Блоги
Каргыш – каргыштан аерыла
– Телең белән әйләндереп сүз әйтә алма! Кеше күзләренә тилмереп карап утырырга кал!
– Телең белән әйләндереп сүз әйтә алма! Кеше күзләренә тилмереп карап утырырга кал!
Имәнеп киттем... Бер татар карчыгы, алган әйберен сумкасына тутыра-тутыра, кассир кызны каргый. Чиратка яңа гына килеп бастым – ике арада нәрсә булганын аңларга өлгермәдем. Тик бу кадәр авыр сүзләр әйтерлек нидер булгандыр дип уйламыйм. Кассир кыз – аңа күп булса 20-22 яшьтер – әбинең бу сүзләрен ишетеп торса да, каршы җавап бирмәде. Әмма кассага минем чират җиткәндә дә аның куллары калтырый, күзеннән яше менә-менә тамам дип тора иде әле.
Кич буе әлеге күренеш күз алдымнан китмәде. Каргап әйткән ул сүзләр колагымда яңгырап торды.
Каргыштан һәм кеше рәнҗешеннән бик куркам мин. Аларны үзем ишетүдән дә, аннан бигрәк, ялгыш кына кемгәдер шул сүзләрне әйтүдән дә (хәтта күңелемнән уйлаудан да!). Уттан курыккандай куркам... Хәер, сез дә шулайдыр.
Күрше әби кергәч, аңа да кибеттә булган бу хәлне сөйләдем.
– Син кайгырма, нәнә, – диде ул миңа. – Кассир кызга әлеге каргыш төшәргә тиеш түгел. Усаллыгы белән генә әйткән ул карчык аларны. Йөрәк белән әрнеп әйткән каргыш кына кабул була ул. Бик үзәгең өзелеп әйтсәң генә... Ә менә бу очрактагы кебек каргыш ялгыш булса, тагын да куркыныч – үзеңә кире әйләнеп кайтырга мөмкин диләр. Анысыннан Ходай сакласын... Каргыш дигәч, искә төште әле. Энем янына больницага баргач, коридорда Фәйрүзәне очраттым. Аның да ире шунда авырып ята икән. Икенче ире була инде бу. Үзе килеп дәште. Дәшмәсә, танымас идем. Күрмәгәнгә биш былтыр бит... Яшь чакта безнең күршедә кияүдә булды Фәйрүзә. Фәрит белән бик яратышып өйләнештеләр алар. Бик матур парлар иде. Икесе дә шундый чибәрләр. Алар урамнан узганда бөтен кеше тәрәзәдән карап кала торган иде. Әллә шулай күз дә тидердек инде...
Фәрит – Хәбирә апаның бердәнбер улы иде. Аның ире сугышта үлгән, шуннан соң ул башка кияүгә чыкмаган. Бөтен карап торганы шушы улы иде. Телендә гел Фәрит булды: җөмләне аның исеме белән башлый, аның исеме белән тәмамлый иде. Ә аннан өйгә Фәйрүзә килде менә...
Киленен Хәбирә апа беренче көннән үк яратмады. Бертуктамый аннан гаеп эзләде: «Фәриткә Фәйрүзәң шундый дип әйттем әле...», «Фәриткә бөтенесен дә дөресен сөйләп бирдем...», «Улыма пар булмады бу хатын...»
Тамчы тама-тама ташны да тишә диләр бит. Боларның да шулай булды. Фәрит белән Фәйрүзәнең арасын Хәбирә апа барыбер бозды. Йортта тавыш чыкканны тирә-күршедән яшереп бетереп булмый бит аны. Без яшәгән Борискино бистәсе авыл кебек иде инде ул – барысы да күз алдында булды. Фәрит эчеп кайта башлады. Хатынына кул күтәргәләгәнен дә белеп тордык. Монысын бик куанып Хәбирә апа үзе сөйли иде. «Кирәген бирде киленнең, яхшы булды әле», – дип.
