Блоги
«Муллага бармасаң, 100 мең түлим...»
100 мең.
Сезнеңчә ничек – зур акчамы бу, әллә түгелме? Бер ел элек кенә кавышкан яшь гаилә өчен дип соравым. Әле генә көтеп алган нәниләре туган яшь әти белән әни өчен. Кечкенә бәбигә шундый күп кирәк бит хәзер! Дус кызларныкы кебек матур карават та аласы килә, баланы биләүсәләргә өстәл дә... Коляска да кешенекеннән ким булмасын иде... Бүгенге бәбиләр дүрт ай булганчы бәби чүпрәге эчендә ятмый, аларга хәзер тууга күлмәк кирәк, чалбар, куртка, итәк... Кыскасы, зурлар нәрсә кия – шул кирәк. Кечкенә кеше бик тиз үсә бит ул – шулай булгач, ай саен яңа кием кирәк әле аңа.
Ярый ла яшь әнинең сөте булса. Ә булмаса? Бәбигә ризыкны сатып ала башласаң? Аңа киткән акчаны санарга да куркам...
Яшьләрнең үзләренә дә аз кирәкми бит: аларның да кеше кигәнне киясе, кеше күргәнне күрәсе, кеше барган җиргә барасы килә. Бүген яшисе! (Моның өчен аларны берничек гаепли алмыйбыз – заманасы шундый.)
Болар өстенә, яшь гаилә әле кеше почмагында гына торса? Бер ай белән икенче айның арасы шундый якын бит ул... Ә бәлки алар ипотека түлидер? Ике яшь гаиләнең берсе ипотекага алган фатирда яши бит хәзер.
Боларны озак итеп санавымның сәбәбе шул – мин бу яшь гаиләнең ничек, нинди шартларда яшәвен белмим. Ничек кенә булса да, әлеге гаиләгә 100 меңнең бер дә артык түгеллеген генә әйтергә телим.
Инде төп сүзгә күчәм.
Бер танышым сөйли.
– Күршеләребез Марина белән Игорьнең кызлары бала тапты. Катнаш гаиләдә гадәттә шулай бит инде – проблемалар бала тууга башлана... Кызлары иренең мәчеткә барып, сабыйга мулладан исем куштырырга теләвен белеп алган. Игорь киявен чакыртып сөйләште. «Бу эшне эшләмәсәң, 100 мең акча бирәм», – дигән. Тик кияү акчаны алмаган... Бик борчылып торганнар иде инде, кичә кызлары елап шалтыраткан: «Балага мулладан исем куштырды. Хәзер нишләргә инде?» – дип...
Бу яшь әтигә Ходай түземлек бирсен инде, гаиләсен саклап калырлык сабырлык бирсен. Иманыннан аермасын.
Ә хәзер бер генә минутка сез дә минем кебек менә нәрсәне күз алдына китереп карагыз әле.
Улыгыз (кызыгыз) башка милләт кешесенә өйләнде (кияүгә чыкты) ди. Оныгыгызга чын татар исеме кушу турында әйтмим (монысы меңгә бер инде аның. Чынбарлык без теләгәннән күпкә аянычрак: улларыбыз өйләнсә дә, кызларыбыз кияүгә чыкса да – барысы да башка милләтләрне арттыра. Хакыйкатьтән беркая китеп булмый... Дөрес, аңлашып яшәгән катнаш гаиләләрдә кыз туса, балага исемне – әнисе, малай туса, әтисе сайлаган очраклар да бар: бертуган Галия белән Павеллар шулай барлыкка килә.), аны чиркәүгә алып барып чукындырмасыннар өчен киленегезгә (киявегезгә) 100 мең акча бирә алыр идегезме? Бирергә теләр идегезме?
100 мең безнең үзебез өчен дә аз акча түгел.
Күңелеңә җыйма
Чын мәхәббәт бар ул, бар!
Мәхәббәт... Ап-ак кар явып, бераз буранлап торган кичтә кап-кара тун киеп килеп керде ул минем тормышыма. Әйе, әйе, ак атка атланган ак киемле принц түгел, нәкъ менә кара тун кигән егет. Ясалма мехтан тегелеп, елкылдап торган андый тун модада булса да, аны кулга төшерү шактый кыен иде әле ул заманда. Егетем дә аны ЦУМда эшләүче танышы аркылы юнәткән булган. Әгәр дә мин утырып кайтасы автобус шоферының игезәк туганында да андый тун булмаса, бу мәхәббәт кыйссасы, бәлки, язылмый да калыр иде.
Күңелеңә җыйма
«Кышкы чия». Җыр тарихы
«Кышкы чия». Сылу, чая, янып торган хатын-кызның эчке дөньясын, матурлык серен, нечкә күңелен ача торган җыр ул. Хатын-кызның бәхете – яратуда, мәхәббәт газапларында. Шул халәтендә ул тулышып пешкән, төрле төсләре белән балкыган кышкы чияне хәтерләтә, диләр...
Арабыздан беребез
Ана булу өчен чикләр юк
«Сезгә аборт ясатырга кирәк!» Балачакта кичергән яман шеш авыруын сылтау итеп, табиблар консилиумы аңа шулай дип әйтә. Ләкин 16 ел буе коляскада утырган Гүзәл ЛАТЫЙПОВАга бу сүзләр мәгънәсез булып тоела. Ул бу бәхеткә урау, сикәлтәле юллар аша килде. Аның баш тартырга хокукы юк. Баладан баш тартып буламы ул?! Хәтта сәламәтлегең куркыныч астында булса да... Инде күпме сулар акса да, үзенең дә балалар йортына килеп эләгүенә һаман ышана алмый. Әни җылысын тоеп үскән кызның үзенең сабыен табасы да, багасы да килә...
Арабыздан беребез
«Без – үлән ашап үскән буын, шуңа нык»
Саба районында яшәүче 87 яшьлек Люция апа Галәветдинова инде 18 ел буе һәр атна саен бассейнга йөзәргә йөри. Аның тормыш шигаре – «Хәрәкәттә – бәрәкәт». Сәламәт яшәү серләрен белер өчен Люция апага шалтыраттык.
Театр
«Лу»: тугрылык кыйссасы... хисләрсез генә
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа офыкларына таба юлга чыкты. Сезонны театр яңа премьера белән башлап җибәрде. Ул шагыйрь Хәсән Туфан белән актриса Луиза Салиәскәрованың мәхәббәте турында. Авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – Айдар Җаббаров.
Комментарийлар
0
0
Молодец бу яшь әти кеше диясем килә! 100 мең акча аңа да артык булмас иде, билгеле, ләкин акчага кызыгып, аңа сатылмаган. Яшь әти белән әни бу очракта үзләре генә хәл итәргә тиештер, минемчә. Бирерлек 100 әр мең акча кайсыбызда бар икән соң әле ул?
0
0