Логотип
Блоги

«Мулла»ны карагач туган уйлар

«Мулла» фильмын карап кайттым әле.

«Мулла» фильмын карап кайттым әле.

Бүген дә, кичә дә түгел, инде берничә көн алдан, әмма һаман шуның тәэсирендә йөрим. Ике сәгать буе туган телеңдә барган киноны карап утыру шундый рәхәт икән ул! Зал тулы халык. (Дөрес, аның яртысы таныш йөзләр – үзебезнең даирә: журналистлар, язучылар, артистлар... Әмма таныш түгелләр дә күп иде бит!) Иртәдән бирле явып, Казан урамнарын елга иткән салкын яңгыр да онытылды, тормыш мәшәкатьләре дә... Ике сәгать буе Әсфәндияр мулла язмышы, аның борчулары, аның уйлары белән генә яшәп алдык.

Фильмның эчтәлеген сөйләп тору кирәкме икән? Беренчедән, Туфан Миңнуллинның бу пьесасы Камал театры сәхнәсендә барды – күпләр аны карарга өлгергәндер. Икенчедән, барысын да сөйләп чыксам, карарга кызыгы калмас.

Бөтенләй хәбәрдар булмаганнар өчен кыскача эчтәлеге болай: Самат (Наил Дунаев) исемле эшмәкәр туган авылында мәчет төзетә һәм аңа имам итеп үзенең төрмәдән яңа чыккан туганы Әсфәндиярны (Рамил Фазлыев, Әтнә театры) кайтара. Ә авыл диннән шактый ерак... Тормышта авыр сынаулар кичерсә дә (төрмәдә аның хаксызга утырганын аңлап калдык), кыйбласын югалмаган яшь мулла авыл кешеләренең күңеленә үтеп керә алырмы, үзгәртә алырмы ул аларны, әллә барысына кул селтәп, кире шәһәргә китеп барырмы?

Фильм барганда һәркем үзенең туган ягын уйлап утырды бугай. Үзе белгән татар авылын. Фикер алышулар башлангач, бер ханым:

– Мин белгән татар авылы мондый түгел иде. Хатын-кызга да мөнәсәбәт башка иде анда! – диде.

Соравын рус телендә бирде, димәк, авылга күптән кайтып йөрми – туган телендә сөйләшми.

Күңелсез булып китте...

Бүгенге авыл башка шул инде ул.

Авылга хәзер чит-ятлар кайтып тулды. Сездә дә шулаймы? Авыл кешесе моңарчы терәлеп торган күршесенең кем икәнен, аның ниндилеген, аннан ни көтәргә булганын (яки ни көтмәскә кирәген) – барысын үзенең биш бармагы кебек белә иде. Бүген белми!

Бездән бер йорт аша гына буш торган нигезне сатып алдылар менә. «Хуҗасыз йорт таркала, ниһаять, урамга ямь керер», – дип сөенгән идек. Иртәрәк сөендек бугай – безнең очта берни үзгәрмәде. Ул егет яшәргә нигә авылга кайткан – белмибез. Бакчалар һаман шулай каралмаган, череп, авып барган рәшәткәләр дә яңартылмаган килеш. Ярый инде кичләрен тәрәзәсендә ут яна – шунысына да рәхмәт.

Урамдагы тагын бер буш нигезгә... руслар кайтты. Җәйгә кайтып тору өчен нигә татар авылын сайладылар икән, анысын белмим. Җитмәсә, Казаннан шактый ерак авылны. Ярый, монысы аларның эше, кайтканнар икән кайтканнар, әлеге дә баягы, йорт каршындагы бакчаны карарлар дип куандык. Тик бакча һаман ташландык хәлендә – аның ишеген ачып керүче булмады. Бер елны тавыклар алганнар дип ишеттек. Шулай, ишегалдыңда кош-корт тибенсә күңелле инде ул... Әмма бөтен эшнең дә җае бар шул: барча тавыклары җан тәслим кылган боларның. Ярый, анысы булмый торган хәл түгел, тик тирә-күршене башка нәрсә шаккатырды: үлгән тавыкларны бәрәңге базына төшереп куйганнар. Ни өчен шулай иткәннәр – белмим. Үзләреннән сорарга кирәк тә бит. Тик алар кеше белән алай аралашмыйлар шул: авылда һәркем белән исәнләшергә кирәген дә белмиләр. Алар, гомумән, авыл тормышын, мондагы язылмаган кагыйдәләрне белмиләр. Кайчан да булса белерләр дип уйлау да дөрес түгел бугай. Юкка гына кайбер җирләрдә халык туган авылларына чит-ят кешеләр күчеп кайтуга каршы чыкмый хәзер. Аңларга була аларны.

Әйе, элеккеге авыл юк инде ул. Урам тутырып көтү кайтулар, кич утырулар, кичке уенга чыгулар... Барысы да «Мулла» фильмындагы кебек: мәчете бар – йөрүчесе юк. Кинодагы авыл бәхетле әле – аларга имам кайтты. Бүгенге көндә ихлас имам табу – миллионнарга төшереп мәчет төзеп куюдан авыррак бугай. Төзеп кую – бер эш, аны бит эшләтеп, яшәтеп җибәрү кирәк. Халык ишегенең кайсы якка ачылганын белмәсә, мәчет салуыңнан ни мәгънә?!

Авыл үзгәрә. Хәтта анда яшәүче хатын-кызлар да башка бүген. Ә хатын-кыз – авылның тоткасы ул. Авылда хәзер эчүче хатын-кызлар күбәйгәнен сорау биргән теге ханым беләме икән? Әле менә танышым сөйли:

–​ Күрше Алия апаның эчүгә сабышканын сизми дә калдык, – ди. – Шешәгә ябышырлык сәбәп тә юк. Ире машина йөртә, өч балалары үсеп килә, тормышлары җитеш кенә. Авылда үзе яшендәге берничә хатын дуслашканнар – бер-берсенә чиратлап кунакка йөриләр. Элек кунакка чәйгә йөргәннәр, ә боларга мәй дә кирәк... Ирдә, балаларда гаме калмады. Азат абый йөрәк өянәге белән кинәт китеп барды. «Хатыны аркасында гына», – диделәр. Ул китте дә котылды, бөтен авырлык балаларга төште. Оясында ни күрсә, очканда шул була бит – кызы үсеп җитте дә, ирсез генә бала тапты. Аны да салган килеш күргәли башладылар. Аннан ерак кына бер авылга кияүгә чыгып китте. «Шәт басылыр», – дип өметләнде тирә-күрше. Әмма хәбәрнең тагын да куркынычы килеп иреште: ирен чәнчеп үтергән бу. Төрмәгә утырттылар... Инде Алия апа да акылга килер дип уйлаган идек, тагын булмады. Бигрәк тә аның кулында калган оныгы кызганыч иде. Ходайның хикмәте, ике улы аракыга якын да килеп карамады. Алай гына да түгел, әниләрен айнытырга керештеләр. Дәваларга да салып карадылар – озакка бармады. Нишләргә белмәгәчтер инде – берсе әнисен кыйнаган. Шактый каты кыйнаган... Тик аны авылда берәү дә гаеп итмәде. Алия апага әллә шушы зур сабак булды, әллә Ходайдан сәгате җитте – эчүен ташлады. Кызы гына кызганыч – төрмәдән кем булып чыга инде ул хәзер...

Яшерен-батырын түгел, мондый мисаллар авыл саен хәзер. Бәлки хатын-кызлар үзләре шулай үзгәргәнгә аларга мөнәсәбәт тә үзгәргәндер? (Кинода төп героиняны – Налимәне (Гүзәл Гафарова, Әтнә театры) авылның башкисәр егете Эльбрус көчли яза.)

«Мулла»ны карагач туган уйларның берничәсе генә әле бу.

Әлегә аны безнең хозурга тәкъдим итүчеләргә – фильмның идея авторы Марат Әхмәтшинга, режиссерлар Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәровка, баш продюсеры Миләүшә Айтугановага рәхмәт әйтәсе килә. Булдыргансыз! (Күп тамашачы актерлар составын минем кебек шаккатып, сокланып карар, мөгаен. Әтнәдә, Әлмәттә әнә нинди артистларыбыз бар икән! Ә Марат Бәшәров... Ул катнашмаса да, чыннан да, зур югалту булмас иде. Аның уены, юк, дөресрәге, безнекеләрнең уены аңардан аерылып тормады!)

Фильмдагы табигать күренешләре өчен операторга аерым рәхмәт!

Тагын бер рәхмәт – ахырда мулланы исән калдырган өчен! Камал сәхнәсендә без аны үлде дип аңлаган идек, ә монда ул күзләрен ачты. Залды ут кабынгач, янымда утыручы ханым: «Мулланы үтергән булсалар, төшерүчеләрне кичерми идем!» – диде. Күпләр шулай уйлады бугай.

«Мулла» фильмы ышаныч турында бугай ул. Киләчәккә ышаныч турында.

Хәер, үзегез барып карагыз, аннары әйтерсез.

P. S. Кызганыч, мин әлегә «Мулла»ны якын арада кайда күрсәтәчәкләрен белмим – ачыклый алмадым. Арада белүчеләрегез булса, әйтерсез әле, тагын бер кат барып карарга җыенам. Бәлки әле бер кат та түгелдер...

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мэчете бар йоруче юк диюегез бн килешеп бетмим. Безнен якларда йорилэр. Мэчет буш тормый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Голнурның язмалары һәрвакыттагыча уйга калдыра... Авылның хәлләре, кызганычка каршы, шулайрак шул... Авылга йөз белән борылырга вакыттыр бит инде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Золфиягэ. Димэс муллагыз эйбэт

        • аватар Без имени

          0

          0

          24.08.2019 "Мир" кинотеатрында сәгать 18:00да күрсәтәчәкләр

          Хәзер укыйлар