Логотип
Блоги

Шундый зур проблема дип уйлыйсың, ә ул...

Бу атна башында эшкә килсәк, кабинетыбыздагы кондиционер эшләми.

Кызлар: «Әллә пультының батареясы гына беттеме икән, дип, аны да алыштырып карадык, юк, барыбер эшләп китмәде», – диләр. 
Кабынган да кебек үзе, ләкин суытмый. 
Кәефебез төште. Ватылгандыр, шактый иске бит, төзәттереп тә булмас инде, дибез. 

Җил йөрсен дип, ишек-тәрәзәләрне ачып куйдык. Әмма урамнан да, коридордан да кызу һава гына керә шул. Җитмәсә, якын арада көннәр эсселәнгәннән- эсселәнә генә барачак дип  вәгъдә итәләр.

Кондиционер инде бөтенләйгә сүнгәндер, дип, мастер чакыртырга да ашыкмадык. Үпкәләр хәл юк: эшлисен эшләде инде ул. 

Ике көннән соң, бүлмәдәшебез Алсу коридордан мастерны ияртеп керде. Безнең этаждагы кайсыдыр кабинетка менгән булган икән. 
Ишектән ул да:
– Булмас, кызлар, булмас! Яңасын алырга вакыт җиткәндер инде, – дип керде.

Без дә шулай дип уйлыйбыз да, тик тиз генә хәл итә торган проблема түгел шул ул. Ә безгә кондиционер бүген кирәк – безгә бүген эссе. 

Мастер, билгеле инде, иң элек пультка тотынды. Ике генә төймәгә басты һәм...  кондиционерыбыз эшләп тә китте. Бар да тәртиптә булган икән: чынлап та, батареясы беткән һәм аны алыштырганда, күрәсең, ялгыш ниндидер кнопкаларга басылган. 
Проблеманы хәл итәргә ике минут җитте. Нибары ике минут! 

Мастерны озатуга иртән интернетта укыган юллар искә төште. Язучы, блогер Марта Кетро үзе белән булган бер очракны сөйли. 

«Берсендә ике ел кайнар сусыз яшәдем, – дип яза ул. – Дөресрәге, кухняда бар иде ул, ә менә ваннада тамып-тамып кына тора. Юынып чыгам дисәң, түземлегеңне җыеп, 40 минут тирәсе көтәргә кирәк. Ә без иртән дә, кичен дә коенып чыгарга гадәтләнгән... Юынып алыр өчен генә дә һәркайсыбызга сәгать ярымнан да артык вакыт кирәк иде. 

Билгеле инде, бу проблема чыгуга – кайнар су акмый башлауга, иремә: «Сантехник чакыртырга кирәк», – дидем. 
Әмма ул:
– Без бит монда вакытлыча фатирда гына торабыз... Торбалар искергән... Син нәрсә, әллә капиталь ремонт ясарга, стеналар җимерергә тотынырга җыенасыңмы? Әйдә, түзәрбез, – диде.

Түзеп яши башладык инде шулай итеп. 

Нәрсә сәбәп булгандыр, хәзер оныттым инде, шул кайнар су аркасында беркөнне өйдә буран куптардым. 
Шул көнне үк сантехник чакырттык.  

Мастер ваннадан бик тиз әйләнеп чыкты. 5 минут та тормады. 
Димәк, чыннан да булырлык түгел икән, дим... 

Алай да ваннага кердем дә кайнар су кранын ачтым. Һәм... краннан гөжләп сары су ага башлады! 
Кайнар су! 

Баксаң, торбага тутык тыгылган булган икән: сантехникның аңа бер-ике тапкыр сугып алуы да җиткән!
Ике ел кайнар сусыз торуны күз алдына китерәсезме?! Нибары бер шалтырату һәм берничә хәрәкәт ясау – торбага сугып алу гына кирәк булган икән бит!» 

Сезгә дә таныш ситуация түгелме бу? 
Нәкъ менә краннан акмаган кайнар су, эшләмәгән кондиционер турында әйтмим. Проблеманы артык зур дип аңлап, шулай дип күз алдына китереп, аңа кагылырга, якын килергә куркып торуны әйтәм. Дөресрәге, җөрьәт итми торуны. 
Ә бит кайбер проблемаларны чишү өчен кайчак нибары бер адым җитә. 
Бер адым яки бер сүз, бер шалтырату. 
Бер утырып сөйләшү. 
Яки проблема хакында кычкырып әйтү. 
Барысы да шулкадәр гап-гади.  


 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар