Блоги
Ир-атларсыз утрау?! Кирәкме ул безгә?
Быел җәй Финляндиядә хатын-кызлар өчен кызык бер мөмкинлек ачылачак – алар бер генә ир-ат та булмаган утрауда ял итә алачаклар. Әлеге утрау әлләни зур түгел – мәйданы 3 гектардан аз гына артык. Әмма, әйткәнемчә, аркылыга-буйга йөреп чыксаң да, анда ялгыш та бер ир-ат очрамаячак!
Әлеге утрауны, дөресрәге анда урнашкан сәламәтләндерү үзәген Кристина Рот дигән ханым ачкан. Ул үзе Амеркада туып-үскән. Консалтинг компаниясен җитәкләгән. Ә аннан... гашыйк булган. Фин егетенә! Һәм барысын да ташлап, ире янына – Финляндиягә күченгән. Бирегә килүгә, беренче эш итеп, шушы утрауны сатып алган.
Ә нигә аның утравында ир-атларга юл бөтенләй ябык соң? Моның сере әлләни тирән ятмый. «Төрле илләрнең шушындый ук хатын-кыз үзәкләрендә миңа шактый булырга туры килде, – дип сөйли Кристина журналистларга. – Кайда булсам да, бер үк проблемага игътибар иттем. Моңарчы тыныч кына ял итеп яткан хатын-кыз, янында берәр ир-ат пәйда булдымы, шунда ук төзәтенә башлый: сумкасыннан көзгесен эзли башлый, иренен буйый... Ә «SuperShe»да (курорт шулай атала) спа-процедуралардан, медитациядән аларның игътибарын бернәрсә читкә җибәрмәячәк».
Балтыйк диңгезендә ир-атларга аяк басарга ярамаган утрау «ачуы» исә Кристина һич тә иреннән туйган өчен түгел, әлбәттә. Сәбәбе бик гади – аның өчен бу бизнес, акча эшләүнең бер юлы. Биредә сәламәтлегеңне ныгыту кыйммәт торачак. Алай гына да түгел – бик кыйммәт!
Утрау, әйткәнемчә, үз дөньяларына гына китеп ял итәргә теләүче хатын-кызларны быел җәй кабул итәчәк. Андый теләк белдергән гүзәл затлар күп булырмы, юкмы – алдан әйтеп булмый. Әмма Финляндия тирәсендә мондый кечкенә утраулар байтак – 800гә якын – хатын-кызларга мондый ял ошап китсә, Кристина Ротның бизнесы гөрләп чәчәк атарга да мөмкин дип язалар.
Утрауны үзебез барып күрмәсәк тә, читтән генә шулай хәбәрләрен белеп, яңалыклары белән танышып торырбыз әле. Кемдер анда сәламәтлеген ныгытырга килсә, икенчеләр, бәлки, чыннан да, ир-ат күзеннән югалып торыр өчен килер.
Яшерен-батырын түгел, дөньяның бөтен мәшәкатен читкә куеп, бик азга гына булса да хәл аласы, ял итәсе килгән чаклар бар инде анысы. Миннән башка ничек читен икәнен аңласын, сагынсын әле, дигән чаклар... Еш кына элеккеге хезмәттәшемнең бер гадәтен елмаеп искә төшерәм. Кайбер иртәләрдә ул кабинетка: «Минем бүген иремнең нервларын азрак кытыклый торган көнем, алайса, соңгы вакытта бик тыныч яши башлады әле», – дип килеп керә иде. Һәм беренче эш итеп – телефонын сүндереп куя. Аның бу «уенына» мин дә кушылырга тиеш булам – эш телефонына ире шалтыратса: «Юк, ул әле килеп җитмәде», – дип җавап бирергә тиешмен. Көндезге сәгать 12ләргә кадәр оборонаны нык тотабыз. Аннары ул ирен, ниһаять, жәлли башлый: сүндереп куйган телефонын кабыза. Нигә озак югалып торуының сәбәпләре гел төрлечә яңгырый: «Телефонның тавышы басылган булган», «Ашыгыч эшем бар иде, ала алмадым», «Очрашуда идем»... «Кадеремне белсен әле азрак!» – иртән башлаган уенга төш вакытында шундый нәтиҗә куела...
Аның бу алымы дөрестерме-юкмы әйтә алмыйм. Әмма ул хисләрне шулай яңартып торырга кирәк дип саный иде. Ярты көн телефонга җавап бирми тору – хәзерге заман өчен бик озак инде ул анысы. Чәчең агарыр...
Теләсәң, әлеге хезмәттәшем кебек берничә сәгатькә «югалып» торырга да, Финляндиядәге утрауның үзебездәгесен табарга да буладыр. Хикмәт анда түгел бит. Иң мөһиме – ял итеп алгач, кире кайтыр кешең булсын. Сагынып көтеп торучың. Синең хакта уйлаучың. Борчылучың. Сине бар кешедән артык якын күрүчең. Ничек бар – шулай кабул итүчең. Кичерүчең. Син аннан меңәр чакрым еракта, командировкада булган чакта, кайчакта бары бер сүз: «Ашадыңмы?» – дип язып җибәрүчең. 8 Март иртәсендә булса да, сиңа кәһвә пешерүчең. Бәйрәмгә сиңа нәрсә бүләк итәсен, бер ай элек уйлап куючың...
Бәйрәмебез белән, кызлар!
-
Проза
Кысыр
Ә бала булмады да булмады. Саниягә «баласыз» мөһере басылды. Елдан-ел холыксызлана, тотнаксызлана барган ире, эчкән йә талашкан саен, кеше-мазарга карап тормастан: «Кысыр!» – дип кычкырды. Шушы бер сүз белән хатынының авызын ябып, изеп ташлый иде...
-
Күңелеңә җыйма
Иреннән ишетмәгәнне чит ир әйтте...
Ул иреннән һәрчак мыскыллы сүзләр ишетеп яшәде. Бергә яши башлауның беренче көннәреннән үк шулай булды. Люция үпкәләсә, Марсель ул чакта: «Мин бит шаяртам», – дип көлә иде. Аннары хатын ничектер моңа игътибар да итми, шулай тиеш кебек кабул итә башлады. Марсель исә яши-яши «мин бит шаяртам» дигән аклануларын да онытты, ул инде шаяртмый да иде бугай. Ләкин көтмәгәндә барысы да үзгәрде.
-
Күңелеңә җыйма
Могҗиза
Мин үлсәм, әни эчүдән туктар, дип уйлый идем. Ялгышканмын... Берсендә хәтта кулымны аның күз алдында кисә башладым. Исе дә китмәде: «Ярар, ярар, үл!» – диде. Исереккә аңа берни дә кирәкми, аның бернәрсәгә дә йөрәге янмый...
-
Проза
Улым
Әбиең җиде елдан артык урын өстендә ята. Күзләре дә юньләп күрми. Хәзер башы да эшләми инде, алмашынып сөйләшә. Әҗәл көтеп яткан картлар белән шаяртмагыз алай – гөнаһысы зур. Дөресен әйтегез, бу вакытта ни эшләп йөрисез монда? Кем кирәк сезгә?
-
Күңелеңә җыйма
Туйдырган хатынны сагыну
– Васил, ни өчен? Минем кайсы ягым анна кимрәк? Нәрсәне ялгыш эшләдем? Резеданың бит алмалары буйлап күз яшьләре тәгәрәде. – Резеда, син үзең дә аңлыйсың бит инде...
Комментарийлар
0
0
Сез биредэ бер мэсэлэне тошереп калдырасыз .Икенче хатынга ойлэну очен беренче хатыннын, ризалыгы кирэк hэм тогэл сэбэб кирэк ! Шэригать кануннарын укып бетермисез .Сэбэблэр торле : хатыны уз сэламэтлеге белэн балага уза алмый яисэ каты авырый . Сугыш вакытларында ирлэре hэлак булып , тормышны алып барырга бик авыр булгаеиелэ, эгэр икенче хатын очен аерым булмэ яисэ ой булса ; ирнен, тормышны алып барырга момкинчелеге булса , гадел hэм динле булса , Аллаhтан куркучы булса , вож,данлы булса . Элеге вакытта татар дин башлыклары ( кайберлэре )азгынланып гомер иткэн иптэшлэрен ташлап узлэреннэн яшьрэккэ ойлэнэлэр.
0
0
0
0
Купхатынлылык ул бозыклык,ирляр узляреня ляззят эзлиляр. Икенче кешегя гашыйк булгансын икян,беренчесе белян аерыл.балаларын булса алимент тулэ, Ул беренче хатыннын куз яшлярен ,анын озелгян узяген бер нинди машина да, байлык та каплый алмый. Э уз теляге белян икенче хатын булып киллгян икян , ул байлыкка кызыккан ,бу ир аны сатып алган. Кайнанасы оеня кертмичя бик дорес эшлягян.Донья буген белян бетми ,иртягя ул ирнен оченче хатын алып кайтуы бик ихтимал! Барысы да азгынлыктан! Бу ирнен акчасы булмаса икенче хатын булырга риза булмас иде.Беренче хатыннын куз яшьляре тошяр эле,
0
0