Яшь әни белән яңа туган бәбине бала тудыру йортыннан каршылауны күпләр зур бәйрәмгә әйләндерә хәзер. Бөтен туганнар җыела, әни кешене чәчәккә күмәләр, хәтта аниматорлар килә. Кайбер бәхетле хатыннарны бала тудыру йорты ишеге төбендә иреннән бүләк – яңа машина да көтә... (Әйе, андыйлар да бар!)
Әмма дөнья булгач, төрле хәлләр очрый.
Бала көткәндә төрле сәбәпләр белән ялгыз калган, бер туганы да, якын кешесе дә юклар бар бит. Шәфкать туташы күтәреп чыккан кадерле төенчекне кабул итеп алучысы булмаганнар... Андыйлар өчен бала белән торган җиренә кадәр кайтып җитү, иң беренче памперсларны алу да чишеп булмастай проблемага әйләнүе гаҗәп түгел. Кимсенү-үртәлүләрне әйтмим дә.
...Казакъстанның Кызылорда шәһәрендә яшәүче Магжан Налибаев берсендә дустының хатынын бала тудыру йортыннан каршылаган җиргә бара. Күп булып бара алар: яшь әти сөенечен уртаклашырга туганнарын гына түгел, бөтен дусларын чакыра. Һәркем чәчәк бәйләме белән килә.
Һәм шунда Магжан менә нәрсәгә игътибар итә: аның күз алдында бер яшь әни бала тудыру йортыннан баласын күтәреп ялгызы гына чыга. Чәчәкләрсез, бүләкләрсез... Күз яше белән...
Бу күренешне бик озак оныта алмый ул.
Һәм егетнең башында менә нинди уй туа. Видео яздырып, авыр хәлдә калган булачак ялгыз әниләргә TikTok аша мөрәҗәгать итә: «Әгәр сезне бала тудыру йортыннан каршылаучы кеше юк икән, сезгә моңсу, күңелсез булмасын өчен мин килә алам», – ди.
Андыйлар, әлбәттә, табыла. Кемгәдер бала әйберләре сатып алып килеп бирергә кирәк, кемдер подгузниклар сорый, кемнәрдер бала тудыру йорты ишегеннән ялгыз гына чыгасы килми...
Берәүнең дә үтенечен кире какмый Магжан: ялгыз әниләрне чәчәк бәйләме белән каршы ала, өйләренә кадәр озатып куя... Читтән караганда бәхетле ата кадерле хатынын, яңа туган сабыен каршылый дип беләсең.
Магжан – гап-гади егет, заводта эшли, яше утыздан артса да, әле өйләнмәгән. «Әнисенең язмышы шулай килеп чыкканга – тормышта ул ялгыз калганга яңа туган сабыйның бер гөнаһысы да юк, шуңа күрә бәләкәч турында кайгырту безнең җәмгыятьнең бурычы», – ди ул.
Кызылордада аның бу идеясе янында инде берләшүчеләр, моны яңа бер трендка, волонтерлык хәрәкәтенә әйләндерүчеләр дә табылган: кемдер яшь әниләрне каршыларга транспорт биреп торырга әзер, кемдер беренче вакытта бала карашырга килә алам, дигән теләк белдерә...
Үзебезнең арада да бар Магжан кебек изге җаннар.
Бер танышым сөйли:
– Бер дустымның сеңлесе бала көткәндә ире аны ташлап башка хатынга чыгып китте. Әти-әниләре авылда, шәһәрдә туганнары юк, якын дуслары да булмаган, күрәсең. Ә абыйсы – минем дустым – читтә яши иде, тиз генә җыенып кайта торган җирдә түгел.
Сеңлесенә ничек ярдәм итәргә дип озак уйлагандыр инде. Аннан менә миңа мөрәҗәгать итте.
– Сеңелкәшне роддомнан чыкканда каршы ала алмассыңмы икән? Чәчәгенә дә, башкасына да акчаны үзем җибәрәм. Син машинага кадәр баланы күтәреп кенә чык. Көне-төне елый, бик үрсәләнә, кимсенә, ничек тынычландырырга да белмим, – ди.
Башта аптырабрак калдым инде. Үземнең хатынның да бала көткән чагы. Аны дустымның сеңлесе урынына куеп карадым, ул ялгыз калса шушы хәлдә нишләр икән, дидем. Шуңа күрә ризалаштым.
Өйдә әйтеп тормадым инде – бала көткән хатын-кызны юк-бар белән борчымавың хәерлерәк. Башына нинди уй килмәс?! Ярты сәгатькә барырмын да килермен, дим.
Икесенең дә бала табар вакытлары бер тирәдә икәнен белә идем, әлбәттә. Әмма нәкъ бер тирәдә, бер-бер артлы һәм нәкъ бер үк роддомда бәбилиячәкләрен күз алдыма да китермәдем. Ярый бер палатада ятмадылар.
Ышанасызмы, икесе дә бер үк көнне: «Бүген мине чыгаралар», – дип шалтыраттылар.
«Нишлим икән?» – дим. Утка кердем. Үземнең хатынны бәбиләткән врачны белә идем, аңа шалтыраттым. «Нинди дә булса бер сәбәп тап, минем хатынны иртәгә генә чыгар әле. Бик ашыгыч эшем бар», – дим.
Ярый, хәлемә керде. Хатынның кәефе бик төште, билгеле. «Ярый, бер кич артык кунганнан берни булмас, баланың сәламәтлеге мөһимрәк», – дип аны тынычландырдым.
Каршы алдым дустымның сеңлесен. Алдан сөйләшкәнчә, зур чәчәк бәйләмнәре белән. Машина белән өенә кадәр озатып куйдым.
Иртәгәсен үземнекеләр чыкты.
Бөтен курыкканым шул булды: баланы төреп чыгаручы медсестралар танырлар да, «Соң син кичә генә килгән идең бит әле, кыз биреп җибәрдек үзеңә», – дип әйтерләр дип уйладым. Улымны алардан алганда йөзләренә күтәрелеп тә карамадым. Хәтта бүләгемне бирергә дә онытканмын. Хатын машинага чыккач исенә төшерде дә, тик мин: «Кире кереп эзләп йөрмим инде», – дидем.
Хатынга бу серне әле дә ачкан юк.
Ә дустым һәм аның сеңлесе миңа гомер буе бик рәхмәтле булдылар. Сирәк очрашабыз, әмма очрашкан саен бер искә төшереп алабыз. Сеңлесе кабат кияүгә чыкты, тагын ике кызы туды – икенче ире белән менә дигән итеп яшәп яталар.
Комментарий юк