Логотип
Блоги

Матур булса да торган җир...

Казанга кайтып, сәүдә үзәгендә ике арба ашамлык җыеп, артта торган әзмәвердәй ирдән: «Кибетне басып алырга килгән, күрәсең, җыйган ике гасырга җитәрлек ризык, кәҗә», – дигәнне ишеткәч, комплимент ишеткәндәй, авызлар ерылып китте. Үзебездә, мәйтәм, өйдә!

Сагынып, саргаеп үлгән дигәннәрне китаплардан укыган бар иде үзе. Мин
аның мәгънәсенә һич төшенә алмый идем. Казанда чакта, сагынасың икән, атна ахырында тиз генә сумкаңны төйисең дә, әллүр – авылга, әти белән әни янына. Грозныйда яши башлаган мәлдә башта  ялга гына барган эффект туды. Ялда:  күз күрмәгән җир, бөтенесе җете, тансык, кызык, аһ-ваһ килеп сокланып йөрисең... Минем эчтәге халәт тә, күченгән мәлгә шундыйрак булды. Гыйнвар ае. Бездә – Татарстанда –  кырлач салкыннары, тун-каталар белән йөри торган вакыт. Ә монда коры салкын көз кебегрәк: көзге пәлтә-курткалардан йөрибез, аякта – кроссовка.

Баштагы ике атна ялдагыча узды – матур, чиста, җылы, кызык... Ике атналар узуга эчтәге мотор кыбырсый башлады: ну, ничек анда өйгә кайту мәсьәләләре? Башта бик итәгатьле-сабыр гына сорады ул үзе. Тагын бер-ике атнадан, имезлек сораган нарасыйдай, иңрәргә кереште, ике айлап узуга йодрыклап төяргә... Әни телефон аша тынычландыра (миннән битәр, үзен шикелле): «И, бездә аяк аслары пычрак, шыгырдап торган кар да күргән юк, ява тора, эри тора, төнгә салкын, тик ятыгыз җылыда...»
Ыхы дие. Февральдәге плюс 17 дә ачуны китерә икән. Матур кояш та күзгә  күренми башлады. Пычраклары, пыскак яңгырлары, салкын кырлачлары, меңгә төрлеләнә торган табигате белән бирегез миңа үз Казанымны!


Шуның кадәр абсурд дәрәҗәгә барып җитә икән ул сагыну дигән зәхмәт – Казан урамындагы дорфа-гөрбияннәргә кадәр сагындырта башлый. Нинди  генә хәл-әхвәлдә дә тау халкының итәгатьле булуы, бервакытта да орып-бәреп сөйләшмәве, авылдагыча кешелеклелек вә намуслылык бездәге
менталитет, культура янында җир белән күк арасы шул. Кирәк бит бер-берсенә юл куя алу тәрбиясе, дип тел шартлатып йөрдем башта. Бездә булса мәйтәм – тел белән булмаса, түбәңә менеп төшәрләр иде, дия-дия.
Сагыну!!! Үзәкләрне мең телгәли торган нәстә икән ул!.. Менә шул гөрбиянлеккә кадәр сагындым. Казанга кайтып, сәүдә үзәгендә ике арба ашамлык җыеп, артта торган әзмәвердәй ирдән: «Кибетне басып алырга килгән, күрәсең,  җыйган ике гасырга җитәрлек ризык, кәҗә», – дигәнне ишеткәч, комплимент ишеткәндәй, авызлар ерылып китте. Үзебездә, мәйтәм, өйдә! Нинди ачуланып, җавап кайтару булсын ди инде минем тарафтан: авызымны ердым да, «кәҗә»легем белән азык-
төлектән башлап, көндәлек химия савытлары төялгән арбамны касса тасмасына бушатырга керештем.  (Минем, абый-җаным, өйдә бер нәрсә дә калмаган иде шул, юлдан кайтыш).
Шуңа, еракка киткән кешедән җылыда яшәп ята, диңгез ярында, шәп илдә, анда мөмкинлеге-рәхәте башка дип кызыгып та ятмагыз! Ие, җылы, рәхәт, матур, хөррият. Әмма матур булса да торган җир, сагындыра туган җир. Моннан тыш, тагын бер әйтемне дә өстәп куйыйм – чит җирдә солтан
булганчы, үз илеңдә олтан бул. Бер генә ил дә, җир дә, су да чирәмендә тәгәрәп үскән туфрагыңны алыштыра алмый.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар