Блоги
Һәркем үз фәрештәсен тапсын иде...
...Авырыйм. Муеныма, яхшы итеп, йон шәл урап куйдылар. Берәр сәгать чамасы түзеп яттым да, сүтеп, кәнәфигә аттым. Булмый инде миннән...
...Авырыйм. Муеныма, яхшы итеп, йон шәл урап куйдылар. Берәр сәгать чамасы түзеп яттым да, сүтеп, кәнәфигә аттым. Булмый инде миннән... Кычыттыра, уңайсыз; җитмәсә, исе башка каба... Булмый. Кыйммәтле шәл, беркемгә кирәкмәгән үксез бозау кебек, моңаеп, кәнәфидә бөгәрләнеп калды...
Берзаманны ишетәм: Мыр-мыр исемле песиебез, трактор тавышлары чыгарып, бигрәк каты мыраулый башлады. Башны күтәреп карасам, мин бөгәрләп аткан йомшак шәлне Мыр-мыр тәпиләре белән тагы да йомшартып, кирәк урында кытыршы теле белән ялап, кирәк урында борыны белән төрткәләп, үзенә уңайлады; кадерләп кенә, өстенә менеп ятты. Күзләрендә − дөнья рәхәте...
...Без дә шулай: күңелгә ятмаганнарны читкә тибәрәбез. Ә кемдер өчен бу кеше фәрештәгә тиң зат... Аның янәшәсендә булу да тирә-якка ямь өсти, яшәешне мәгънәле итә...
Һәркем үз фәрештәсен тапсын иде...
-
Проза
Кысыр
Ә бала булмады да булмады. Саниягә «баласыз» мөһере басылды. Елдан-ел холыксызлана, тотнаксызлана барган ире, эчкән йә талашкан саен, кеше-мазарга карап тормастан: «Кысыр!» – дип кычкырды. Шушы бер сүз белән хатынының авызын ябып, изеп ташлый иде...
-
Күңелеңә җыйма
Иреннән ишетмәгәнне чит ир әйтте...
Ул иреннән һәрчак мыскыллы сүзләр ишетеп яшәде. Бергә яши башлауның беренче көннәреннән үк шулай булды. Люция үпкәләсә, Марсель ул чакта: «Мин бит шаяртам», – дип көлә иде. Аннары хатын ничектер моңа игътибар да итми, шулай тиеш кебек кабул итә башлады. Марсель исә яши-яши «мин бит шаяртам» дигән аклануларын да онытты, ул инде шаяртмый да иде бугай. Ләкин көтмәгәндә барысы да үзгәрде.
-
Күңелеңә җыйма
Могҗиза
Мин үлсәм, әни эчүдән туктар, дип уйлый идем. Ялгышканмын... Берсендә хәтта кулымны аның күз алдында кисә башладым. Исе дә китмәде: «Ярар, ярар, үл!» – диде. Исереккә аңа берни дә кирәкми, аның бернәрсәгә дә йөрәге янмый...
-
Проза
Улым
Әбиең җиде елдан артык урын өстендә ята. Күзләре дә юньләп күрми. Хәзер башы да эшләми инде, алмашынып сөйләшә. Әҗәл көтеп яткан картлар белән шаяртмагыз алай – гөнаһысы зур. Дөресен әйтегез, бу вакытта ни эшләп йөрисез монда? Кем кирәк сезгә?
-
Күңелеңә җыйма
Әлфис җыры
Әлфис баянын алып, көен дә уйнап карады. Үзенең күзләрендә яшь... «Рәхмәт, егетләр! Мин әле аны яттан өйрәнеп бетерим», – дип, безне озатып калды...
Комментарий юк