Логотип
Блоги

Мәхәббәт, син бар бит! 

Авыл. Әнине больницадан алып кайтам. Аһ, күпкә китте инде бу хаста юлларын таптау. Күпкә китте!..

 

 

– Иии, кызым, карале, игеннәр бер дә үсмәгән быел. Кыш көне халык нәрсә ашар?! 

– Кайгырма, әни, Кытайдан алырбыз әле.  

– Анда иген үсәмени?!  

– Үсә, әни. Анда бөтен нәрсә дә үсә.  

Без кайтуны көтеп, капканы ачып куйганнар. Ишегалдына үтәбез. Менә әти күренә, әнигә машинадан чыгарга ярдәм итә, таягын китереп бирә. Аякларын әкрен генә кыштырдатып, өй ишегеннән эчкә кереп югалган карт белән карчык артыннан йөрәгем сулкылдап, әрнешеп-тартылып куя. Әй, вакыт! Нишләтәсең син кешеләрне, ә?!  

...Чәй эчәбез. Әнинең йөзенә чак кына сизелерлек алсулык йөгерә. Минем текәлеп караганны сизеп, әни көлемсери, кулындагы чынаякка әтидән кайнар су койдыра.  

– Хатыйп, кайнар су өстә әле, тамагым кипкән. Әле менә больницада кызлар әйтә: «Әй, Хәдичә, яшь чагында бигрәк чибәр булгансыңдыр син», – диләр. Чибәр идем шул! 

Әтинең елмайганын күреп, күзләрендә шаян очкыннар барлыкка килә. Таныйм, элекке ут янып торган әнине таныйм! Чибәр булмый! Чем-кара озын чәчле, яшел күзле кыз чибәр булмый карасын әле!  

– Туксанны куып барганда, чибәрлек калмый икән шул... Шулай дидем кызларга. 

– Кызларның үзләренә ничә яшь соң, әни? 

– Минем чама инде, кызым...  

Көлешәбез. Сөйләшеп туймыйбыз. Чиратта – капиталистлар. Аларны яхшылап ачуланасы бар. Пенсияләр түбән, эш хакы юк, ә яшисе килә.  

...Менә берзаман әни арый. Әмма ул алай дими.  

– Минем җәйге урын мин кайтканны көттеме соң? Карыйм әле... 

Әти аңа верандага чыгып ятарга булыша. Мин дә үз эшләрем белән мәшгуль. Табак-савытны юып, аш куям. Шулпа. Авыл өендә шулпадан башка тормыш юк. Шулпа булса, бар да була... 

...Әтинең өйгә кергәнен сизмәгәнмен дә. Керде дә, бераз уңайсызрак кыяфәттә пычак сорап алды. Кулларында – яңа җыйган чәчәк букеты. Агач тактага куеп, сабакларны кыска итеп кисте һәм верандага чыгып китте. Анда – әни урыны. Әле төзелеп та бетмәгән кечкенә өйдә тәрәз янында әни, күзләрен йомып, ял итеп ята. Тәрәз төбендәге банкада – чәчәкләр. Шиңгәннәр инде. Әти шул шиңгән чәчәкләрне алып, алар урынына яңаларын куйды.   

– Рәхмәт, Хатыйп...  

Күзләрен чак ачып, әни елмая. Әтигә елмая. Ә мин баскан урынымнан кымшана алмыйча, тын гына аларның аралашуын күзәтәм. Гомер буе бу чәчәкләрне әни үзе җыеп керә дип уйлаган кеше бит мин... 

...Мәхәббәт. Син бар бит. 86 яшьлек әни, 78 яшьлек әти тормышында син бар. Нинди бәхетлеләр алар!  

...Зәй-Каратай авылының тауларыннан җиләк җыеп, чишмә суы эчеп үскән яшел күзле, кара чәчле усал ятим кыз һәм йомшак күңелле, тимер-томыр дөньясын үз иткән зәңгәр күзле, сары чәчле егет. Бәхетлеләр... Бәхетлеләр!

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур, эчкерсез язма. Укуы бик рәхәт... Хәер, башкача була да алмыйдыр Халисәнең язмалары...

    Хәзер укыйлар