Логотип
Блоги

Ә сезнең гаиләнең үз чаты бармы?

Аватаркада әнинең бер табак якмыш (безнең якта кыстыбыйны шулай «якмыш» дип атыйлар) күтәреп төшкән фотосы, димәк, хәбәр – сеңелләрнең берсеннән.

– Зың! Зың!
Аватаркада әнинең бер табак якмыш (безнең якта кыстыбыйны шулай «якмыш» дип атыйлар) күтәреп төшкән фотосы, димәк, хәбәр – сеңелләрнең берсеннән. Хәер, ирем белән икебезнең телефонга хәбәр берьюлы килеп төшсә, болай да беләбез – ватсаптагы «Кайбыч-Казан» дип аталган гаилә чатына кемдер яза. 
Бу чатны оештырганга шактыйдан инде безнең. Бик кызык, җайлы әйбер булып чыкты ул. Безне бер-беребезгә тагын да якынайта дип әйтимме икән? Еш кына бөтенебез берьюлы «очрашып» сөйләшеп ала торган урын да – шушы. Ә гаиләнең фотоальбомы күпмегә баеды шушы арада?! (Чатка җибәргән барлык фотолар, видеолар архивта җыелып бара бит.)
 
Сеңлебез Илсинәнең узган җәй өченче баласы – улы Рамазан тугач, бу чат бөтенләй кирәк әйбергә әйләнде. Илсинә аны шактый соң – кырыктан узгач кына тапты. Барыбызның да балалар инде, әбиләр әйтмешли, итәктән төшкән – зурлар. Ә монда шундый кадерле төенчек – яңа кеше кайтты. Дулкынланып та, борчылып та, куанып та барыбыз бергә көтеп алдык аны. Һәм нигәдер ул менә шулай – барыбызныкы да кебек тоела. Аны гел күрәсе, яратасы, сөясе килеп кенә тора. «Бишектәге бишкә төрләнә», диләр. Сабый баланың бик тиз үсүен, үзгәрүен дә искә алып әйтәләр бугай бу сүзне. Әгәр ватсаптагы шушы чат булмаса, Рамазанның ничек үсүен без дә күреп, һәрдаим тоеп тора алмас идек, мөгаен. «Илсинә, Рамазанның фотосын куй әле!», «Рамазанны видеога төшер әле, Илсинә!» – безнең күп иртәләр шулай башлана хәзер. Аның һәрчак елмайган (сөбханалла, бик позитив бала ул безнең!) йөзенә карыйсың да, болытлы көнне дә кояш чыга, кәеф күтәрелә, борчулар әллә кая китеп югала... Гөлфиянең кечкенә кызы Алия мәктәптән кайтышлый Илсинә апаларына кунакка керсә, безне бәхет баса – андый көннәрне чатта Рамазанның гел яңа видеолары пәйда була. (Алия алар аша кайткан көнне Илсинәне дә бәхет баса – баланы уйнатучы барында ул әллә никадәр эшләр эшләп өлгерә!) 
 
Гаилә чатында иң кызыгы шимбә-якшәмбе көннәрендә башлана. Гөлфия белән Илсинәнең Казанда укучы студент кызлары ялларга өйгә кайта. Һәм без барыбыз да... «Алсу бу ялда ни пешерер икән?» – дип көтә башлыйбыз. Аш-суга кулы ятып торган кешеләр була бит – Алсу шундыйлардан. Аның һәр пешергән ризыгы тәмле генә түгел, матур да. Ял саен ул әти-әнисенә, сеңлесенә шулай бәйрәм ясап китә. Хәер, аларга гына да түгел: табын әзер булган җиргә, күп вакыт күрше авылдан әти белән әнине алып киләләр, Илсинәләр гаиләсен чакыралар, Ләйсәннәргә хәбәр салалар... Ә без... без – еракта. Безнең өчен: «Казаннарга карарга», – дип, чатка чираттагы фотолар куела. 
 
Һәрберебезнең туган көне чатта, әлбәттә, зур бәйрәмгә әйләнә. Андый чакта башка вакыт безнең сөйләшүне күбрәк читтәнрәк кенә «тыңлаган» балалар да кушыла. Минем үземә аларның котлауларын уку бигрәк тә рәхәт: алар күзлегеннән без нинди, безне ничек кабул итәләр, нинди бәя бирәләр... Туганлык дигән хис үзеннән-үзе генә тумый, аңа өйрәтергә, аны кайчак шулай үстерергә дә кирәк. Безнең балаларга бездән соң бергә яшисе, бер-берсенә таяныч, терәк буласы бар. Алар бер-берсенең шатлыгына бүген үк куана белергә, кирәк чакта бер-берсенә ярдәм итәргә тиешләр. Әни безгә теләк теләгәндә гел: «Үзара дус булыгыз, бездән соң да шулай бердәм булып яшәгез», – ди. Бу киңәш-теләкне без – 4 кыз туган – үзебезнең балаларга да тапшырырга тиеш. 
 
Ирем чатта сеңелләрем – балдызлары белән миннән күбрәк тә аралаша бугай. Шулай инде, гаилә коргач туганнар уртакка әйләнә. Уртак итә белсәң – уртакка әйләнә...
 
Гомер алга бара. Бераз гына вакыт узар да, без бу чатка гаиләбезгә килен булып төшкән кызны кушарбыз. Ходай насыйп итсен! Аннан әнә шул уңган-булган Алсу, Айзилә, Ләйләләрнең кияүләрен... Кем белә, бәлки инде ул чакта бөтенләй башка төрле социаль челтәр уйлап чыгарырлар. Хәер, аның нинди булуы алай мөһим түгел – бер-беребезгә күңел җылылыгын гына җиткерсен, аралашулардан, дуслыктан, туганлыктан гына Ходай аермасын! 
 
P.S. сезнең әле һаман социаль челтәрдә гаилә чатыгыз юкмы? Бу язманы укып бетерүгә – ачыгыз! WhatsAppта, Telegramда – үзегезгә кайда җайлы – шунда! Туганнарыгыз белән тәүлеккә 24 сәгать буе элемтәдә булыгыз һәм сезгә алардан һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә килеп торсын! 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди матур куренеш- Гаилэ чаты!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен дэ бар андый гаилэ чаты! Бик унайлы хэм кунелле туганнар белэн аралашуы

      • аватар Без имени

        0

        0

        Безнен дэ бар андый гаилэ чаты! Бик унайлы хэм кунелле туганнар белэн аралашуы

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бар ул чат безнен дэ! Тик мина кыенрак анда аралашу, бердэн анда "утыручы" ин олы кеше - мин, икенчедэн Ватсап хикмэтлэрен эле хаман ойрэнеп бетэ алмыйм, оченчедэн экран кечкенэ булгач жайсызрак ул минем очен. Мина ВКонтакте, ОКлассники, Скайп белэн аралашу унайрак...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Безнен дэ бар Туганнар чаты.Куп санлы туганнар белэн кен дэ аралашып торабыз.Бик кунелле.

            Хәзер укыйлар