Яраткан шагыйребез Рәсүл Гамзатовның туган җире Дагстан соңгы вакытта авыр көннәр кичерә.
Күпләр анда тормышны өр-яңадан – ләм, пычрак арасыннан табып алган сыңар кашыктан башларга мәҗбүр. Йорт та, еллар буе җыйган мал да, терлек-туар да – берсе дә юк...
Аларга карыйсың да иң зур афәт – су бугай дип уйлыйсың.
Март ахыры – апрель башында Дагстанда яуган көчле яңгырлар зур фаҗигаләргә китерде: меңәрләгән йорт, юллар җимерелде, кешеләр һәлак булды. Ярдәм сорап хөкүмәткә 43 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Күз алдына китерергә дә куркыныч: никадәр кеше бүген торыр җирсез, баш куеп ятар урынсыз, эчәр сусыз...
Кешеләрнең ниндилеге, нәрсәгә сәләтле икәне шушындый сынаулар вакытында күренә. Шамил исемле аутист егет турында бик күп сөйлиләр бу көннәрдә.
...Шамилгә 19 яшь. 28 март көнне аны әнисе кибеткә ипигә җибәрә. Һәм шул вакыт Каспийск шәһәрен су баса башлый. Шамил өйгә әйләнеп кайтмый. Аны ике көн эзлиләр.
Соңыннан менә нәрсәләр билгеле була.
Кибеткә барганда Шамил бер хатынның: «Ярдәм итегез!» – дип кычкырганын ишетә. Канал аша салынган күпердә аның кызы калган икән, ә су күтәрелгәннән-күтәрелә бара... Шамил, көчле су ташкыны алып китмәсен дип, аягына бау бәйли дә (ул бауны кайлардан тапкан!), күкрәктән суга керә – кызны куркынычсыз урынга алып чыга. Аның артыннан ук аркасына күтәреп тагын бер кешене алып чыга, тагын берне... Өйгә кайту турында уйламый да. Чөнки «Ярдәм итегез!» дип, төрле яктан ишетелгән тавышлар тынып тормый.
Өченчесе, дүртенче, бишенчесе…
Ул көнне егермегә якын кешене коткара Шамил. Әмма аларга ярдәм итә-итә үзе өеннән шактый ерак китә. 18 чакрым җәяү атлап, Махачкалага ук барып җитә.
Аны ике тәүлектән соң гына табалар – аутист егетне эзләргә бөтен Дагстан булыша.
Махачкалада бер кунакханәгә керә Шамил, андагы персонал аңа коры кием бирә, йокларга яткыза. Кайгыдан нишләргә белмәгән әнисе белән әбисенә дә егетнең кайдалыгын алар хәбәр итә.
«Нигә өйгә шалтыратмадың?» – дигән сорауны Шамил аңламый да. «Кешеләр ярдәм сораганда үз эшең буенча китеп булмый бит инде – аларга булышырга кирәк», – дип җавап бирә ул. Үзен ниндидер батырлык кылдым дип санамый, «Минем урында бөтен кеше дә шулай эшләр иде», – ди.
Каспийск шәһәре администрациясе Шамилгә Рәхмәт хаты тапшыра, шәһәр халкы исә алар гаиләсенә телевизор бүләк итә.
Инде менә бу тарихның дәвамы да килеп ишетелде.
Миллиардер Сөләйман Керимов (без аны меңләгән кешене үз акчасына хаҗга җибәргән игелекле эшмәкәр буларак беләбез) су басу вакытында башкаларга ярдәм кулы сузучыларга бишәр миллион акча бүләк итә. Алар арасында Шамил дә бар. Керимов тагын аңа әле фатир да бүләк итә! Әнисе белән әбисе бу хәбәрне күз яшьләрсез тыңлый да алмый...
Әйе, адәм баласы менә шундый сынаулар вакытында сынала. «Бу миңа кагылмый, бу – бездән ерак», – дип ваемсыз калырга да була, һичьюгы бер шешә су алырлык акча күчерергә мөмкинлек табарга да. Кайсы юлны сайлыйбыз – анысы үзебездән тора.
Дагстанда су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итүнең берничә юлы:
«Ният» хәйрия фонды fondniyat.ru Дагстанга фуралар белән су илтәчәк. Теләге булган кеше, аларга акча күчерә ала. Тамчыдан күл җыела – 100 сум да зур ярдәм!
Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләүче «Зәкят» хәйрия фонды да zakyatrt.com Дагстан халкына ярдәм җыю белән шөгыльләнә.
Өсләренә кигән бер кат кием белән калган кардәшләребез кием-салым, урын-җир әйберләре, көнкүреш кирәк-яракларына да бик мохтаҗ. Әгәр су басудан зыян күрүчеләргә нидер тапшырасыгыз килсә, Авитода #яПомогаю хэштегы белән игълан урнаштырыгыз. Волонтерлар шул игълан буенча сезне эзләп табып, әйберләрне кая җибәрергә икәнен язачаклар.
Комментарий юк