Без – хатын-кызлар өчен нигәдер гел беренче урында сүз тора. Барыбыз да шундыйдыр дип әйтә алмыйм, әмма күпләребезгә хас сыйфат бу.
Нишләтәсең, Ходай шулай яралткан – без колакларыбыз белән яратабыз. Никадәр кадерле, кирәк икәнебезне гел ишетеп торырга кирәк безгә. «Син мине яратасыңмы?» дигән сорау да безнең телләрдә еш яңгырый.
Җавабын гына гел ишетмәскә мөмкинбез.
Кайсыбызныңдыр ире нәрсәдер эшләгән җиреннән дә бүленмичә, баш кагып кына куя, икенчебезнеке: «Аптыратма әле!» – дип кул гына селти, өченчебезнеке бөтенләй ишетмәмешкә салыша...
Әмма «Әйе!» дигән җавап булмауның ярату яки яратмау белән бернинди дә бәйләнеше юк бит чынлыкта.
Тел – сөяксез, сөйләп була ул. Әмма ир-ат колак төбендә «яратам» дип сандугач кебек сайрап торып та, аны үзенең гамәлләре белән расламаса, мондый яратуның поты бер тиен! Син эштә тоткарланганда бакчадан баланы алмаса, кибеттән авыр пакетлар белән кайтып килүеңне күреп тә, тизрәк каршыңа килмәсә, кунаклар көткәндә өлгермәвеңне күреп, ярдәм итәргә тотынмаса... Эшкә синнән алда чыгып китеп, тукталыштан: «Бүген көн бик җилле, җылырак киен әле, яме», – дип шалтыратмаса; көн дәвамында бер тапкыр да телефоннан хәлеңне белешмәсә; көндез табибка барачагыңны белеп тә, кичкә бу хакта сорашмаса, «Врач нәрсә әйтте, нинди дарулар язды, әле алдыңмы?» – димәсә...
Кешенең сиңа никадәр кадерле икәнен аңлаткан гамәлләрнең иге-чиге юктыр инде аның. Соңгы вакытта ишеткән берсе бик күңелгә керде – искә төшкән саен, үзалдыма елмаеп куям.
Бер танышым сөйли.
– Авылда, бездән берничә йорт аша гына Хәбир абый белән Фаягөл апалар тора. Кайткан саен аларга кермичә калмыйм хәзер. Үзләренең уллары да, кызлары да еракта яши, гел кайтып йөри алмыйлар. Ә мин әнине җирләгәннән бирле атна саен авылда хәзер – өйне ялгыз тотасы килми. Газны да сүндергән юк, кыш буе эшләп тора – Хәбир абый көн дә бер әйләнеп, карап чыга.
Туп-туры башта алар капка төбенә кайтып туктыйм. Чөнки беләм – иртәдән бирле икәүләшеп мине көтәләр. Алай гынамы, алар мине җомга көнне кичтән үк көтә башлыйлар. Фаягөл апаның: «Иртәгә нәрсә пешереп торыйм сиңа?» – дип шалтыратмыйча калганы юк.
Өчәүләп озаклап чәй эчәбез. Сөйләшә-сөйләшә!
Нинди генә темаларга кереп китмибез. Үткәннәрне дә искә төшерәбез, авылдагы соңгы яңалыкларны да... Мин аларны күзәтергә яратам. Авылда барысы да күз алдында бит – алар гомер буе матур яшәделәр. Дус-тату булдылар, аңлашып гомер иттеләр.
Узган атнадагы кайтуда Фаягөл апа: «Хәбир абыеңның миңа беркайчан яратам дип әйткәне булмады», – диде. Әйе, ярату турында сөйләшеп утырабыз... Хәбир абыйга – 78, карчыгына 76 яшь. Без әле өстәл яныннан кузгалмаган, ә Хәбир абый тавыкларга салып керәм дип, ишек төбендә өстенә киеп тора иде.
– Нәрсә дисең, әнисе? «Яратам» дип әйтми, дисеңме? – дип кире кайтарып сорады ул.
– Әллә дөрес түгелме, картым? – дип калды аның артыннан Фаягөл апа.
Тавыклар яныннан әйләнеп кергәч, Хәбир абый тагын безнең янга килеп утырды. Кайнар чәй ясатып алды. Баягы сүзне онытмаган икән!
– Карале, әнисе, күз алдына ничек китерәсең соң? Менә без синең белән кара-каршы өстәл янына утырабыз да, син миңа: «Мин сине яратам!» – дисең, ә мин сиңа: «Мин дә сине яратам!» – дип җавап бирәмме?.. Ярату турында сөйләшү шулай буламы ул? Бүген син менә миннән идән астыннан варенье алып менеп бирергә сорадың. Бер метр да туксан сантиметрлы буем белән төшеп киттем идән астына... Ярар, ярар, яшь чакта шуның кадәр идем, хәзер бераз кыскаракмындыр инде... Ә идән астында күпме вареньең барын беләсеңме син?! Шулар арасыннан нәкъ сиңа кирәген эзләп табып кара! Ничә банканы кире бордың бүген? Бишнеме, әллә алтынымы? Бер сүз әйтмичә, син бракка чыгарганын кире илтеп, урынына куеп, яңасын алып килдем. Чәй эчәргә ярамаган тагын, барысы да бер варенье бит инде димәдем. Алып мендем, банкасын сөртеп капкачын ачтым, менә бу пыяла савытка үз кулларым белән салдым. Күрше кайтканчы, шул вареньең белән бер чынаяк чәй эчәргә дә өлгердем. «Монысы бигрәк тәмле икән шул, әнисе», – дип, үзеңне мактап та куйдым әле... Менә идән астыннан варенье алып чыгып бирү – ярату була инде ул, әнисе...
Танышым: «Ә бит Хәбир абый дөрес әйтә!» – ди. Мин дә аның белән килешәм.
Сез ни диярсез икән?
Комментарий юк