Логотип
Блоги

«Нәрсә кияргә дә белмим!»

​– Кияргә бер нәрсәм юк!

– Кияргә бер нәрсәм юк! 

Үз гомерендә бу җөмләне бер тапкыр да әйтмәгән хатын-кыз юктыр инде ул. Кычкырып әйтмәсә, һичьюгы уйлаган. Хәер, уйлавын һәр иртәне барыбыз да уйлыйбыз инде аны. Кием шкафын киереп ачып куябыз да: «Бүген ни кияргә инде? Бернәрсәм юк!» – дип, басып торабыз. Бераздан нидер табыла инде анысы.  Шкаф тулы кием арасыннан табылмый хәле юк...  

Барыбыз да дип әйттем дә... Бу исемлеккә кермәүче бәхетлеләр дә бар ул дөньяда! Ышанмыйсызмы? Бергә гомер иткән 56 ел эчендә хатынына 55 мең (!) күлмәк сатып алган Пол Брокман дигән ир-ат турында ишеткәнегез юкмы сезнең?  

...Пол – милләте буенча немец. 13 яшеннән бии башлый һәм биюдә партнерының матур күлмәктән булуы үзенә бик ошавын беркайчан да яшерми. Булачак хатыны Маргоны да бию мәйданчыгында очрата ул. Аның әти-әнисеннән кызларының кулын сорарга баргач, алар: «Без – риза. Тик бер шарт белән – сез киләчәктә Америкада яшәргә тиеш», – диләр. Мәхәббәте хакына кеше барысына да ризалаша бит. Пол да сөйгәне белән океан артына күченә. Аның бу адымын үзенең әти-әнисе хупламый, алар, гомумән, моңа каршы булалар: Пол туганнары белән араны өзеп диярлек юлга кузгала. Ахырда алар  Калифорния штатында, Лос-Анджелес шәһәрендә төпләнәләр.  

Маргосына иң беренче күлмәкләрне алар әле очрашып йөргән вакытта ук бүләк итә ул. Ул иң беренче ун күлмәк аңа бушлай эләгә. Полның әле Германиядә, Бремен шәһәренең елга портында эшләгән чагы була. Бервакыт портка АКШтан йөге-йөге белән кием килә. Эшчеләргә нәрсә телиләр, шуны алырга рөхсәт итәләр. Тау-тау чүпрәк-чапрак арасыннан Пол искиткеч затлы хатын-кыз күлмәкләре табып ала. Америка  дизайнерлары эшләрен! Маргосына дип ун күлмәкне сайлый ул.   

Өйләнешеп, Америка Кушма Штатларына киткәннән соң ул бу матур гадәтен дәвам итә: атна саен хатынына яңа күлмәк сатып ала башлый. Шул яңа күлмәкне киеп, алар атна саен (!) ял көннәрендә икәү биергә бара торган булалар.  

Америкада Пол төзелеш эшләре белән шөгыльләнә башлый. Эшләре үргә күтәрелә: ул үзенең төзелеш компаниясен оештыра. Гаилә матди яктан бернинди дә кыенлык күрми. Бию мәйданчыгына чыккан саен, хатыны өстендә яңа күлмәк булуын тели ир. 1988 елда, Лос-Анджелеска килеп төпләнгәндә Марго Брокманның инде 26 меңгә якын күлмәге була 

Марго үзе кибетләргә йөрү, шопинг белән шөгыльләнүне бөтенләй яратмый, күбрәк йорт эчендә кайнашуны – өй җыештыру, ашарга пешерүне өстен күрә. Күлмәкләрне аңа һәрвакыт ире ала. Башта ул атнага бер генә күлмәк ала, аннан моны ешрак эшли башлый. Кайчакта үзе белән күпме акчасы бар, шуның барысына хатынына күлмәк алып кайта. Ә берсендә рекорд куя. Берьюлы  утыз (!) күлмәк күтәреп кайтып керә.   

Полны күп кибетләрдә таный башлыйлар. Ахырга таба ул күлмәкләрне үлчәмнәренә дә карамыйча, Маргога болар барыр иде, дип кенә алырга керешә.  Ул хатынына алган иң кыйммәт күлмәк 300 доллар тора. Әмма Марго ул күлмәкне бер тапкыр да кими. Гомумән, 55 мең күлмәкнең бик күбесен ул бер тапкыр да киеп карамаган. Кайберләрен кия дә алмаган, әйткәнемчә, ире аларны үлчәмен дә карамыйча, «Болар Маргога килешер иде», – дип кенә алган. 

«Җитәр, башка алма, моның кадәр күлмәк белән нишлим?!» – дип иренә күп тапкырлар әйтеп карый Марго, әмма тегесе ишетергә дә теләми. Яңа алган күлмәкләрен хатыныннан яшерә генә башлый. Гаражда урынның торган саен кими баруын Марго, әлбәттә, сизә. Йортта тавыш чыга. Шуннан соң Пол, хатынына әйтми генә, күлмәкләрне саклар өчен арендага алты контейнер ала.  

Ирнең бу сәер хоббие хакында алар беркемгә дә сөйләмиләр: дусларына түгел, хәтта балаларына да. «Бу хакта берәүнең дә белүен теләмим», – ди Пол. Әмма мондый серне саклап бетереп буламы?! Берсендә кызлары Луиза гаражга керә һәм яшерен урында сакланучы күлмәкләргә тап була. Аптырап, әти-әнисеннән: «Бу ни бу?» – дип сорый. Сөйләп бирергә туры килә... «Моның кадәр күлмәкне нишләтергә җыенасыз?» – ди Луиза. «Мин аларны сезгә калдырам», – ди әтиләре. Бер тапкыр киелмәсәләр дә, инде фасоннары чыккан, искергән күлмәкләр Луизага, әлбәттә, кирәкми. «Рөхсәт итсәң, мин аларны сатып карыйм», – ди ул. Ни гаҗәп, әтисе шунда ук ризалаша.  

Дүрт мең квадрат метр мәйданны арендага алып, 1,5 миллион доллардан артык торган  (56 ел эчендә Пол күлмәкләр сатып алуга шуның кадәр акча туздыра!) күлмәк коллекциясен сатуга куялар. Башта күлмәкләрнең төсен-төскә аералар. Алар арасында Oscar de la Renta һәм Vera Wang кебек атаклы дизайнерларның да күлмәкләре барлыгы ачыклана. Брокман күлмәкләрнең барысын бергә, илаһи-уптым сатып җибәрергә хыялланса да, мондый теләк белдерүче әлегә табылмаган. Алар әлегә бер айга өч күлмәктән артыкны сата алганнары юк икән.  

Пол хәзер яңа күлмәкләр, әлбәттә, алмый ди. Пенсиядә булмаса, акчасы элеккечә килеп торса, мөгаен, әле тагын кибет юлын таптар иде. Ә бәлки барлык күлмәкләрне беркайчан сатып алып бетерә алмаячагын, ниһаять, аңлагандыр.  

Менә шундый мисал.  

Полның җәмәгате Маргодан бераз көнләшеп, әмма күбрәк гаҗәпләнеп укыдыгызмы? Бу хатынның: «Нәрсә киим?» – дигән чагы булмагандыр инде дип.  

Белмим, белмим...  

Миңа никтер алай тоелмый.  

55 мең күлмәк арасыннан нәкъ менә бүген кияргә теләгәнен эзләп алу әллә җиңел эш булган дисезме?  

Аның да иртәләре, мөгаен,  безнеке кебек башлангандыр:   

– Нәрсә кияргә дә белмим! 

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сагынуга дэва юк икэн... Золфэт тагын елатты...

    Хәзер укыйлар