Логотип
Блоги

Минзәләдән Түтиләр килде

Дөресен әйтим – инде күптән спектакль караган булмаган икән.

Ялгышмасам, узган ел минзәләләрнең «Иблис»ен (азербәйҗан классигы Хөсәен Җәвид әсәре буенча куелган, «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» театр премиясен алган спектакль) кабул итеп бетерә алмый кайтканнан бирле.Иң кызыгы – менә быел тагын шул ук минзәләләргә барып, рәхмәт яугыры, инде театрга яңадан гашыйк булып кайтырга насыйп булды. 

Александр Коровкинның «Түтиләр»ен алып килгән иде Минзәлә театры бу юлы Чаллыга. Рус сәхнәсе өчен ул билгеле әсәр. Ә менә татарда... Татарда мондый тоташ көлкедән генә торган комедия булды микән әле моңарчы? Комедияләрнең дә комедиясе! Җитмәсә, аны минзәләләр бик килешле итеп татарчалаштырганнар: Розадан – Розалия ясаганнар, Гретадан – Гүзәлия. Менә шушы ике түти шәһәр уртасындагы ата-бабаларыннан калган зур йортта, бер-берсен тулыландырып, шулкадәр матур итеп яшәп яталар ки – әле вакыйгалар башланмас борын ук күңелдә ирексездән симпатия уянды.

Хәер, вакыйгалар үзләре дә озак көттермәде. Алдагы көнне генә түтиләрнең өенә карак кереп, көмеш калак-чәнечкеләрен урлап чыгып киткән булган икән – әбиләр, җавап итеп, тәрәзәгә тимер рәшәткәләр куйдырырга ниятләгәннәр. Һәм менә бердән – тәрәзә үлчәүчене, икенчедән – икесе дә үлеп яраткан племянниклары Робертны көткәндә... аларга администрация вәкиле рәвешендә йортларын үзләштерергә йөрүче аферист килеп керде. Теләгенә ирешер – ялган килешү кәгазьләренә кул куйдыра алыр идеме-юкмы бу алдакчыбыз, анысы билгесез, тик әбиләргә нәкъ вакытында тычканнарга дип куелган мышьяклы пирожки ярдәмгә килде....

Әкәмәт сюжет. Читтән караганда, гел криминал: аферист-«вәкил»нең гәүдәсен кая яшерергә белмәгән түтиләр, кредитларга баткан продюсер-онык һәм аның төрмәдән качкан абыйсы... Бу исемлеккә милиционерны кушып караганда та хәтта, без тамаша кылган дөньяда бер рәтле кеше дә юк сыман инде. Әмма әсәрнең авторы белән мөхтәрәм режиссер бу персонажларны шулкадәр яратып тасвирлаганнар-тудырганнар ки, аларга ирексездән рәхимле күз белән карап утырасың бит!

Әсәрнең, әйткәнемчә, татарчалаштырылуы да башка очраклардагы сыман йә урынсызлыгы, йә килешсезлеге белән җанга тими. Тәрҗемә – шәп! Ә әбекәйләрнең без күрергә гадәтләнгән ак яулыклы авыл карчыклары булмавы хәтта кызыграк та. И, без генә бит ул татар әбиләрен сәхнәдә, һичшиксез, яулыклы итеп күрергә өйрәнгән. Ә тормышта аларның ниндиләре генә юк! 

Кыскасы, әсәр – соклангыч, режиссер хезмәте (Дамир Самерханов) – бишлелек, ә актерларныкы... хәтта алтылылык диясе килә инде бу урында. Кайсыдыр артистның уенын гына аерып алу мөмкин дә түгел хәтта, чөнки «йомшак звено» юк (мин, һәрхәлдә, күрмәдем), спектакльне сәхнәгә куйган иҗат төркеме бу очракта чып-чын ансамбль барлыкка китергән кебек.

Соңгы вакытта татар театр сәнгатенә бик күп эксперименталь проектлар килеп килде. Мин яңа алымнар кулланып, режиссер Туфан Имаметдинов сәхнәгә куйган «Әлиф», «Дәрдмәнд»ларны да күздә тотам, башка театрларда нигездә (махсус) бәйге-фестивальләр өчен әзерләнә торган, әлеге дә баягы Минзәләләрнең «Иблис»е кебек тирән фәлсәфи мәгънәле, катлаулы драма әсәрләрен дә. Тәҗрибәләрсез һәм тирәнлексез, югары идеяләрсез, билгеле, театр дөньясын үстереп булмыйдыр. Әмма, миңа калса, минзәләләрнең шушы матур комедиясе – «Түтиләр»е дә темасы, мохите, эчтәлеге, куелышы белән безнең өчен ачыш ул. Без театрны күбрәк уйландыру, сискәндерү, елату урыны дип санап, хәтта бераз ялгышабыз да кебек тоела миңа. Бүген татарга трагедия җитә, ә менә көлү...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар