Логотип
Блоги

Төрмәдән хатлар

Мин бу хатларны егерме елдан артык саклыйм инде. Юк, юк, минем өчен һич тә кадерле хатлар түгел алар. Дөресен әйткәндә, аларны язган кешеләрне бөтенләй белмим дә. Аннан – хатларның төп нөсхәләре дә түгел әле бу, күчермәләре генә.

Мин бу хатларны егерме елдан артык саклыйм инде. Юк, юк, минем өчен һич тә кадерле хатлар түгел алар. Дөресен әйткәндә, аларны язган кешеләрне бөтенләй белмим дә. Аннан – хатларның төп нөсхәләре дә түгел әле бу, күчермәләре генә. 

...Тулай торакта яшәгән чагыбыз. Күрше хатынның иренең бер туганын нәрсә өчендер төрмәгә утырттылар. Аның янына барып кайткач, Наилә миңа шушы ике хатны тотып керде берсендә.
– Зонада утыручылар, хат язалар да, таш бәйләп, тимер чыбыклы койма аша аны урамга, юлга ташлыйлар икән. Ә «передача» китерүчеләр, әлеге хатларны күрсәләр, алып адрес буенча илтеп тапшырырга тиешләр. Шундый тәртип икән анда... Безгә бүген ике хат ыргыттылар. Конвертны ябыштырмыйлар икән. Мин аларны ачып укыдым инде – кемгә, нинди хәбәр белән барасыңны белмичә, ничек эзләп чыгып китәсең?! Син дә күз сал әле, журналист кешегә, бәлки, кызык тоелырлар...
Наиләнең иреннән качырып кына без хатларны күчереп язып алдык ул вакытта. (Хатын-кызга мондый тарихлар бик кызык булуын ир-ат аңлыймени ул?!) Шуннан бирле кәгазьләрем арасында яталар да яталар. Кайчак нидер эзләгәндә килеп чыгалар да, саргаеп беткән бу хатларны кулыма алып, кабат укыйм. Ул кешеләрне, аларның язмышларын күз алдыма китерәм. Ниләр булып бетте икән алар белән? Бу сорауларга мин инде беркайчан җавап тапмам... 
Бүген инде, белүемчә, төрмәдәгеләр дә хат язып мәшәкатьләнми. Барысын да телефон алыштыра. (Тимер чыбык белән уратып алынган ул йортта кесә телефоннарыннан файдаланырга ярамый, әлбәттә. Тик ярамыйга – карамый!.. Танышымның улы утыра, шуннан ишетеп беләм: сакчылар телефоннарын табып ала торалар, моннан, ниндидер юл белән, яңасын тапшыра торалар.)
Чит кешеләрнең хатларын кайчандыр менә шулай сүзен-сүзгә күчереп алганга, инде сезгә тәкъдим иткәнгә гаепләмәссез шәт. Уйланыр, гыйбрәт алыр урыннар шактый анда. Мин аларның күчермәләрен, мөгаен, ул чакта шуңа калдырганмындыр да.  
Бер-берегезнең кадерен белегез! Янәшәдә, яныңда чакта кадерен белегез...
Һәм... Ходай безнең һәркайсыбызны ялгышлардан сакласын! 
 
Беренче хат
«Исәнме, Алсу?!
Син нәрсә, оятыңны бөтенләй югалттыңмы соң, әллә аны да сатып эчтеңме? Нишләп үзең хакында бер нәрсә хәбәр итмисең миңа, хатларыма да җавап бирмисең, зонага да килмисең? Аз булса да намусың калдымы соң әллә, шуңа миннән ояласыңмы? Тик үзең дә аңлыйсыңдыр, гел болай дәвам итә алмый бит инде. Иртәме, соңмы, син минем бу сорауларга җавап бирергә тиеш ләбаса. Син бит үзең гел әйтә идең: «Сине алыштырырлык кеше тапсам, бу хакта иң беренче булып беләчәксең, турыдан-туры әйтеп язачакмын», – дип. Ә хәзер нәрсә, кыюлыгың җитмиме? Борчылма, башымны элмәккә тыгарга җыенмыйм. 
Иң якын, иң кадерле кешеңнең сиңа хыянәт итүен белгәч, башка бөтен җиргә караганда да, зонада җан ныграк әрни бугай. Син бик нык ышанган, якын иткән кеше шулай эшләсен әле! Моның ничек авыр булуын син үзең дә яхшы аңлыйсыңдыр. Тик шулай да син инде миңа икенче кат хыянәт итәсең. 
 
Кызганыч, Галия белән килгән чагыңда сине күрә алмадым. Сез Илшат белән сөйләшкән чагында, без Андрей белән аста басып тордык, мент бар иде – түбәгә менеп булмады. Китеп кенә торырсыз да, кабат килерсез дип өметләнгән идем, мине күрмичә китәрсең дип уйламадым да. Ә сез кире килмәдегез. Ул көнне түбәдә ике сәгать көттем сине. 
Аннан соң Галия Илшат янына ун тапкыр килгәндер инде, ә син төкереп тә бирмисең. Исеңдә дә юк. Нишләргә җыенасың соң? Ун ел бергә яшәгән елларны җиңел генә сызасың да атасыңмы? Үземне жәлләтергә җыенмыйм, синең каршыңда гаебем дә юк. Бер синең генә ирең утырмый, тик бөтенесе дә ирләре янына килү юлын онытмыйлар бит. Эчәргә дә сабышмыйлар.
 
Алсу, әгәр килсәң, сине битәрли башлармын дип уйласаң, ялгышасың. Теләсә кайсы көнне килә аласың, Альбертны да алып килә алсаң, тагын да әйбәт. Сәгать 4 тән 4.30 га кадәр безнең тикшерү, ул вакытта түбәдә беркем булмый, ә башка чакта анда һәрвакыт кемдер була. 8 нче отрядтан дип, мине яки Андрейны сора, ул мине табар. Кичке 6да килсәң бигрәк тә әйбәт, ментларның ул вакыт пересменка. 
Мин сине бик каты көтәрмен, яме. Әгәр инде безнең арада бар да бетте дип саныйсың икән һәм бу хакта үзеңнең миңа язарга йөрәгең җитми икән, минем әнигә булса да әйт син аны. Әйтмәсәң, аның почта ящигына булса да язып сал – ә ул миңа язар. Безгә тиздән кемгә, кайчан свидание бирәчәкләрен әйтәчәкләр. Әгәр килергә уйласаң, акча эзли башла. Әгәр бу свиданиега килмисең икән инде, безнең арада чыннан да барысы да бетте дип санарбыз. 
Әгәр килергә җыенсаң, тартырга алып кил әле, тагын чәй, ашарга берәр нәрсә, вермишель, борчак, дөге. Җаең, акчаң булса инде. Без монда үзебез пешереп ашыйбыз. Һаман кеше өстеннән ашарга оят бит. Андрейдан, Стастан, башкалардан яхшы түгел. Алар янына атнага 2-3 тапкыр килеп китәләр, мине генә белүче дә юк. Алган әйберләреңне кечкенә-кечкенә итеп яхшылап төр. Урам яктан берәр егеттән эчкә атырга сорарбыз. Башкалар шулай эшли. Бер нәрсә ала алмасаң да, акчаң булганын көтмә, барыбер кил. Буш кул белән килсәң дә барыбер көтәм мин сине. Әмма, зинһар, эчеп килмә. Исерек килеш килеп йөрәгемне генә авырттырып китәсең. Башкаларның бездән көлүен дә теләмим. Барысын да оештырам, читләрдән башка, икәү генә калып сөйләшербез, яме. Тик син бу хатны алуга кил генә, ярыймы. Нәрсәләр уйлыйсың, эчеңдә ниләр йөртәсең – барысын да яз, яме. Сөйләшкәндә бөтен сүзне әйтеп бетереп тә булмый, ә кәгазьгә төшерә аласың. Ул хатны, килгәч, конвертка салмыйча гына, миңа эчкә ыргытырсың. 
Ярый, хатымны тәмамлыйм, бетте бугай. Сүз бирәм, килсәң, нигә моңарчы килмәдең, дип, авызымны да ачмаячакмын. Бик-бик көтәм.
Үбеп – Илгиз, әлегә синең Илгиз...»
 
Икенче хат 
«Исәнме, кадерле һәм яраткан кешем минем! 
Диана, синең язган хатыңны алдым, әмма шунда ук җавап бирмәдем, үземнекеләр белән свиданиене көттем. Инде менә язам. Алар белән очрашудан чыктым да, шунда ук язарга утырдым. Абый белән аның хатыны килгәннәр иде.   Җиңги яныбызда булмаганда синең хакта да бик озак сөйләштек. Ул минутларда җаныма син шундый җитмәдең, бәгырь! Гаиләгезне җимерә язган  өчен миңа бик оят та булды, әмма үземне бер нишләтә алмыйм бит! Синнән башка, синең хатларыңнан башка ничек яшәячәгемне күз алдыма да китермим.  
 
Абый әйтүе буенча, сезнең өйдә анда хәзер азрак хәлләр җайланган икән. Син үзең хәл ит инде, җаным. Шулай кирәк икән, хат язуыңны туктата да аласың. Миңа бик авыр булачак, әлбәттә, әмма ничек тә түзәрмен. 
Сине бер минут та онытканым юк. Уемда гел син. Элеккегедән дә күбрәк яратам бугай. Монда бик күп нәрсәне аңладым мин. Элек игътибар да итми яныннан узып кына киткән нәрсәләрне дә. Иң авыр минутларымда миңа син ярдәм иттең.  Минекеләрне санамаганда, билгеле. Моның өчен шундый-шундый рәхмәтлемен сиңа! «Сине аннан чыгарыр өчен күпме түләргә кирәк икән?» – дигән сорау да бер сине генә борчый бугай. Бу хакта безгә хыялланырга да ярамый әле. Җаныкаем минем, башыңны да ватма, миңа иреккә чыгарга әле иртәрәк. Әле вакыты җитмәгән.
Алтыным минем, үзеңне дә, балаларны да сакла, минем сезнең хакта бер минут та онытканым юк!
Кысып-кысып кочаклыйм һәм үбәм. Әлегә сау бул!» 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар