Логотип
Блоги

Кемерово. Без сезнең белән

Искә төшерәм дә, дерт итеп китәм.

Искә төшерәм дә, дерт итеп китәм.

Минем дә ничә тапкыр улларымны, укытучыларына ияртеп, классташлары белән кино яки мультфильм карарга шундый күңел ачу үзәкләрендә урнашкан кинотеатрларга җибәргәнем булды. (Җайлы бит: бала каникулда телевизор каршында гына утырмый, барысы да оештырылган – синең үзеңә эштән калырга да кирәкми).

Иремнең улларыбызның икесен генә кинотеатрга кертеп җибәреп, сеанс тәмамланганчы шул күңел ачу үзәгендә үзенең йөреп торган чаклары да булды.

Олы улымның кечкенәсен дуслары белән кинотеатр ишегенә кадәр озатып, мультфильм беткәч барып каршы алган чаклары да бер генә кабатланмады.

Безне Ходай саклады, аларны юк...

Кемерованың ут эченнән берсе дә чыкмаган 5 «А» классы урынында минем балаларым классы да булырга мөмкин иде. (Улларым барырга теләмәгән чакларда да, ирексезләп диярлек озаткан вакытларын ничәмә ничә булды минем!)

Кинотеатр залында бикләнеп калган өч (!) баласын коткарырга дип өзгәләнгән ата (кызларын мультфильм карарга кертеп җибәргәч, ул үзе аларны шунда, беренче катта көтеп утырган. Соңгы минутка кадәр алар телефоннан сөйләшеп торганнар. Кызганыч, коткаручылар аның: «Анда балалар! Булышыгыз!» – дип ялваруын ишетмәгәннәр... Кызларының: «Әти, монда төтен!», «Әти, без чыга алмыйбыз, ишек бикле!» – дигән тавышлары аның колагында әле бик озак яңгырар) урынында ирем булырга да мөмкин иде.

«Анда минем энем калды! Башкаларны әлегә кире борсагыз да, миннән кан алыгыз!» – дип, кан бирергә су буе булып сузылган чираттан китәргә теләмәгән яшь егет урынында безнең олы улыбыз да басып торырга мөмкин иде.

Әйе, безне Ходай саклады, ә аларны юк... Әмма йөрәк барыбер елый! Бүгенгә саклады, ә иртәгә? Иртәгә кайда нәрсә ишелер, яныр, җимерелер? Нәкъ шул вакытта, шул минутта анда минем балаларым булмас дип кем әйтә ала?

Әйе, мин тәкъдир барын беләм. Аңлыйм: әгәр язмышыңа шулай язылган булса, аңардан котылу юк. Әмма Аллаһы Тәгалә юкка гына: «Сакланганны – саклармын», – димәгән лабаса!

Күпләр бу көннәрдә Кемеровада булган коточкыч фаҗиганең сәбәпләрен эзли. Һәм ул сәбәпләрне «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгеннән читкә китеп, ил күләмендә эзли. Нигә болай? Нигә бездә генә барысы да шулай начар? Ерак китәсе дә түгел, шунда ук үзебезнең «Булгария» искә төшә, «Адмирал»...

...Германиянең Висбаден шәһәрендә командировкада булганда Россиядән күчеп киткән бер нейрохирург, анда эшли башлаган көннәрендә үзе белән булган бер хәлне искә төшергән иде.

–​ Клиникага эшкә урнашкач ясаган беренче операциям иде, – дип сөйләде ул. – Шактый катлаулы очрак – операция өстәле янында 6-7 сәгать басып торырга туры килде. Кич эштән соң гына кайтып киттем. Иртән, Мәскәүдәге гадәт буенча, туры реанимация бүлегенә киттем – кичә мин операция ясаган авыруым ни хәлдә икән? Реанимация бүлеге табибыннан хәлен сорашам: «Кан басымы ничек? Йоклаганмы?» Ул, әлбәттә, минем барлык сорауларыма җавап бирде, әмма чыгарга борылгач, эндәшеп туктатты:

–​ Гафу итегез, сез миңа ышанмыйсызмени? – ди.

–​ Ышанам, ә нигә алай сорыйсыз? – дим аптырап.

–​ Сез үз эшегезне башкардыгыз – операция ясадыгыз, ә хәзер аны аякка бастыру – минем вазыйфама керә, – диде ул.

Монда һәркем (!) үз эшен җиренә җиткереп, «бишле»гә башкара: илбашыннан алып, җыештыручыга кадәр. Тәртип шулай барлыкка килә. Мин Россиягә менә шушының җитмәвен Германиядә яши башлагач кына аңладым...

Үз вазыйфаңны «бишле»гә башкару. «Зимняя вишня» яки башка шундый бер сәүдә-күңел ачу үзәге сәгать механизмы кебек эшләп торсын өчен бик күпләр үзалларына шундый максат, бурыч куярга тиеш ләбаса. Рөхсәт итәргә тиеш булган очракта гына рөхсәт итәргә: төзәргә, ачарга, оештырырга.

Балык башыннан чери.

Хуҗалар барысын да законда язылганча эшләгән булса (рөхсәт кәгазьләрен взятка бирмичә, «откат» ясамыйча алса), түбәндәгеләр дә үз вазыйфаларын «бишле»гә башкарыр иде. (Үзе намуслы җитәкче кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итәр иде!)

Кинотеатр залын берәү дә бикләп, каядыр китмәс иде. Ул аны бикләмәс һәм, гомумән, ишек төбеннән китмәс иде.

Карусельгә утырган (ә алар анда барысы да ремень белән эләктерелгән!) балаларны язмыш иркенә ташлап, контролер урамга чыгып йөгермәс иде. Күз алдыма китергән саен тетрәнәм: тирә-юньдә төтен, тавыш, кычкырыш, елаш, ә карусель һәм аңа утырган балалар әйләнәләр дә әйләнәләр...

Йөрәкне телгәләгән бу мисалларны санаудан мәгънә юк. Әгәр һәркем үзенә йөкләнгән эшне «бишле»гә башкарса, бу фаҗига килеп тә чыкмас иде. Килеп чыккан очракта да, аның нәтиҗәләре бу кадәр куркыныч булмас иде.
​Бүген күпләр үз-үзләренә сүз бирә: моннан соң берәүгә дә взятка бирмәм диләр. Кем белә: безне чорнап алган бу коррупциягә, бәлки, шулай нокта куелыр? Кемеровада булган фаҗиганең дә башы коррупциягә барып тоташканы беребезгә дә сер түгел бит. 

Нәтиҗәләр дигәннән.

Социаль челтәрләрдә йөргән хәбәрләр, ватсапка бертуктаусыз яуган мәгълүматларның күңел дөрес булмавын тели. Бик тели! Ул саннарны кычкырып әйтергә дә җөрьәт итмим...Йөрәгем җитми...  «Хәсрәт килгән гаиләләр азрак булса ярар иде, Ходаем!» – дип кенә телим. Аларның бит әле гомерләренең азагына кадәр балалары янган шушы утта янасылары бар. Сабырлык бир аларга... Ә күрмәгәннәргә – күрсәтмә!

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Башына тешкэн кешегэ Ходай сабырлык бирсен,Бик авыр хэсрэт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик зур кайгы бу. Фажига.. Моннан шактый еллар элек, бер энинен 6—8 яшьлек улларын "урлашыгыз эмма тотылмагыз!" дип тэрбиялэгэнен ишетеп шаккаткан идем. Урлаша белмэсэ рэсэйдэ дэрэжэгэ ирешеп булмый дип анлатты ул аны мина. Хаман шуны оныталмыйм.. Курергэ инде нинди булып устелэр икэн ул балалар. Рэсэй зур, анда торле гаилэлэр, торле тэрбия. Намуслы булырга, ботен эшне дэ автор эйткэнчэ 5легэ эшлэргэ ойрэтуче гаилэлэр кубрэктер дип ышанасы килэ.

        Хәзер укыйлар