмаса, бу мәхәббәт кыйссасы, бәлки, язылмый да калыр иде.
-
Күңелеңә җыйма
«Кышкы чия». Җыр тарихы
«Кышкы чия». Сылу, чая, янып торган хатын-кызның эчке дөньясын, матурлык серен, нечкә күңелен ача торган җыр ул. Хатын-кызның бәхете – яратуда, мәхәббәт газапларында. Шул халәтендә ул тулышып пешкән, төрле төсләре белән балкыган кышкы чияне хәтерләтә, диләр...
-
Арабыздан беребез
Ана булу өчен чикләр юк
«Сезгә аборт ясатырга кирәк!» Балачакта кичергән яман шеш авыруын сылтау итеп, табиблар консилиумы аңа шулай дип әйтә. Ләкин 16 ел буе коляскада утырган Гүзәл ЛАТЫЙПОВАга бу сүзләр мәгънәсез булып тоела. Ул бу бәхеткә урау, сикәлтәле юллар аша килде. Аның баш тартырга хокукы юк. Баладан баш тартып буламы ул?! Хәтта сәламәтлегең куркыныч астында булса да... Инде күпме сулар акса да, үзенең дә балалар йортына килеп эләгүенә һаман ышана алмый. Әни җылысын тоеп үскән кызның үзенең сабыен табасы да, багасы да килә...
-
Арабыздан беребез
«Без – үлән ашап үскән буын, шуңа нык»
Саба районында яшәүче 87 яшьлек Люция апа Галәветдинова инде 18 ел буе һәр атна саен бассейнга йөзәргә йөри. Аның тормыш шигаре – «Хәрәкәттә – бәрәкәт». Сәламәт яшәү серләрен белер өчен Люция апага шалтыраттык.
-
Театр
«Лу»: тугрылык кыйссасы... хисләрсез генә
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа офыкларына таба юлга чыкты. Сезонны театр яңа премьера белән башлап җибәрде. Ул шагыйрь Хәсән Туфан белән актриса Луиза Салиәскәрованың мәхәббәте турында. Авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – Айдар Җаббаров.
Комментарийлар
0
0
Сырнын рецептын безгэ дэ языгыз эле
0
0
0
0
Яратам сезнен яззмаларны! Укып туймаслык! Сөйләшеп утырган күк., якын кешең кук..
0
0
0
0
Әни буларак, бик таныш тойгылар. Рәхмәт!
0
0
0
0
Мин уйлап-уйланып йөрим, ә Гөлнур мин эчемнән генә уйлап йөргән хисләрне сизгән кебек, нәкъ мин уйлаганны язган һәм укучыларга тәкъдим иткән була. Афәрин, Гөлнур! Кешенең, бигрәк тә аналарның, иң бәхетле, иң рәхәт чаклары - бала үстергән еллары дип уйлыйм. Их, беразга гына шул мизгелләрне кайтарып булса. Гөлнур, сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗат уңышлары сиңа!
0
0
0
0
Мин уйлап-уйланып йөрим, ә Гөлнур мин эчемнән генә уйлап йөргән хисләрне сизгән кебек, нәкъ мин уйлаганны язган һәм укучыларга тәкъдим иткән була. Афәрин, Гөлнур! Кешенең, бигрәк тә аналарның, иң бәхетле, иң рәхәт чаклары - бала үстергән еллары дип уйлыйм. Их, беразга гына шул мизгелләрне кайтарып булса. Гөлнур, сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗат уңышлары сиңа!
0
0