Блоги
Көзгегә үпкәләп булмый...
– Понаехали!
Автобуста иртә таңнан тавыш-гауга чыгаручыларны аңламыйм мин. Тәрәзәгә карап, кышкы йокыдан уянып килүче табигатькә хозурланып яки бүген башкарасы көндәлек эшләреңне бер кат барлап барасы урынга, нигә шулай тәмсезләшергә инде?.. Андый чакта гел уйлыйм: өйдән ире белән сүзгә килеп чыгып киттеме икән бу ханым, әллә ишек япканда гына каенанасы берәр кыеграк сүз әйттеме икән соң? Балалары белән сүзгә килгән булуы да бик мөмкин... Бәлки ул бөтенләй ялгыздыр, өйдә сүз алышыр кешесе юктыр, аның авыз тутырып сөйләшәсе киләдер? Хәер, сәбәп мин уйлаганга караганда күпкә гадиерәк тә була ала: мөгаен, иртән эшкә җыенганда шкафны ачкандыр да, нәрсә кияргә белмичә кәефе төшкәндер. Кыскасы, ул нигәдер бөтен дөньяга ачулы һәм менә хәзер юлында очраган һәркемне җир белән тигезләргә әзер. Һәркемне дип... Һәркемне түгел шул, автобуска кергәч, гадәттә, кондуктор кыз була инде ул. Йә аның сдачаны вак акча белән кайтаруы ошамый (эресен генә кайдан җиткерсен ул: ниндине ала – шундыйны бирә инде!), йә автобус кинәт кузгалып киткән (яки туктаган), тукталышта озак торган (кондукторның эш урыны автобус салоны белән чикләнүендә берәүнең дә эше юк!), йә...
Тавыш салонның һәрвакыттагыча алгы ягында чыкты. Димәк, ике сүзнең берендә «понаехали!» дип кычкыручы хатын өлкән яшьтә булырга тиеш. Кондуктор кыз, аның биш әйткәненә бер генә җавап бирә, әмма ни әйткәне ишетелми – тавышын ялгыш та күтәрми. Сабыр бала икән...
Арткы ишектән яңа керүчеләргә билет сузганда кондукторның күзләрендә яшь иде әле. Жәлләп куйдым... Япь-яшь үзбәк кызы. Әле күптән түгел генә килеп эшли башлаганга ошаган. Бәлки русча да бик белеп бетермидер. Туган җирен, илен, әби-бабалары каберләрен, туганнарын, якыннарын кеше рәхәт тормыштан калдырып китми бит инде. Нужа йөртәдер, юклык... Телен, гореф-гадәтләрен, тәртипләрен белмәгән чит-ят арасына килеп урнашу, эш табу өчен бик көчле һәм тәвәккәл дә булу кирәк бит. Ул монда, әлбәттә, һәркемгә сынап карый. Кемнәр, ниндиләр булып күренәбез икән без аның күзенә? Берәр вакыт туып-үскән илләренә әйләнеп кайткач, безнең хакта ниләр сөйләр ул? Бүгенге күз яшен оныттырырлык яхшы кешеләр очрармы аңа монда? Нәрсәдәндер канәгать булмаган теге ханым урынына, ул төшеп калуга, тукталышларның икенчесендә үк автобуска эчендә нигәдер ачуы кайнап торган башка ханым утырачак бит һәм тагын барысы да өр-яңадан башланачак:
– Понаехали!..
...Сырхауханәдә хирургка эләгү өчен ни өчендер башта терапевтка керергә кирәк. Ун көн алдан язылып, участок терапевтына бардым. Ул минем үтенечемне тыңлады да: «Чиратка шәфкать туташы язар, ул әле чыгып киткән иде, утырыгыз!» – диде һәм кан басымымны үлчәргә кереште. (Кирәксенмәсәм дә, терапевтка приемга кергәч, шулай тиештер инде, дип, монысына каршы килмәдем).
– Нигә мин хирургка турыдан-туры үзем языла алмыйм соң? Сезне дә эштән бүлмәс идем, – дим. (Ун көн буе күңелдә йөргән сорауны, ниһаять, кемгәдер бирергә бит инде!)
– Гафу итегез, мин урнаштырган тәртипләр түгел. Жалоба язарга телисезме?
Табиб, бик сынап, миңа күтәрелеп карады.
Җил тегермәннәре белән көрәшү уемда да юк иде, билгеле.
– Юк, әлбәттә. Нигә алай дип сорыйсыз?
Табиб уңайсызланып китте шикелле.
– Һәр көнне ким дигәндә өч кеше шикаять язам дип куркыта мине. Шуңа әйтәмдер... Берсенә сырхауханәдә куелган бер тәртип ошамый, икенчесенә – башкасы. Андыйларга: «Языгыз», – дип җавап бирәм. «Мин беркемнән дә курыкмыйм, Аллаһы Тәгаләдән генә куркам», – дим.
