Блоги
Туфлиләрегез ничә пар?
Туфли дигәннән. Санап караганыгыз юкмы, сезнең менә ничә аяк киемегез бар? Күп түгел, дигән кешенең дә бер чүәк кенә түгел бит инде хәзер.
Чигәләрдә чал чәчләр дә,
Күз төбендә күләгәләр.
Сиңа кайтам, гомеремне
Кыл урталай бүлсәм әгәр.
*
Унҗиде яшь ярым иде
Сөю килгән алсу җәйдә.
*
Тоташ зәңгәр киенәм имеш,
Килешә иде миңа зәңгәр.
Аякларда чүәк иде,
Әткәм тегә торган иде.
Үкчәле бер туфли кию
Эшкә ашмас хыял иде.
*
Кичкә бүген танцы була,
Кил, яме, дип карап калдың.
*
Кич клубка бармадым шул.
Ул көнне дә, аннан соң да.
Чүәк белән ничек биеп
йөрим кеше арасында.
Әйтмәсәм дә, мөгаен, күпләрегез таныгандыр инде, әйе, Клара Булатованың «Сиңа кайтам» шигыреннән бу юллар. Авыл клубы сәхнәләреннән үзешчәннәр сезнең якта да еш сөйләгәннәрдер аны. (Әгәр алай-болай бер дә ишетергә туры килмәгән булса, кул астында шагыйрәнең шигырьләр җыентыгы да ятмаса, интернеттан эзләп тыңлый аласыз. Мин үзем Зөлфирә Зарипова сөйләгән вариантны таптым. Тагын вариантлар бар дип беләм.)
Зәңгәр күлмәге белән кич киеп чыгарга биек үкчәле туфлие булмаганга күрә генә шигырьдә «мин» дип сөйләүче Кыз үзенә сүз дәшкән Егет белән очрашудан баш тарта. Бер чакырып карый аны егет, ике, өч... «Туфлием юк», дип әйтә алмый бит инде: кайсы көнне «эшем күп», ди Кыз, «чыга алмыйм» ди, кыскасы, сәбәпләр гел табып тора. Ә Егет аның кире кагуларын, күрәсең, башкача аңлый – бүтән берәүне озата китә. Кызның шәфкать туташыннан биек үкчәле туфлиен сорап торган кич була ул...
Сез бу шигырьне тыңлаганда ниләр уйлыйсыздыр, белмим, ә мин һәрвакыт: «Их, аңа берәр туфлиемне бүләк итәргә иде!» – дип утырам. Хәтта кайсын бирергә икәнен дә беләм: ул туфли аның зәңгәр күлмәгенә туры килергә дә тиеш бит әле. Язмышларын үзгәртәсе, аларның икесен дә бәхетле итәсе килә...
Туфли дигәннән. Санап караганыгыз юкмы, сезнең менә ничә аяк киемегез бар? Күп түгел, дигән кешенең дә бер чүәк кенә түгел бит инде хәзер. (Кызык, «Ә мин менә ничә еллар инде бер чүәк кию турында хыялланам», – дисәм, шигырьдәге кыз бала ни дияр икән? Җиңел, аякта сизелми дә, очып кына тора торган бер чүәк. Әлбәттә, татар бизәкле! Нигәдер, үзем теләгән төсләрен очрата алганым юк. Хәзер махсус тектерергә дә мөмкин, әлбәттә. Тик бу эшкә тотынырга һаман кул җитми.)
«Миндә ничә аяк киеме бар икән?» – дигән уй юктан гына башка кермәде. Беркөнне улым телефоныннан фото күрсәтә:
– Әнием, кара әле, безнең белән эшләүче Лилиянең аяк киеме никадәр! – ди.
Ишек төбенә рәт-рәт тезелгән кроссовкиларның күплеген күреп кем дә шаккаттыр!
– Йөз пар бар лабаса монда!
– Юк, 95 кенә. Ире белән икесенең кроссовкилары болар. Тик хәзер алар, чыннан да, йөзгә тулгандыр инде. Бу фотоны ул яз башында төшергән. Аннан соң тагын берничәне алды инде ул үзенә.
Икесенә бүлсәң дә барыбер аз түгел бит! Әлеге фотоны кызык өчен танышларыма да күрсәткәләдем. Кемдер шунда ук: «Белешмәдеңме, кайда саклыйлар икән бу кадәр аяк киемен?» – дип сорады. Барысын бергә ишек төбенә чыгарып тезүләре фотога төшерү өчен генә, билгеле. Минем үземне башка сорау кызыксындыра әле: үзләрендә нинди кроссовкилар барын ничек хәтерләп бетерәләр икән? Кайсы кайда, нинди капта ятканын ничек беләләр? Иртән эшкә чыгып киткәндә, ничек тиз генә табып алалар?
Кемдер: «Ул кыз, мөгаен, туфли дә киядер бит. Улыңнан сорамадыңмы, икенче бүлмәдә шуның кадәр туфлиләре дә тезелеп тормыймы икән соң?» – диде.
Сорадым. «Җәе-кышын кроссовкидан йөри, туңмый, ул бит рульдә. Ә туфли кигәнен бер тапкыр да күргәнем юк», – диде.
