Логотип
Блоги

«Өчесе, җидесен үткәрүегезнең дин белән бернинди катышы юк...»

Әтинең кырыгына әзерләнәбез. Киләсе атна азагында – шимбә көнне булачак ул.

Барысын да үзебез – дүрт кыз туган гына хәл итәбез: Коръән ашына кемнәрне чакырырга, табынга нәрсәләр әзерләргә... Өстәлләрне кертешергә, кунаклар утырасы эскәмияләрне әзерләргә инде әти юк. 
Күңел әле бөтен җирдән аны эзли: өйгә керсәң – өйдән, ишегалдына чыксаң – аннан. Балыкка гына киткәндер төсле, менә-менә капкадан кайтып керер кебек...
 
Гомер тиз уза – кырыгы да җитеп килә менә. Мондый ашка әзерләнүне, аның мәшәкатьләрен ничек атарга икән? 
Тынычландыра торган мәшәкатьләр диптер, мөгаен.

...Күптән түгел чәчтарашханәгә бардым. Бу мастерга шактыйдан йөрим: килеп керүгә ул – үзенең, ә мин үз яңалыкларымны сөйлим. 
– Көтмәгәндә әти китеп барды... Өчесен, җидесен үткәрдек, инде кырыгы җитеп килә, – дим.
Дагстанда үскән хатын ул, күптән диндә.
– Тик сезнең өчесе, җидесе дип үткәрүләрегезнең дин белән бернинди  катнашы юк – алай дип уйлап ялгышмагыз. Дөрес түгел ул. Бу сезнең халыкның гореф-гадәте генә, – ди ул.
– Әйе, бәлки, гореф-гадәт кенәдер... Әмма ул йолаларның һәрберсе шулкадәр урынлы уйлап чыгарылган, – дим.

Безнең әби-бабайлар бик акыллы, зирәк булган алар. Мәетне озату белән бәйле бер чара да, чынлап та, болай гына уйлап чыгарылмаган. Һәрберсенең хикмәте бар. 
Җеназаны алып чыгып китүгә, хатын-кызларның өй җыештырырга керешүе, мәсәлән. Зиратка кадәр озата бару, якын кешесен күмгәннәрен карап тору – хатын-кызның нечкә күңеле өчен түгел. Әтине салган кабергә туфрак атуларын тыңлый алмас идем мин...

Йорт эчендә бөтен нәрсә юыла: идән-түшәмнәр, тәрәзә пәрдәләре, урын-җир әйберләре... Бүгенге психологлар авыр уйлардан котылу өчен нәрсәдер эшләргә кушалар: юарга, җыярга, пешерергә... Эш белән онытыласың, диләр. Әйе, шулай, безнең әби-бабайлар моны әллә кайчан белгән. Мәетне озатканнан соң елап, уйланып утырырга сиңа ирек бирмиләр: йортны җыештырышырга калган хатын-кызлар әле бер нәрсә сорый, әле икенчене...

Икенче көнең юган керләрне үтүкләү, тәрәзә челтәрләрен элү, өйне җыештыру белән уза. Шул көнне үк инде өчесен үткәрергә әзерләнә башлыйсың. Мәетне саклап төн кунган, кәфенлекләр әзерләшкән апалар чакырыла өчесенә. 

Өчесен уздыруга, «җидесе җитә», дип, ул көнне буласы Коръән ашы турында уйлый башлыйсың. Мәетне юган, ләхетен алган ир-атларны чакырасың ашка. Бу – үзенә күрә әлеге кешеләргә рәхмәт әйтү дә була торгандыр. 

Кырыгы көнне исә ике мәҗлес узачак: иртәнге якта – ир-атлар, аннан – хатын-кызлар. 

«Бу ашларның берсен дә уздырырга кирәкми» диючеләр: «Мәетләр сездән дога гына көтә», – диләр. 
Шөкер, әти рухына догаларны көн дә укыйбыз. Без – дүрт кызы да, кияүләре, оныклары да... Әмма бу ашларда укылган  Коръән сүрәләре, аятьләрнең берсе дә әти рухына артык булмас. Шулай булгач, нигә алардан баш тартырга? 

Әйе, тынычландыра торган мәшәкатьләр болар. Күңелеңә ниндидер бер юаныч бирә торган мәшәкатьләр. Туганнарны бер тирәгәрәк җыя, ешрак аралаштыра торган мәшәкатьләр. Шул мәшәкатьләр арасында телдә гел әти: күпме истәлек-хатирәләр яңара һәм оныклары күңеленә сеңеп кала. 

...Әти белән әни үз вакытында әби белән бабайны карап соңгы юлга озаттылар, зурлап соңгы ашларын үткәрделәр: өчесен, җидесен, кырыгын, елын. Инде безнең чират. 
Бездән соң да бу гореф-гадәтнең шулай дәвам итүен телим мин. 

Ә Аллаһы Тәгалә – ул рәхмәтле. Без нәрсәдәдер ялгышабыз икән, ул аны, һичшиксез, дөресләп кабул итми калмас, иншалла. 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар