Бу атнада башында Чүпрәлегә командировка планлаштырылган иде. Уйладың да, чыгып киттең түгел бит: язасы кешеләрең ул көнне буш булу кирәк, фотографыбыз ике редакциягә берәү – аның да буш вакытын туры китерү бик җиңел түгел.
Ә бу юлы көтмәгәндә өченче «киртә» барлыкка килде – бензин юк. Дөрес, бөтенләй көтмәгәндә диеп булмый – бензин булмау аркасында моңарчы да командировканың өзелгәне булды инде.
Ә бу юлы бер дә өзәсе килми. Чүпрәледә безне инде көткәннәрен дә беләм.
Язарга җыенган героемның кызы шалтырата:
– Кайтырга машина тапсам, барасызмы? – ди.
Ничек бармыйбыз ди инде?!
Юлга без шулай чыгып киттек. Кире нәрсә белән кайтасыбызны да белмичә. Әмма анысы аның башка тарих…
Largus туп-тулы: юлдашларыбыз барысы да машина йөртүченең якташлары бугай – ул аларга исемнәре белән дәшә. Һәр утыргыч янына шешә белән су куелган. «Сезнең өчен! Эчә аласыз! Менә монда суыра торган конфетлар да бар», – ди Халит. Комфорт, кыскасы.
Халит бүген үзенең машинасында журналистлар кайтуын да белә. Миңа да шунда ук исемем белән эндәште:
– Гөлнур апа, сезгә Чүпрәледә ничәдә булырга кирәк? – ди.
– Сәгать бергә кайтып җитә алабызмы? – дим.
– Җитәбез! – ди ул.
Өч сәгатьтән, димәк, Чүпрәледә булабыз. Шунда ук студент чакта Чүпрәлегә кайтуым искә төшә. Каракитә кызы Ләйсән Сабитова белән бер бүлмәдә яшәдек без. Бер-бербезгә кунакка кайту гадәте бар иде бит. Районнан килгән бер машинага утырып, Идел аша паром кичүеннән чыгып, караңгы төнгә генә кайтып җиткән идек Чүпрәлегә. Ул көнне инде Ләйсәннең район үзәгендәге туганнарында кунып калдык – безне икенче көнне иртән авылдан әтисе килеп алды.
Ә Халит менә «өч сәгатьтә кайтып җитәбез» ди. Аралар әнә ничек якынайды хәзер.
Юл, чынлап та, сизелмичә дә узды. Халит пассажирларын авылларына кертеп үк чыга икән.
Иң беренче тукталыш – Иске Үби авылы.
– Гөлнур апа, сезнең өчен кыска гына экскурсия, – ди ул. – Менә бу авылда «Теплый дом» урнашкан. Балалар приюты... Күрше-тирә районнардан да китерәләр…
«Экскурсия» Иске Чүпрәлегә кайтып җиткәнче дәвам итте.
– Бездә бөтен чуашлар да татарча белә, Гөлнур апа. Татарлар да чуашча аңлый...
– «Дуван бакчалары» турында ишеткәнегез бармы? Бездән сул якта кала. Альфред абый Хәйруллинныкы алар. Татарстандагы иң зур алма бакчалары. Кура җиләге дә үстерәләр, виктория дә…
– Алёшкин-Саплык дигән авыл.... Экология министры Александр Шадриковның туган авылы бу. Ул – безнең якташыбыз…
– Бездә хәрби техника паркы бар, Гөлнур апа. Сез аны хәзер күрерсез... Мин Самарада укыдым, бездәге кадәр экспонат аларда да юк иде.
– Яшьләр бездә дә читкә китә шул... Ә без район үзәгендә, үз йортыбыз белән яшибез. Ике кыз үстерәбез. Миндә өч Ай, Гөлнур апа. Олы кызыбыз Айсылу исемле, кечесе – Айлинә. Ә әниләре – Айгөл!
Халит миңа телефонын суза. Телефон экранында, үзе әйтмешли, аның өч Ае – хатыны һәм ике кечкенә кызы фотосы.
– Шушы кызлар өчен тырышабыз инде, Гөлнур апа. Аларны үстерәсе, укытасы, кеше итәсе килә…
Аның сүзләреннән күңелгә никтер рәхәт булып китә.
Миңа шушы юл да, бу кечкенә экскурсия дә (ул кыска-кыска җөмләләрдә Халитның туган ягын никадәр ярату, Чүпрәлене, аның кешеләрен матур итеп күрсәтәсе килү теләге ята бит!), яңгырлы-болытлы көн дә ошый. Ялтырап кояш чыккан кебек тоела: үзе юк, ә син аның барлыгын сизәсең.
Истә калачак командировкаларга тагын берсе өстәлде.
Комментарий юк