Хатын-кыз кайчакта туфли дә кияргә тиеш икәне, аны үкчәле туфли ничек үзгәрткәне, тышкы кыяфәтенә генә түгел, үз-үзен тотышына, эчке халәтенә дә тәэсир иткәне хакында сөйләшүне икенче юлга калдырыйк. Бар, Кэрри Брэдшоу кебекләр үзебезнең арада да бар! Хезмәт хакын яңа аяк киеменә генә туздыручылар дим. (Фотодагы кроссовкиларның барысы да «фирменный»лар икәнен әйтмәдем бит әле. Ә алар арзан тормый!) «Секс в большом городе» телесериалының төп героинясы Кэрри Брэдшоу (ул рольне Сара Джессика Паркер уйный) «аяк киеме өчен аерым гардероб бүлмәсе һәр хатын-кызда булырга тиеш» дигән фикергә безне тәмам ышандырып бетерде инде. Хәер, аның кебек «туфлиләрем күлмәкләремнән күбрәк булсын иде» дип хыялланырга үзебез дә булдырабыз анысы. Тик Кэрри Брэдшоуга барыбер җитеп булмастыр. Ул бит атаклы дизайнер Маноло Бланик туфлиларына гына гашыйк!
Язганнарымны укыган арада кызык өчен генә күңелегездән санамадыгызмы: аяк киемнәрегез ничәү булды инде? Белгечләр һәр хатын-кызның гардеробында 18-20 пар аяк киеме булырга тиеш диләр. («Ким дигәндә!» – дип тә өстиләр әле!) Бу инде елның дүрт фасылын да кушып санаганда. Яңгырын, карын, салкынын, эссе көннәрен исәпкә алганда. Әмма, минемчә, күплегенә караганда аяк киемнәренең никадәр җайлы булуы күпкә мөһимрәк. Хатын-кыз көнгә ике тапкыр бәхетле минутлар кичерә: иртән – биек үкчәле туфлиләр киеп өйдән чыгып киткәндә, кич исә шул туфлиләрне салганда, диләр бит. Уенын-чынын кушып әйтсәләр дә, хаклык бар бит бу сүзләрдә! Матурлыкка караганда, күп вакыт җайлыны сайларга кирәклеген соңрак аңлыйсың шул.
Без, гомумән, күп нәрсәне соңарып аңлыйбыз шул.
«Сиңа кайтам» шигырендәге Кыз да, очрашуга барган очракта, аның аягына ни кигәненә Егетнең бөтенләй игътибар итмәгән булуын соңрак аңлагандыр. Берәү икенче берәүгә күлмәгенең төсе, туфли үкчәсенең биеклеге өчен гашыйк буламени?!
Ә туфлине барыбер бирәсе килә...
-
Күңелеңә җыйма
«Акыл чыбыгы»ннан акыллырак әниләр
...Алты баласын, тормыш иптәшен, үз әнисен, бианасын тәрбияләп ашаткач, әнкәй үзе дә өстәл янына килеп утыра. Чәен ул чынаякка салып эчә. Әмма авырайган күз кабаклары йомыла да, әнкәй өстәл артында утырган килеш йокымсырап китә. Кайнар чәе өстенә түгелеп, пешә күрмәсен дип котым алына. Сак кына аның кулларына кагылам: ул уянып китә, миңа карап елмая...
-
Проза
Безнең кызлар шундый!
Сезнең игътибарга Чечен Республикасының халык язучысы Адиз Кусаевның чечен хатын-кызларының тапкырлыгын ачкан хикәясен тәкъдим итәбез.
-
Күңелеңә җыйма
«Кайгы» дип юраган бәхет
– Кызым, туктап кына тор әле, – диде ул, тавышын мөмкин кадәр йомшартып. – Бер генә сүз әйтәм. Алла хакы өчен тыңла. Язмышыңны укып бирәм, йөрәгеңдәге серләреңне ачам. Синең күңелеңдә зур борчу бар. Күзләрең әйтеп тора бит моны. Әйдә, багып кына карыйм, бәхетеңне күрсәтим…
-
Күңелеңә җыйма
Путинга рәхмәт әйтеп аша
Хөкүмәт түләгән пенсия сыерыма да, үземә дә җитә. Малкаема ашарына биргән саен кабатлыйм: «Путинга рәхмәт әйтеп аша, ул биргән пенсия икебезгә дә җитә, бозауга да кала», – дип әйтәм. Акчаң булса, әзер азыкны ике еллык итеп китереп куялар.
-
Күңелеңә җыйма
Син үгидер, ә мин нәкъ әбием төсле
Минем өчен бу көтелмәгән очрашу иде. Ә ул, сөйлисен күңеленнән үткәреп, көтеп алган. Юл уңае урам башындагы бер йортка сугылдык. «Дөрес барабызмы», – дип юл гына сорыйсы идем. Күңел тарткан капкага кагылдым. Нәзилә апа белән шулай таныштык. Пенсиядә икән үзе. 13 ел почтада эшләгән, аңа кадәр ярты гомер дигәндәй умартачы булган. Теле телгә йокмый, тыңлап кына торасы килә аны. Җитмәсә, «мин сине көттем» ди бит. Бер белмәгән, бер уйламаган кеше, югыйсә.
Комментарий юк