Зыялылыгы, затлылыгы йөзенә чыккан табиб Шамсов Сафарали Дәүләт улы Таджикстаннан икән. Казанга бер ел элек күчеп килгән.
– Тормышта инде бик күпне күрдем. Яшьрәк чакта, биш ел «Врачи без границ» оешмасында эшләргә туры килде, – дип сөйләде ул миңа шәфкать туташын көткән арада. – Медицина институтын тәмамлап, азмы-күпме тәҗрибә тупларга өлгергән идем инде. Бер дустым чакырды да, тәвәккәләдем... Әфганстанда, Индиядә, Индонизиядә эшләдек. Авыр иде, әмма кызык та. Андагы халыкның: «Доктор!» – дип безне ничек зурлауларын күрсәгез! Аллаһы Тәгалә урынына күрделәр! Үзләренең ашарларына юк, әмма авызларыннан өзеп, соңгысын безгә китерәләр. Шаккатырсың!
Аннан кайткач, шәхси клиникамны ачтым. Ун ел элек булды ул. Барысы да әйбәт иде. Кул астымда менә дигән табиблар тупладым, кирәкле аппаратуралар кайтарттым. Халык өзелмәде. Аннан...
– Аннан?
– Аннан клиникамны «яхшы кешеләр» үз кулларына алдылар...
– Һәм Сезгә илдән китәргә, тормышны өр-яңадан башларга туры килде... – дип дәвам итәм мин.
Ул: «Әйе...» – дип сүзсез генә баш кага. Аның урынына бер генә минутка үземне куеп карыйм да, йөрәгем жу-у итә.
– Фатирга 12 мең сум түләп торам. Гаиләм әле килмәде. Гражданство алмыйча, аларны әлегә китертеп булмый. Анда үз йортыбыз, зур бакчабыз... Анда мин хөрмәтле кеше идем. Ә монда менә көн саен өстемнән шикаять язу белән яныйлар... Приемга килгән һәркем миңа теләсә нәрсә әйтергә хакы бар дип саный. Хәтта япь-яшь кызлар да... Югыйсә, мин аларның әтиләре кебек кеше бит. Нигә табибларга шундый мөнәсәбәт монда, аңламыйм. Мәскәүгә дә урнашырга була иде, хезмәт хакы да югарырак иде, әмма Казанда мәчетләр күбрәк дип, Татарстанны сайладым шул...
Табиб кабинетыннан чыкканда нигәдер бик авыр һәм... оят иде миңа. Иртән автобуста «Понаехали»ны ишеткәндәге кебек. Безнең ниндилегебез килгән шушы кешеләр йөзендә, алар күзендә чагыла. Көзгедәге кебек...
Проза
Кысыр
Ә бала булмады да булмады. Саниягә «баласыз» мөһере басылды. Елдан-ел холыксызлана, тотнаксызлана барган ире, эчкән йә талашкан саен, кеше-мазарга карап тормастан: «Кысыр!» – дип кычкырды. Шушы бер сүз белән хатынының авызын ябып, изеп ташлый иде...
Күңелеңә җыйма
Иреннән ишетмәгәнне чит ир әйтте...
Ул иреннән һәрчак мыскыллы сүзләр ишетеп яшәде. Бергә яши башлауның беренче көннәреннән үк шулай булды. Люция үпкәләсә, Марсель ул чакта: «Мин бит шаяртам», – дип көлә иде. Аннары хатын ничектер моңа игътибар да итми, шулай тиеш кебек кабул итә башлады. Марсель исә яши-яши «мин бит шаяртам» дигән аклануларын да онытты, ул инде шаяртмый да иде бугай. Ләкин көтмәгәндә барысы да үзгәрде.
Проза
Улым
Әбиең җиде елдан артык урын өстендә ята. Күзләре дә юньләп күрми. Хәзер башы да эшләми инде, алмашынып сөйләшә. Әҗәл көтеп яткан картлар белән шаяртмагыз алай – гөнаһысы зур. Дөресен әйтегез, бу вакытта ни эшләп йөрисез монда? Кем кирәк сезгә?
Күңелеңә җыйма
Могҗиза
Мин үлсәм, әни эчүдән туктар, дип уйлый идем. Ялгышканмын... Берсендә хәтта кулымны аның күз алдында кисә башладым. Исе дә китмәде: «Ярар, ярар, үл!» – диде. Исереккә аңа берни дә кирәкми, аның бернәрсәгә дә йөрәге янмый...
Күңелеңә җыйма
Туйдырган хатынны сагыну
– Васил, ни өчен? Минем кайсы ягым анна кимрәк? Нәрсәне ялгыш эшләдем? Резеданың бит алмалары буйлап күз яшьләре тәгәрәде. – Резеда, син үзең дә аңлыйсың бит инде...
Комментарий юк