Аннан Фәйрүзә аерылып китте. Ул кыйналуга, ул мәсхәрәләүгә болай да озак түзде бит. Киткәндә бик елап киткән диделәр.
Больницада Фәйрүзә белән шул көннәрне искә төшереп сөйләшеп утырдык.
– Арабызны Фәритнең әнисе генә бозды, Миңнегөл апа, – ди ул. – Тормаслык ир түгел иде бит... Эчә башлавы да әнисе аркасында булды. Аны да үпкәләтәсе килмәде Фәритнең, мине дә... Нишләргә белмәде инде ул... Киткәндә әнисенә: «Битенә ябарга яулыгың да булмасын!» – дип киттем...
Өйгә кайткач, Хәбирә апа турында уйлап йөрдем әле. Үлгәч, чыннан да, битенә капларга яулыгы да булмады бит аның... Хатыны аерылып киткәч, Фәрит баш күтәрми эчәргә кереште. Эшеннән дә чыгарып аттылар. Әнисенең булган акчасын талап алып эчеп бетерә иде дә, ул беткәч, өйдә ни бар, шуны алып чыгып сата иде. Хәбирә апаның үлеме дә өйдә булмады. Күл буенда, агачлар арасында җан биргән. «Улы исерек чакларда гел шунда китеп йөри иде», – диделәр. Аны мәетен озатырга баручылар соңыннан шаккатып сөйләделәр: өйләрендә берни калмаган, буш йорт ди. «Битенә капларга яулык та тапмадык», – диделәр. Фәйрүзә бигрәк әрнеп әйткән булган икән...
Мәхмүт абыең үлгәч, үзем дә әйттем бит, нәнә... Бөтен йөрәгем белән әйттем... Пенсияне артыннан йөреп, үзем ясап бирдем дип сөйләгәнем бир инде. Аерылышсак та: «Өч көн ашаган юк, берәр нәрсә бир әле», – дип миңа килә иде бит. Пенсия ала башлагач та, килүдән туктамады. «Соң кичә генә китерделәр лабаса, кая куйдың акчаңны?» – дия идем. Эчсә дә, бер кичтә бөтен пенсияне эчеп бетерә алмый бит инде кеше. «Сорама, син белмисең!» – дия иде. Соңыннан гына ишеттем шул... Пенсия китергән көнне үк күрше егетләре кереп, акчасын талап ала торган булганнар. Ипилек калдырганнардырмы, юкмы, белмим. Соңгы керүләрендә, Мәхмүт абыең карышкан булса кирәк. «Бирмим», – дигәндер инде... Шешә белән арттан башына сукканнар... Пыяла ватыклары да башында калган иде.
– Милиция юлында йөрмим, әмма Ходай үзе җәзасын бирсен! – дидем шул чакта.
Жәл булды инде... Үзе кешегә начарлык эшләүче түгел иде Мәхмүт абыең.
Бирде җәзасын Ходай... Дамир дигәнен Борискино бистәсендәге тузган торактан бирегә, шәһәр фатирына күчкәч, төнлә кемнәрдер көрәк белән кыйнап үтерделәр. Син ул Дамирны беләсең, олы улың йөргән бакчада каравылчы булып эшләде ул... Икенчесе – аның энесе иде. Анысында «тавык күзе» булган. Төнлә каяндыр кайтканда, күрмичә, казыган чокырга егылып төшкән. Шундагы салкын судан чыга алмаган – мәетен иртән генә таптылар. Өченчесе – тагын бер абыйларының малае иде. Анысы наркоман булган, шуннан үлгән – коткара алмаганнар... Минем рәнҗеш тә төшкәндер боларга дип уйлыйм. Сүзне шуңа да уйлап әйтергә кирәк, нәнә...
Уйлап әйтергә кирәк...
Сатып алучы әби дә, өенә кайткач, ачуы сүрелгәч, кычкырып әйткән ул сүзләрен кире алган булса ярар иде. Күңеленнән: «Тәүбә! Тәүбә!» – дип кабатлагандыр дип шундый ышанасы килә.
Күңелеңә җыйма
Чын мәхәббәт бар ул, бар!
Мәхәббәт... Ап-ак кар явып, бераз буранлап торган кичтә кап-кара тун киеп килеп керде ул минем тормышыма. Әйе, әйе, ак атка атланган ак киемле принц түгел, нәкъ менә кара тун кигән егет. Ясалма мехтан тегелеп, елкылдап торган андый тун модада булса да, аны кулга төшерү шактый кыен иде әле ул заманда. Егетем дә аны ЦУМда эшләүче танышы аркылы юнәткән булган. Әгәр дә мин утырып кайтасы автобус шоферының игезәк туганында да андый тун булмаса, бу мәхәббәт кыйссасы, бәлки, язылмый да калыр иде.
Күңелеңә җыйма
«Кышкы чия». Җыр тарихы
«Кышкы чия». Сылу, чая, янып торган хатын-кызның эчке дөньясын, матурлык серен, нечкә күңелен ача торган җыр ул. Хатын-кызның бәхете – яратуда, мәхәббәт газапларында. Шул халәтендә ул тулышып пешкән, төрле төсләре белән балкыган кышкы чияне хәтерләтә, диләр...
Арабыздан беребез
Ана булу өчен чикләр юк
«Сезгә аборт ясатырга кирәк!» Балачакта кичергән яман шеш авыруын сылтау итеп, табиблар консилиумы аңа шулай дип әйтә. Ләкин 16 ел буе коляскада утырган Гүзәл ЛАТЫЙПОВАга бу сүзләр мәгънәсез булып тоела. Ул бу бәхеткә урау, сикәлтәле юллар аша килде. Аның баш тартырга хокукы юк. Баладан баш тартып буламы ул?! Хәтта сәламәтлегең куркыныч астында булса да... Инде күпме сулар акса да, үзенең дә балалар йортына килеп эләгүенә һаман ышана алмый. Әни җылысын тоеп үскән кызның үзенең сабыен табасы да, багасы да килә...
Арабыздан беребез
«Без – үлән ашап үскән буын, шуңа нык»
Саба районында яшәүче 87 яшьлек Люция апа Галәветдинова инде 18 ел буе һәр атна саен бассейнга йөзәргә йөри. Аның тормыш шигаре – «Хәрәкәттә – бәрәкәт». Сәламәт яшәү серләрен белер өчен Люция апага шалтыраттык.
Театр
«Лу»: тугрылык кыйссасы... хисләрсез генә
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа офыкларына таба юлга чыкты. Сезонны театр яңа премьера белән башлап җибәрде. Ул шагыйрь Хәсән Туфан белән актриса Луиза Салиәскәрованың мәхәббәте турында. Авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – Айдар Җаббаров.
Комментарийлар
0
0
Чынлапта кайчак тел нэрсэ эйткэнне колак ишетми бит, Аллах сакласын иде безнен каргыштанда , аны эйтудэндэ. Уйландыра торган язма, рэхмэт Голнур апа
0
0
0
0
Бу темага кушылып булган хәлләр турында бик күп язарга була. - Кешене рәнҗетергә ярамый, дия иде әни. Рәнҗеш тота ул, сак булыйк.
0
0
0
0
Әйе, сүзне әйткәнче уйларга кирәк тә, кайчак авыздан чыгып оча шул! "Каргышның тиешлесе дә уртак төшә" дия иде әнием. Шуңа күрә каргау түгел рәнҗергә дә куркам, Алла сакласын каргыш- рәнҗешләрдән. Бик гыйбрәтле язма, рәхмәт, ошады.
0
0
0
0
И МЕСКЕНКАЙ КАССИР БАЛАЛАРНЫ БИГЕРАК ОБИЖАТЬ ИТАЛАР ИНДЕ,ЮЛ БУЕНДА ТОРГАН ТАН САТУЧЫЛАРДАН ДА ТУБАНГА ТОШЕРАЛАР КАЙВАКЫТ.
0
0