Дөньядагы иң кыйммәтле хатын-кыз сумкасы, беләсезме, күпме тора?
Дөньядагы иң кыйммәтле хатын-кыз сумкасы, беләсезме, күпме тора? 380 мең доллар! Кичә Гонконгта «Hermes» француз Мода йорты эшләгән сумканы аукционда шундый бәягә сатканнар. Узган ел алар «Биркин» сумкасын 300 мең долларга саткан булганнар һәм рекорд куйдык дип шатланганнар. Баксаң, үзләре гаҗәпләнер һәм бөтен дөньяны шаккатырыр көннәре алда булган икән...
Дөньяның иң бай туташ һәм ханымнарының хыялы булган Биркин сумкасы «Hermes» Йортының иң атаклы сумка модельләреннән санала. Аның иң беренчесен 1981 елда эшлиләр. Дөрес булса, берсендә Британия җырчысы Джейн Биркинның самолетта урыны «Hermes»ның президенты белән янәшә туры килә. Җырчы алдындагы сумкасыннан бик озак нидер эзли, аннан, таптым дигәндә генә, сумкасын кулыннан төшереп җибәрә һәм аның бөтен нәрсәсе идәнгә чәчелә... Күбебезгә таныш күренеш бит инде. Сумкадан кирәкле әйберне эзләп таба алмау дим. Хатын-кыз сумкасына ни генә сыймый бит ул! Ирләр моны күз алдына да китерә алмыйдыр. Бервакыт бер ханым кечкенә генә сумкасының төрле кесәләреннән 1 мең сум вак акча җыйган иде. Ышанмыйсызмы? «Хәзер эзләп табам», – дигәч, башта мин дә икеләнеп торган идем. Җыйды! Шулкадәр вак акчаны ничек күтәреп йөргән, нигә күтәреп йөргән дип хәзергәчә аптырыйм...
Читкә киттем. Кыскасы, Джейн Биркинның сумкасына бер нәрсә дә сыймавын күргәч, «Hermes» компаниясенең президенты: «Телисезме, без сезгә уңайлы сумка эшләп бирәбез?» – ди. Җырчы, әлбәттә, ризалаша. (Сумканың нигә Биркин дип аталуын аңладыгыз инде.)
Инде менә ничә еллар Биркин сумкасы үзенең популярлыгын җуймый, хатын-кызларның тарихта иң билгеле аксессуары санала. Аның бәясе 10 мең доллардан башлана. Бу сумканы сатып алырга теләүчеләр өч ел алдан чиратка язылалар. Компания аны елга бер-икене генә чыгара. Аңлашыла инде, ул – кулдан эшләнә. Сумка ничә данәдә чыгарылган, аның ничә копиясе бар, киләчәктә тагын шундый ук сумкалар чыгарылачакмы – сумканың бәясе шушылардан да тора.
Инде кичә Гонконгта сатылган Биркин сумкасы турында. «Кем алды икән шул бәягә?» – дип кызыксынасыздыр, әйеме. Сатып алучының кайсы илдән, исеме кем икәнен аукционны оештыручылар әйтмәгән. «Шәхси коллекциядә булачак», – дигәннәр. Аукцион нибары 15 (!) минут барган дип язалар.
Сумка крокодил тиресеннән эшләнгән, фурнитурасы – 750 нче пробалы ак алтыннан, ул 205 бриллиант белән бизәлгән.
Боларны безгә нигә сөйлисең, мондый сумканы алу түгел, күз кырыебыз белән күрү дә насыйп түгел бит безгә дисезме. Интернеттагы игъланнарга юлыкканчы мин дә шулай уйлаган идем.
«Берәрегез белмиме, birkinның оригинален кайсы илдә, кайсы шәһәрдә алырга була? Гомумән, ул сатуда буламы икән? Парижда инде чиратка язмыйлар».
«Биркинның кара төстәге оригиналын алу турында әллә кайчан хыялланам. Копиясен тәкъдим иткәннәр иде, тик аннан баш тарттым. Бәлки кемдәдер артык сумка бардыр. Бәлки кемдер тотып йөреп инде туйгандыр? Хәбәрегезне көтәм. Алдан ук рәхмәт!»
«Биркин сумкасының оригиналмы, түгелме икәнен кайда тикшертергә икән? Миңа бүләк иткәннәр иде. Документлары, сертификаты да бар».
Кичә интернетка бу сумка сатылу турындагы хәбәр чыккач, аның астында комментарий пәйда булды: «Миндә бу сумканың копиясе бар. Бәясе шулай ук арзан түгел».
Икенче берәү аңа җавап итеп: «Копия кызык түгел», – дип язды.
Гонконг аукционыннан дөньяның иң кыйммәтле сумкасы белән кайтып киткән кешенең бераздан кем икәне билгеле булса һәм ул Россиядән дип әйтсәләр, мин үзем шаккаттмам.
Комментарий юк