– Өстәлне әзерлә, башлыйбыз!
Хирургның тавышы шактый кырыс иде: аның нәрсәдәндер канәгать түгел икәне бөтен төс-кыяфәтенә чыккан. Әллә миңамы соң?.. Җомга көнне кич белән шәһәр үзәгеннән шактый читтә урнашкан клиникага минем өчен генә килде бит. Алай дисәм, операцияне бу вакытка ул үзе билгеләде – университетта укыта, аңа кичке якта эшләү җайлырак, диделәр.
Нигәдер кинәт торып чыгып китәсем килә башлады... Шундый сәер халәт: артка юл юк кебек (дөрес, чынлыкта, артка таба беркайчан да юл юк инде ул!). Тирә-юнеңдә ниндидер хәрәкәт башланды һәм син инде аны берничек туктата алмыйсың. Бер юл бар икәнен аңлыйм, анысы: мине беркем дә бәйләп куймаган – креслодан, чыннан да, торып чыгып китә алам. Тик бу проблеманы чишмәячәк бит – вакытны сузу дип кенә аталачак. Бер атнаданмы, икедәнме – барыбер шушында килеп утырырга мәҗбүр булачакмын. Шәфкать туташының – үзем азмы-күпме белгән Дифинә ханым булмавы, авырып китүе ошамый бугай миңа. Хирургка бүген яшь кенә бер кыз ярдәм итәчәк.
Кәефемне чамаладымы соң – хирург миңа таба борылды.
– Барысы да әйбәт булыр, борчылмагыз!
Тавышының үзгәрүен, йомшаруын сизеп, эчемә җылы керде.
– Куркыта шул...
– Ә нигә куркырга? Тешегезне бөтенләй югалтсагыз, борчылыр идегез. Ә болай куркырга сәбәп юк.
– Ә операция озак дәвам итәчәкме?
– Без әзерләнгәннән күпкә тизрәк...
Аннан ул тагын кырысланды. Берара кабинетта бары тик аның тавышы гына яңгырап торды.
– Мамык шарларны бирегә сал! Нигә кулың белән кагылдың? Алар стериль булырга тиеш! Боларын ал һәм яңаларын сал! Кулың белән кагылма!
– Энәләр спиртта күмелергә тиеш! Күрәсең бит, азрак булды, өстә!
– Стериль перчаткалар әзерлә!
Шәфкать туташы соңгыларын таба алмады – хирургка беренче катта утыручы администратор кызга шалтыратып, аларның кайда икәнен сорарга туры килде.
Ул белә булып чыкты – таптылар.
– Скальпель! 12 нче номерлы!
Инструментлар салынган шкаф куелган өстәл минем артта: артка борылып карамасам да, сизеп торам – шәфкать туташы скальпельне таба алмый. Тимерләр шактый шалтырады...
– Минем янга килә алмыйсызмы?..
Хирург дәшми генә аның янына килеп басты.
– Әнә шунысы! Юк, анысы түгел, аның янында ятканы!
Ярый, монысы да булды...
– Кайчы!
– Ул сезнең өстәлдә иде...
– Өстәлдә кайчы күрмим! Эзләгез!
– Җеп әзерләгез!
– Шуның кадәр җитәрме?..
– Җитәр!
– Энәкыскыч! Кулың белән кагылма, ул стериль булырга тиеш!
Мин исемнәрен хәтерләп калмаган тагын берничә инструментны эзләп, өстәлгә куйдылар. Һәм нәрсә турында сүз чыкса да, хирург: «Стериль булырга тиеш!» – дип кабатлады.
– Стериль халат!
Халат бу кабинетта табылмады – шәфкать туташы күрше кабинетка чыгып китте. Әмма бераздан буш кул белән әйләнеп керде. Хирургка кабат администратор кызның номерын җыярга туры килде. Халатлар шушы ук кабинетта ята икән.
– Мин кулымны сузып торам – киерт!
– Арт яктан бантик ясап бәйләп куяргамы?
– Артта ничек бәйләнгән булуы миңа барыбер!
– Ә хәзер кулларыңны эшкәрт! Яхшы итеп эшкәрт!
Хирург минем янга килеп басты. Ниһаять, башлыйлар! Аллага тапшырдык...
Уколлар үз эшен эшләде: авыз эчендә нидер эшләгәннәре сизелә, әмма бернинди авырту да тоймыйм. Тынычландым. Күзләремне йомдым да, аларның сөйләшкәннәрен тыңлыйм.
– Иртән программаны карадыңмы? Анда бүген нәрсә эшләячәгебезне укыдыңмы?
– Удаление...
– Нәрсә удаление?
– Тештер дип уйладым...
– Ә монда киста! Укып бетерергә идең. Мин килгәнче, өстәл инде әзер булырга тиеш. Күрәсең бит – администратор кыз да синнән күбрәк белә. Мине көткәндә нишләдең, телефонда утырдыңмы?
– ..........
– Дифинәгә шалтыраттыңмы? Хәлен белештеңме?
– Юк...
– Ничә яшь сиңа?
– 22...
– Егетең бармы?
– Юк...
– Үзеңнән олырак кеше табарга кирәк сиңа. Тормышка өйрәтерлек булсын.
– Пылесосны кабыз!
– Эшләми ул...
– Ничек эшләмәсен?! Кабыза белмисеңме? Күчер мондарак, үзем кабызам.
– Кулларың ничәү синең?! Икәү булгач, икесе белән дә эшлә!
– Хәзер тегәбез. Өстәлне алдан әзерләп куйган булсаң, син тегәр идең хәзер.
– Юк, сез нәрсә? Мин куркам! Авырттырсам?
– Ничек инде авырттырсаң? Уколны дөрес салсаң, күрәсең бит, авыру берни сизми.
– Ә дөрес салмасам?
Хирург бу сорауга инде җавап бирмәде. Ул яраны тегү турында аңа болай гына әйтте бугай. Миңа шулай тоелды. Хәтта: «Тегеп карыйм», – дип теләк белдерсә дә, барыбер аңа ышанып тапшырмас иде бу эшне. Үртәве генә иде бугай.
– Урыннан тора аласыз!
Ай башыннан бирле күңелне тырнап торган проблема, ниһаять, бетте бугай. Тик нигә күңелдә җиңеллек юк соң?
Үзем мөрәҗәгать иткән түләүле клиниканың ишекләрен ябып чыкканда кәефем бөтенләй төшкән иде. Администратордан махсус сорадым, юк, шәфкать туташы мин уйлаганча, практикага килүче генә түгел, аларда даими эшләүче кыз булып чыкты.
Кемнәр кулына каласыбыз бар безнең?!
Комментарийлар
2
0
0
Укыгач, көләсе дә, елыйсы да килде. Рәхмәт, Гөлнур!
0
0
0
0
Шэфкать туташынын скальпельны танымавы ин яманы тугел , стерилизация кагыйдэлэрен бозуы куркыныч. Гомумэн алганда, тэжрибэсез белгечлэр булган hэм булачак. Ялгышмасам, Вересаев ( Булгаковмы?)" Хирург приходит к успеху через горы трупов" дип эйткэн.
0
0