Логотип
Блоги

Фотолар дәвалый? 

Сезнең дә кайчакта өзелеп-өзелеп иске фотоларны карыйсы килгән минутлар буламы ул? 

 

Гадәттә кичләрен, көндезге ыгы-зыгы бераз кимегәч, әллә нинди бер моң агыла башлый. Елап туйган бала кебек, күңел сулкылдап куя. Әллә ничек кенә тартылып, күкрәктә, йөрәк читендә бер дулкын күтәрелә... Каядыр барасы, кемнедер күрәсе, сөйләшәсе килә... «Бар, урамда йөреп кер», – дип дәшә акыл. Язмы, көзме, кышмы – анысы мөһим түгел. Юк, урамга чыкмыйм. 

Тотам да иске альбомымны тартып чыгарам. Йә компьютерның зур хәрефләр белән «PHOTOS» дип язылган бүлмәсен ачам. 

Һәм чумам.  

Менә бит ул – минем тарих! Ялгышу-абынуларым, шатлыклы мизгелләрем, кайгы-куанычларым – барысы да ярылып ята!  

Минем тормыш китабым.  

Һәрбер сәхифәсе – дәрес, һәр сурәте – сабак.  

Кемгә ничектер, әмма минем шушы иске фотолар дөньясында үткәргән вакытым таблетка йотуга тиң. Ачы хатирәләре белән савыктыра, җан яраларымны дәвалый торган, күңелле мизгелләре белән киләчәккә ышанычымны кайтара торган кыйммәтле дару ул сурәтләр. 

Яшьлектә ертып ташланган фотоларны сагынам. Бигрәк дуамал булганмын инде! «Үтәр-бетәр, онытылыр» дип уйланылмаган, ачы истәлекне фото ерткан кебек, җиңел генә күңелдән чыгарып атармын дип өметләнгәнмен... Иии, җүләр чак!.. Ирен читләренә сагышлы елмаю куна, күңелдән көй агыла башлый:  

Хәтердә ул тыныч айлы кичләр, 

Хәтердә бормалы су юлы. 

Онытылмый беренче саф мәхәббәт, 

Онытылмый Агыйдел сылуы... 

____ 

...Җаныгызны кая куярга белмичә бәргәләнгән вакытыгызмы?!.  

...Шкафның иң караңгы бер почмагыннан иске альбомны тартып чыгарыгыз. Ул – сезнең шатлык-кайгыларны, сөю-сагышларны, дәрт-моңнарны туплаган серле сандык. Әкрен генә шуның сәхифәләрен актарганда, кайгы-борчуларның үтә икәнлеген, шатлык-куанычларның яшәргә көч бирә торган тылсым икәнлеген аңларсыз. 

Һәм тормыш дәвам итәр. 

Комментарийлар

  • аватар

    Диана070

    0

    0

    эйе, сүзләрегез белән килешәм. Минем дә шундый вакытлар булгалый..фотоальбомны ачып җибәрәм дә,балачагыма чумам..кайтарасы килә шул вакытларны.

    • аватар

      Ilnaz Fazlutdinov

      0

      0

      Шушы хисләрне яңадан кичерергә курыкканга, ялгышлыкларны искә төшермәс өчен фотоларны карарга бик ашыкмыйм да, гәрчә көлдерә торганнары, күңелне күтәрә торганнары да шактый. Бүген, социаль челтәрләр килеп керүе, барлык кесә телефоннары фотовидеокамералы булуына бәйле, фотокарточкаларның кыйммәте дә, кызганычка каршы, кимеп бара шул...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Фото, фото, купме хатирэ саклый. Ойгэ кайткач, экрен генэ фотоальбом алып, карап утырырга яратам. Менэ балачак, менэ усмер чак, менэ мин инде усеп житкэнмен. Бу ваеыт аралыгында ни генэ булмады, ни генэ тормышта алышынмады. Сагынып искэ аласын. Тагын бер кайтыр идем дип эченнэн генэ хыялланасын.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин дэ шулкадэр яратам фотолар карарга ,мин аларны шулкадэр сагынам : кайберлэрен кысып кочаклыйм ,елыйм ,шатланам. Минем кебек ук фото карарга нык яраткан башка кеше бэлки юктыр да

          Хәзер укыйлар