Логотип
Блоги

«Өегез этләргә калсын иде!»

Соңгы арада бирегә язган язмалар барысы да теләк теләү белән бәйле булды әле: бер очрак – икенчесенә, икенче мисал өченчесенә ялгана да китә.

Хикмәте бар инде ул теләк теләүләрнең. Бигрәк тә ачынып, җан әрнүе белән әйтелгәннәренең. Менә бу танышымны тыңлагач шуңа тагын бер кат инандым. 

– Үскәндә бөтен җәйләребез әнинең туган ягында үтте безнең. Мәктәп тәмамлап, эшли башлагач та, озынрак ял булдымы авылга кайта идек. Мин шуңа да үземне күбрәк авыл баласы дип саныйм...

Гел кайтып йөргәч, авыл кешеләрен, андагы яңалыкларны да белеп тора идек, әлбәттә. Безнең колхоз (сизәсезме, мин әле дә безнеке дип сөйлим) өч авылны берләштерә иде. Үзәге – без кайтып йөри торган авылда урнашкан. Колхоз рәисе үзе читтәге авылларның берсендә яши – эшкә шуннан килеп йөри. 

Сүзем аның хакында булыр.

Бөтен өч авыл дер калдырап тора иде бу кешедән. Кырыслыгы, алай гына да түгел – явызлыгы, миһербансызлыгы белән тирә-юньгә даны таралган. Усаллыгына гына түзәрләр иде, тагын бер хәерсез ягы бар иде аның. Ничегрәк итеп әйтим икән? 

 Кыскасы, шушы өч авылның бик күп кызларын бозган ул... Элек бит колхоз рәисеннән рөхсәт алмыйча, дөресрәге, паспорт алмыйча берәү дә читкә китә алмаган. Бу шуңардан бик файдаланган инде. Бухгалтериягә эшкә дә гел яшь кызларны гына җыйган ул. Бераз эшләүгә «недостача» «ясаган» һәм ул мескеннәрне төрмә белән куркыткан. Аннан инде үз теләгенә ирешкән... 

Үзенеке иткән һәр кызны, паспорт биреп, читкә озатып торган. Ул кызларның кайсылары читкә бер чыгып киткәч, авылга инде башка кайтмаганнар да. Елап, күңелләре белән рәнҗеп киткәннәр... Халык та бик рәнҗегән инде билгеле бу колхоз рәисенә. «Өйләрегез этләргә генә калсын иде!» – дип теләгәннәр. Нигә нәкъ менә шулай әйткәннәрдер, анысын белмим. 

Пенсиягә чыккач, Казан тирәсендә йорт алып, бу колхоз рәисе хатыны белән авылдан китеп барды. Үзе дә, хатыны да авырыйлар иде инде. 

Йортларын сатып китте алар. Читтән кайткан кешеләр алган алар нигезен. Һәм шул кешеләр өйләрендә эт асрый башлаганнар. Авылда булмаган хәл! Берне генә түгел, көтүе белән. Әллә үрчетеп сатканнар, әллә тиресе өчен тотканнар... Ул йорт яныннан да узып булмый – гел эт өргән тавыш... 

Теләгән теләкнең  чынга ашуына шаккатырга да кирәкмидер... 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үзләре күчеп киткәннәр бит инде. Аларга ни эт тора мы өйләрндә , кем торамы барыбер. Бу наказание чтоли.

    Хәзер укыйлар